поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.10.2020 Шоу-бизнес

Айгөл Бариева: "Мин балага тиз генә уза алмадым"

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева инстаграмда тормышының кайбер мизгелләре белән бүлешә. Аның язмасын үзгәртмичә бирергә булдык:

“Мин балага тиз генә уза алмадым. Өч көн эчендә танышып - өйләнешкәннән соң, 8 айдан соң балага уздым. Ә аннары Аллаһы Тәгалә безгә аларны бер-бер артлы сабыйлар бүләк итте. Аллаһка шөкер, без теләгәнчә. Башта кыз, аннары малай. Айлинә һәм Камиль! Яшь аралары -1 яшь тә 8 ай.

Барысын да бергә эшләделәр: уйнадылар, йокладылар, ашадылар, урамга, кунакка бергә йөрү, авылда бергә тору, уенчык бүлешү, сугышу. Ләкин бер-берсеннән башка яши алмадылар. Аллаһка шөкер, бик сирәк авырттылар. Ирем үзе хәрби кешесе булгангамы, кечкенәдән үк аларны чыныктырып үстерде: өйдә һәрвакыт яланаяк йөрү, тәрәзәләрне ачып йоклату, салкын сөт, су эчү, саф һавага чыкканда, артык җылы киендермәү.

Башта мин әни буларак моңа бик каршы идем. Авырмасыннар дип, курка идем. Ә хәзер боларның барысы да сәламәтлекнең нигезе булуын аңлыйм. Кечкенәдән үк организмны чыныктырырга кирәк. Балалар бакчасына да 1,8 яшьтән бер көн калдырмыйча, чирләмичә йөрделәр.

Дәү әти, дәү әниләрсез үстерсәк тә, икебез дә икешәр җирдә эшләсәк тә, көн-төн чабып, телләрне асылындырып өйгә кайтып, өйдәге эшләрне эшләп, түгәрәкләргә йөрттек, ашаттык, киендердек һ.б. Аллаһка шөкер, барыбер үстеләр.

Камил бик шук иде, ә Айлинә, киресенчә, бик төгәл, җитди, тәртипне ярата торган булды. Матди яктан да ничек кенә авыр булса да (төрле чаклар булгалады), үсеп җиткәннәрен сизми дә калдык. Ә хәзер кечкенә чаклары шундый сагындыра. Эх, бер көнгә генә булса да, кире кайтарыр идем, рәхәтләнеп тотып сөяр идем”, - дип яза Айгөл Бариева.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.10.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»