поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.10.2020 Медицина

Табышмак чир булды бу

Быел февраль азагында бер танышымның авырып китүе турында ишетеп хәлен белергә кергән идем, буыла-буыла йөткерә бу. “Больницага барган идем, бронхит диделәр”, — ди. Йогышлы чир булмагач, шикләнмичә сөйләшеп, зарларын тыңлап утырдым.

Икенче көнне үзем әз-мәз йөткергәли башлагач та, игътибарга алмадым. Тагын бер көннән температурам 38гә күтәрелеп, урынымнан тора алмагач кына, хәлнең нидә икәненә төшендем. Тик соң иде инде: башым сөякләренә кадәр чатнап авырта, авыз эчем кибеп, иреннәрем бөреште, телемне әйләндереп сүз дә әйтә алмыйм. Олыгаеп килгәндә чиргә каршы тору җиңел түгел шул. Өйдәге даруларны йотудан хәлем җиңеләймәгәч, ашыгыч ярдәм чакыртмый чарам калмады.

Ярдәм озак көттермәде. Фельдшер ханым бик ягымлы, җылы итеп сөйләште, берничә укол ясады. “Коронавирус микән әллә миндә?” — дидем, уенын-чынын кушып. Җавап урынына ул елмаеп кына куйды. Ник дигәндә, бу зәхмәт чир бездән бик ерак тоела, битлек-перчаткалар киеп йөрү турында әле сүз дә юк иде.
 
Берничә көн үтте. Башымның авыртуына чыдар әмәл юк, температурам 39дан артып китте. Янә ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Бу юлы фельдшер бары тик температураны төшерә торган укол ясады да, больницага барып, врачка күренергә, анализлар бирергә киңәш итте.
 
Мондый хәлдә ничек торып йөрергә соң? Янә үз даруларым, сыналган чаралар белән чиргә каршы көрәшүне дәвам иттем. Инде бераз тернәкләнгәч кенә, больницага юл тоттым.
 
Йөземә сары коелган, башым авырта, әйләнә, бал кортлары күчедәй гөжли, чыңлый, көчкә атлыйм.
 
Врач билгеләгән дәвалар башымда өермә кузгатты диярсең: мием селкенеп, биеп йөргәндәй булды. Бер ай чамасы үткәч кенә хәлем бераз җи­ңеләйде.
 
Вакыт уза, инде менә көзгә кердек. Баш әле­дән-әле авырта, шаулый. Урында яткан көннәр дә булгалый. Җәй буе, сирәк-мирәк булса да, йөткереп йөрдем. Борыным да еш кына мышык-мы­шык килде.
 
Бу яшеңдә тагын ни телисең дип кинаяле елмаер иде мине белүчеләр. Өлешчә килешәм алар белән. Тик: “Нинди чир булды икән миндә?” — дигән сорау һаман тынгы бирми. Бигрәк нык какшатты бит. Йөрәгем дә кыса хәзер.
 
Таныш-белешләрем дә: “Гаиләбез белән чирләдек, югары температура белән кызышып яттык, теге зәхмәт вирусның берәр төре булгандыр”, — диләр.
 
Кайберәүләрнең өстәвенә эчләре дә киткән. Кемдер гыйнварда, ә кемдер декабрьдә үк авырткан. Әгәр шушы вирус кагылып узган булса, аңа каршы иммунитет бар инде бездә дип үзебезне тынычландырабыз. Кабат аяктан ега күрмәсен дип, сакланырга да тырышабыз.
 
Исемем редакция өчен генә.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.10.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»