поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.10.2020 Дин

Татарстан мөфтие Ивановоның Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде (ФОТО)

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 6 нчы көнендә, (23 октябрьдә) Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсе мөфтие, Иваново өлкәсе татарлары Милли-мәдәни мохтарияте Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин чакыруы буенча Иваново шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез – дин кардәшләребез янына килде.

Биредә Диния Нәзарәте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәтен тәкъдим итү чарасы узачак.

Изге җомга көнендә Камил хәзрәт иң элек Иваново шәһәрендәге Җәмигъ мәчетенә юнәлде. Җомга намазы башланганчы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин белән очрашты, Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең зур күләмле эшчәнлеге, Иваново шәһәрендәге Җәмигъ мәчетенең 2 нче бинасы төзелеше барышы белән танышты. Әлеге 4 катлы бинада өстәмә намаз уку заллары, Иваново татарлары тарихы музее, татар һәм гарәп телләрен өйрәтү сыйныфлары, мөселман товарлары кибете урнашачак.

Аннан соң Камил хәзрәт Иваново шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә җомга намазын алып барды. Кунак булып килгән Камил хәзрәт дин кардәшләребез, шул исәптән, милләттәшләребез алдындагы вәгазен Аллаһның Илчесе, сөекле Пәйгамбәребезнеңﷺ сөннәтенә иярү мөһимлегенә багышлады, шул чакта Пәйгамбәребезнең безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачагын ассызыклап үтте. Камил хәзрәт Мәүлид ае баруын искәртеп, мөселманнарның Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүенә шатлануын белдерергә тиешле дип нәсихәтләде һәм бу гамәлгә дәлилләр китерде.

– Кайчак бездән сорыйлар: “Ни өчен Раббыбыз безгә афәтләр, сынаулар җибәрә?” Афәтләр, сынаулар булмасын өчен Раббыбыз безгә ике юл күрсәтте, ягъни барлык чирләрдән Аллаһы Тәгалә дару бирә. Коръән аятендә алардан ике котылу юлы күрсәтелә: " И, Пәйгамбәр! Син араларында булган чакта, Аллаһы аларны җәзаландырмаячак. (Син араларыннан аерылгач та,) Алар (тирәсендә калган зәгыйфь мөэминнәр) мәгъфирәт сораган чакта да, Аллаһы аларны җәзаландырмаячак (“Әл-Әнфәл” сүрәсе, 33 аять). Шулай итеп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм безнең арабызда булса, бернинди мәшәкать, проблема булмас иде.

Әмма кемдер әйтергә мөмкин: Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу дөньядан ахирәткә күчеп китте. Ләкин мизгел саен Пәйгамбәребез салаватларга җавап кайтара икән, димәк, ул һәрвакыт исән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу дөньядан киткән булса да, аның сөннәте, күрсәткән юлы яши әле. Әгәр дә сөннәт буенча гамәл кылсак, зур мәшәкатьләр булмаячак, афәтләр килмәячәк. Икенче котылу юлы - истигъфар кылсак, Аллаһы Тәгалә газап җибәрмәс. Истигъфар ни дигән сүз? Раббыбызга тәүбә кылу, бер-беребездән гафу үтенү. Ләкин кайчак ул бик авыр була. Мәсәлән, Әбү Ләһәб бик тәкәббер кеше булган. Ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туганы булуга карамастан, аны кабул итмәгән. Бервакыт Кәгъбәтуллаһ янына килеп, ул шундый дога кыла: “Ий Раббым! Әгәр Мөхәммәднең сүзләре хак булса, күктән ташлар яудырып, безне үтер”. Ул: “Миңа мондый хакыйкать кирәкми, миңа үзем уйлап чыгарган, үземнең фикерләргә нигезләнгән хакыйкать кирәк”, – ди. Күп очракта безнең дин кардәшләребез дә Әбү Ләһәб сыман хакыйкатьне тыңламыйча, дәлилләргә нигезләнмичә, үз фикерләре буенча гамәл кылырга тырышалар. Бу кем гамәле? Бу – Әбү Ләһәбнең гамәле. Аллаһы Тәгалә барыбызны да шундый гамәлләрдән сакласын”.

Камил хәзрәт үз вәгазендә мөселманнарга Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр өчен рәхмәтле булырга тиешлеген, шул чакта Аның бу нигъмәтләрне тагын да арттырыр бирүен әйтте. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ хәдисен китереп, ул Аллаһ Илчесенең: "Әгәр Аллаһны сөйсәгез, минем арттан иярегез, шул чакта Аллаһ сезне яратыр, гөнаһларыгызны кичерер һәм сезгә карата мәрхәмәт күрсәтер", - диде.

Татарстан мөфтие Пәйгамбәребезнең тормышта иң яхшы сыйфатларга ия булуын искәртеп, Аллаһы Тәгаләнең безгә - мөселманнарга Пәйгамбәребез үрнәгендә тормыш алып барырга насыйп итүен сорап, дога кылып, вәгазен тәмамлады.

Үз чыгышын тәмамлап, Камил хәзрәт җомга намазын җитәкләде. Аңа ияреп Иваново мәчетенә җыелган 1000гә якын мөселман җомга намазын укыды. Мәчет шыгрым тулы иде.

«Иваново мөхтәсибәте» «Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте» Үзәкләштерелгән дини оешмасы 2013 елда теркәлгән. Җәмигъ мәчете Иваново шәһәрендәге бердәнбер мәчет булып тора. Өлкәдә барлыгы 6 мәчет бар.

Җомга намазыннан соң Камил хәзрәт Ивановодагы Милләтләр йортына юнәлде. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын тәкъдим итү чарасы узачак.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»