поиск новостей
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
23.10.2020 Киңәш-табыш

Халык синоптигы: «Халык кышны бер айдан килә дип уйлый, алай түгел ул»

Бу арада халык тәүге кар бөртекләрен фото һәм видеога төшереп кинәнде. Республиканың кар яумаган районы калмады кебек. Бу – беренче кармы? Кыш кайчан килер? «ВТ» хәбәрчесе синоптикларның фикерен белеште.

Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир абый Шәрәфиев фикеренчә, бу кар беренче түгел, ди. Аныңча, кар 18 октябрьдә үк яуган.
– Халык кышны бер айдан килә дип уйлый. Алай түгел ул. Аның өчен алты атна узганны көтәргә кирәк. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: чын кыш 45 көннән соң гына киләчәк. Көз матур торды. Көннәр җылы булды, яңгыр яумады. Әмма бу корылык безгә файдага түгел, – ди Әмир абый. – Биш ел рәттән көз коры килә. Җирдә дым юк. Мине бигрәк шунысы борчый.
 
Әмма Әмир абый күңелне төшерми әле. Быел карлы яңгырлар явар дип көтә.
 
– Кар да булачак. Әмма ул эреп барачак. Нигәдер үзебез ашыгабыз кебек. Табигатьнең үз законнары аның. Алты атнадан кар ята да, шуннан соң ике тәүлек эчендә яңгыр ява. Шушы яңгыр яумыйча, чын кыш килмәячәк. Халыкта аны агач сарысы чыгару диләр. Бу хәлләр декабрьнең 1 – 10ны көннәрендә күзәтелә. Кар төште дип кешеләр шулчакта кар көри башлый, маллар, казлар суялар. Тик ул кар эреп бетә әле. Ашыкмаска кирәк. Быел һәр ел фасылы ике атнага соңарып килде. Шуны да истән чыгармагыз, – ди ул.
 
Кукмара районының Кәчимир авылында яшәүче синоптик Салих абый Шәрипов исә, 21 октябрьдә беренче кар яуды, ди. Ул да тиз генә кыш килми дигән фикердә.
 
– Әле менә төрле еллардагы дәфтәрләремне эзләп таптым. Бер елны 2 октябрьдә чана юлы төшәрлек кар яуган. Пычраклар, кар-яңгырлар булачак. 11 октябрьдә кар явып, аяк астын катырган вакытлар да бар иде. Елныкы елга ошамый. Тик мине быелгы һава торышы сөендерде. Җәй җәй урынында булды, көз көз кебек килде. Салкын, чын кыш көтәм. Декабрьләрдә артык салкын булмаса да, гыйнварда зәмһәрир салкыннар күзәтеләчәк, – ди ул.
 
Беренче карны Мәскәүдә дә күзәткәннәр. Башкортстанда да 21 октябрь көнне беренче кар яуган.
 
– Синоптик булмасам да, ел саен үзем өчен күзәтеп барам. Ашыктырып кына яз да килми, кар да яумый. Без элек-электән беренче кардан соң 30 көннән кыш килә дип йөри идек. Дөрес ул. Кары да ява, бураны да котыра. Быел салкынрак булыр диләр әле. Аптырамыйбыз – итекне җәй көне үк алып куйдык, – ди Бүздәк районының Әмир авылында яшәүче Наилә Мәүлетова.
 
23 октябрь көнне айны күзәтәләр. Әгәр «мөгезе» төньякка карап тора икән, тиздән суыклар җитәр. Көньякка караса, бер атна җылы торыр. Көнчыгыш яки көнбатышка юнәлсә, көчле суык җил көтегез.
24 октябрь иртән кар очса, кыш суык килер.
25 октябрьдә йолдызларга карыйлар. Алар якты яналар икән – суыта, тонык икән – җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янсалар, кар көтегез. Балкучы йолдызлар бик күп икән, киләсе елга борчак уңар.
26 октябрь көньяктан тиз-тиз агучы болытлар йә яңгыр, йә кар алып килә.
27 октябрьдә аякка иярерлек пычрак икән, 4 атнадан чын кыш килер.
28 октябрьдә аяз күктә ай зур алкалар белән киртәләнә икән – суыкларга, әгәр түгәрәкләр кызыл булса, җил һәм карга ишарә.
29 октябрьдә җир яртылаш яфрак, яртылаш кар белән каплана.
30 октябрьдә яңгыр яуса, кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез.
31 октябрьдә айны күзәтәләр. Әгәр мөгезе төньякка караган, ә болытлар көньякка таба йөзә икән, якын көннәрдә явым-төшем көтелми. Әгәр «мөгез» көньякка карап, болытлар төньякка таба юл алса, ноябрьне елак көннәр башлый.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.10.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы