поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.10.2020 Ана теле

Бала сөйләме – әдипләргә дә илһам чишмәсе, әдип иҗаты - балаларга да сабак чишмәсе

Һәрхәлдә үз өстенә бала сөйләмен баету, камилләштерү җаваплылыгын алган әти, әниләр, тәрбияче, мәгаллимнәр бу хакыйкатьне яхшы белә, аңа таянып эш итә, шул багланышны ныгытыр өчен эзләнә, тырыша, үзеннән дә өлеш чыгара.

Шөкер, бу юнәлештә иҗат итәргә аларга мөмкинлекләр дә җитәрлек: балаларыбыз да, әдипләребез дә бар әле. Ике тарафның ла бу юнәлештә ярдәм итәрлек хезмәт, иҗат җимешләре бар. Моңа без үткән язмада күренекле шагыйрь Хәкимҗан Халиков иҗатын шушы кыйблада анализлаганда инандык шикелле. Укучыларыбызның уңай фикерен дә истә тотып, теманы дәвам иттерик. 
 
Бала сөйләменә игътибар чыннан да ике тарафка да кызыклы вә файдалы. Әйтик, бу факторны тема сайлаганда яисә үзенә бер сурәт чарасы сыйфатында сайлаган иҗатчылар очрап тора. Менә Резеда Вәлиева шигыре: Янып торган улым бар.||Үзе шаян, үзе шук,||Эшләмәгән эше юк.||Җитешмәгән җире юк,||Сөйләмәгән сүзе юк.||--Мин үсәм, дәү булам,--ди,--||Зул заводлал колам,--ди--||Малска да очып менәм,||Котыпта да толам,--ди (Якты йолдызым, Казан, ТКН, 1968, 8 б.).
   
Әлбәттә, баланы кайгырткан, аңарга сабак бирердәй мисалларны күбрәк китерәсе килә. Менә атаклы шагыйребез Шәүкәт Галиев иҗатына төплерәк, җәелебрәк тукталыйк әле. Ул бит балалар әдәбияте өчен бирелә торган Андерсен бүләгенә бездә беренчеләрдән лаек булган әдип. Эш исемдә генә дә түгел. хикмәт аның иҗат куәтенең, тәэсир көченең озын-озык яшәүчән булуында – без ничек тәэсирләнеп укыган булсак, бүген оныкларыбыз, торуннарыбыз да аны шулай кызыксынып, бирелеп укый.
   
Иҗат үзенчәлегенә килгәндә, без инде аның иҗат осталыгы хәсиятенең тел белән эш итү өлкәсенә генә кагылабыз. Әйтик, Х.Халиков иҗатын бу кыйблада анализлаганда аның соңгы “Сайланма әсәрләре”нең төзелеше үк тел фәне термннары белән бүленгәнлеген хуплаган идек. Менә кулыбызда Шәүкәт абыйның “Шәвәли шуклыгы” лигән шулай ук саллы китабы (Казан, ТКН, 2013. Төзүчесе Ләлә Гыймадиева).  Монда тел фәне терминнары чекрәеп тормый, әмма ифрат бай, тәэсирле телебезнең мәгънә һәм хис төсмерләренең төрледән-төрлеләрен белдерә алу сәләтенә мисалларны күреп, тоеп ләззәтләнәсең, рәхәтләнәсең.       Кызыксынучан, эзләнүчен бала күңеле җәһәт кенә тоеп ала торган күпме “тәмле”, “ямьле” аваз, иҗек, сүз, гыйбарә, җөмлә... Әлегә ул аларның грамматикадагы исемнәрен белми, мәктәптә искә төшереп кире кайтып укыр, әлегә ул аларның тәмен тоеп, ләззәтләнеп укый бирсен. Без инде шагыйребезгә рәхмәтләр әйтеп, урыны оҗмахта булсын дип теләп, аның иҗат казанышларына фәнни караш белән дә күз салырга җөрьәт итәрбез. Балалардан бигрәк, әти, әниләренә, тәрбиячеләргә ярдәм итеп булмасмы дигән максат куеп.
   
Гадәттәгечә, тел кадерен тоемлауны авазлардан башлыйк. Шагыйрь дә шуңа ишарәли:  Менә фонетикада  гап-гади авазлар да бит, ә җдәби әсәрдә алар тереләләр, җанланалар, сурәти кыяфәт алалар: Яфрак кыштырдый, ...чыштырдый, ...пышылдый;   Чөнки әдип һәр авазны тере, җанлы итеп тоемлый. Шуңа күрә дә ул бер авазга бөтен бершигырь багышлый ала: “Р” авазы булган айлар – салкын айлар. Берәм-берәм санап карыйк”. Санап, “Декабрь” дип бетерә дә “Салкынайта “Р” гына дип нәтиҗә ясый.
   
Күрче, Ө белән Енең әйтүдә дә, язуда да әлләни аермасы юк кебек тоелса да, бар икән ич – һәркайсы үзенчәлекле тере икән:  Үткен, усал тешләр барын||Урман күптән төшенгән --||Бүре теше берни түгел,||Курка пычкы тешеннән (5 б.). Шунда сабак биргән мөгаллим үзеннән “андый урманны төштә күрсәң дә төшкә кадәр төшенкелеккә бирелерсең” дип өстәсәме!
   
Монда аваздан бигрәк иҗек турында күбрәк уйланыла. Шулай тиеш тә – татар теле агглютинатив ягъни төп хасияте ялганмалык булган тел, Бу иң әүвәл сөйләмдә ачык чагыла -- әй мул да инде телебездә охшаш (синоним) иҗекләр! Бал (балан, балдыз, балчык, балтыр,балтырган...
   
Оста иҗатчыга иҗек сәнгать чарасы да әле. Ш.Галиевкә кайбер иҗек вакыт-вакыт мөстәкыйль сүз булып куя: Урманда мин күрдем ландыш. Чак өзмәдем шуны ялгыш... Тимим, калсын бүтәннәргә – миңа хәтле үткәннәр лә! Юк, ак карга түгел, ак кар ла.
Туган җир дип сайламаган Ич бүтәнне...
   
Ул безне яклый, ул безнең яклы (Гулливер малай турында кырмыскалар шулай ди, ә мин -лый, -лы кушымчалары турында уйлап, телебезнең байлыгына янә сокланам, шуны белеп, тоемлап безгә сабак биргән әдипнең осталыгыннан рәхәтлек кичерәм, рәхмәт укыйм.
   
Иҗек белән көйгә салып сөйләү җиңел: Сөенде ышкы: --Эш-эш, эш-эш! – дип, Шатланды пычкы: -- Тыр-рыш, тыр-рыш!—дип. Очынды чүкеч: -- Шәп! Шәп! Шап! Шап!—дип. Талпынды балта: --Шат! Шат! Шалт! Шалт! – дип.
   
Иҗеккә дан җырлаган бөтен бер шигырь туган: “Шундый Мәкәрҗә”: “Чүл”гә кушылсам, “Чүлмәк” ясыйм мин, “Күл”гә кушылсам, “Күлмәк” ясыймын! Җай чыккан саен Гел шулай ди мәк. Дөрес әйтә бит, мактанмый димәк? Ясыйм ярминкә Мин дә – Мәкәрҗә. Карагыз фокус – алам “мәк”, “әрҗә”...
   
Инде сүзгә килсәк, шагыйребез аның ярдәмендә нинди генә сурәтләр ясамый! Сүзгә зур бәя биреп, аңа мәдхия укыган “Сүзләр иленә сәяхәт” дигән шигыре дә бар. Сүзлеккә “тере сүзләр иле бу”, алар өч заманда яшиләр, алар мазаралар, тылсымнар ачып бирә ди.
Китапны уку барышында бала моңа ышана, һәр сүзенең мазарасыннан, тылсымыннан тәм таба, ләззәтләнә.
   
Өстәвенә әле сүз белән бәйле чит-ят хис тә кичереп ала, әйтик,   уйлап  тыңлаган яисә инде үзе укыган бала кайвакыт сискәнеп тә китәдер: бу нинди сүз тагы  -- үзе әйтелә, языла, ә үзе бүтәннәре кебек аңлашылмый: адаш, мәрткә китү, төксе, мая туплау... Болар бүгенге сөйләмдә бик сирәк яки бөтенләй диярлек кулланылмыйча пассивланган берәмлекләр. Беренче карашка, аңлашылмый дип, аларга кул селтәмәскә кирәк, хәтергә уеп калдырыйк, кирәге чыгар
   
Пассивланган берәмлек арасында бүгенге сөйләмдә ярдәмче фигыльләр аеруча күп. Урысча уйлап татарча сөйләшергә тырышканнар моңа бигрәк тә диккать итсен иде. Шагыйребез бик урынлы кулланган менә бу ярдәмче фигыльләр бүген безнең сөйләмебездә бар микән?: килеп җитәр; машинист йоклап алган; йокыга китеп барам; Кинәт куркып җибәрәм. Карап кал; Ансы да әйтеп карый, Монсы да әйтеп карый; Яфрак яру; чәчәк ату; сынау тоттылар; Канат кагынган иткән; Бергә уйнап карыйк; Баштан сыйпап киткәли. Шулар белән күпме мәгънә төсмеренә ирешелгән. Иренмичә, тынгысызланып эзләнсәң, бик нечкә мәгънә төсмерләрен ачып була икән: Кадыйрның әтисе  ком китерә. Малайлар тәгәрәшеп уйнамакчы була. Кадыйр әйтә: --Уйнамый торыгыз! “Торыгыз”ның дөрес мәгънәсен төрле малайның төрлечә аңлавы бар бит. Гомуми аңлау дөрес булып чыга Малайлар аңа “комсыз” диләр.
   
Эзләнүчән әдипкә ярдәмче фигыль -- үзе бер шигъри чара: Безгә әйтте шауламаска, дәбер-шатор килмәскә. Киләбезме соң, килмибез. Шуны гына белмәскә!
   
Сөйләмебездә пассивлана барган берәмлекләр арасында мөнәсәбәтлекләр дә шактый: Шагыйребез сөйләмендә аларга әледән-әле юлыгып, мәгънәгә, хискә өстәмә төсмер ала-алудан каунып, телебезнең ифрат бай булуына горурланасың. Бер генә мисал белән ччикләник: Алай да итеп карый, Болай да итеп карый. Кеше халәтенең тулы бер күренешен тасвирлаган шактый катлаулы җөмләдә  тулы мәгънәле бер сүз юк бит.
   
Шулай да шигъри сөйләм ул сурәти тасвирга иң беренче чиратта күчерелмә мәгънәле берәмлекләр (троп, метафара, телбизәк һ.б.) ирешә. Ш.Галиев аларның остасыннан остасы инде! Укый барам, күңелгә тәмен сеңдерә-сеңдерә күчереп яза да барам: җәяүле буран; җил-җил атлап; хәйран калу, “сыерчык бураннарында Ябалак карлар төшә”; тордым колак салып; кызык итү; кызып китү; ут кичү; тел йоту; тел күрсәтеп, сүз катам; тәмам беткән кире; авыз итү; грипны сугып еккан; җиң сызганып ашагыз; күз тутырып көнгә карыйм; чишмә сөйли – кил, колак сал; сугыш уты кабызучы тын алмасын; теш сызлау үтте үзәккә; теңкәне бит корытты; китабын читкә атса, һаман уенга тартса; Кот алынып балалар, чабышып өйгә кайтты; Кече телгә йокмады;  Койрык чәнчеп сыпырта ул өйгә таба; Юлым уңды; Өстемнән тау төште; Телеңне корт чаккыры; Каз тәне чыкка; Керфек какмый; Күз кыздыру; Алдан торып, кызык итә. һ.б, һ.б.
   
Беләбез шагыйрьнең бу рухи байлыкның кайдан алганын, халыкның меңнәрчә еллар буе җыйган мөкатдәс хәзинәсе ул! Талантлы әдип аны табигый тоемлавын, армас эзләнүләрен, тырыш хезмәтен җигеп халыкка менә шулай кире кайтара. Кайбер сәләтлеләр үзеннән дә өсти ала; тропны үзе ясый, неотроп, яңателбизәк тудыра: Тора идем болай гына Җил терәтеп. Көчәйде җил, алып китте җилтерәтеп.
   
Бер караганда, тел чаралары белән эш иткәндәге мондый “шуклык”, “шаянлык” фәндә дә тел җорлыгы, сүз уйнату дигән төшенчәләр белән мәгълүм. Тик монда җитдилек сорала. Һәр “җорлык” шушы телнең  кануный хәсиятенә таянып, шуны саклау максатын күздә тотып эш итәргә тиеш. “Фәлән әйтмешли” дип сөйләмгә чит тел элементларын тутыру гафу ителми. Ш.Галиев “шуклык”ларында андый гонаһ юк. “Ул безне яклый, ул безнең яклы (Гулливер малай турында кырмыскалар шулай ди, ә мин
 -лый, -лы кушымчалары турында уйлап, телебезнең байлыгына сокланам, шуны белеп, тоемлап безгә сабак биргән әдипкә рәхмәт укыйм. Яңаларын көтеп алып, дәфтәремә күчерәм: Кемнәрдер әле үткәргән, Бушны бушка бушатып; Ачтым капканы, Әйттем: --Сыер, чык! Очты да керде шулчак ... сыерчык!
  
Белмәс икән белмәсә, Кермәс икән кермәсә. Формасы белән тискәре мәгънәле булып, антоним иҗек дип атала алса да, мәгънәсе тискәре түгел дә бит...; Шуңа күрә “җорлык” санала да ул. Менә тагын бер “шуклык” – алдан укысаң да, арттан укысаң да бер төрле: Кәли ала иләк; Бер шигырьдә генә күпме “шуклык”: җил терәтү – җилтерәтү; тиргә батты – тиргәп атты; себеркесе – себер, кеше; җилкетте бит – җил бетте бит; җилбәзәк син – җил -- мәзәк син; җил куармы –җилкуармы;
   
Шагыйрь татар теленең үзенә генә хас парлы сүзләрнең—үзе бер могъҗизалы дөнья икәнен тоемлап, сәнгати сурәт ясау өчен аларны оста файдалана: өстәмә мәгънә төсмере ачуга ирешә: Юньле-башлы сүзе юк; Яисә, кирәге чыкканда, ул аларны шигъри чара итә: Елмайган тыелып кына Сирәк тә мирәк кенә;
 
Әдипкә, аеруча балага дип иҗат иткәндә, Һәр төшенчәне ап-ачык күзаллау өчен аңа сыйфат билгесе өстәү  әһәмиятле. Эпитет дип атала. Төшенчә ачыклана да куя:  ак алма, сары яфрак, ак каен, күк болыт, үткен теш, очлы күз; менә  җил нинди була: дымлы, йомшак, җиләс, ачы, көзге, бәйләнчек; шагыйребез бала күңеленә ятышлырак, бүтәннәр әле әйтмәгәннәрен табарга тырыша: дөм караңгы җир асты; Менә дигән куркак;
 
Без күбрәк исемгә (предметка) ялгана торган эпитетны беләбез, күзәтәбез. Ш.Галиев шигырьләрен укыганда фигыль (хәрәкәт, эш) эпитетларын да тоярга күнегәсең: Уенчык мылтык өр-яңа Кулга ипле ятып тора; Нинди җиңел атлап киләм; Барам бик яман;
   
Бар халыктан, аның иҗатыннан алынган троп, телбизәкләр, бар иҗатчы үзе ясаганнар – афоризмнары: оясында һәр кошның җан җимеше өлгергән; (Җил) Тынга иркен якты салкын иртәләрдә уҗымнарның ефәгендә иркәләнә; Ява карлар – ак канатлар—килә кыш балалары;
   
Иң тәэсирле сәнгати чаралардан Ш.Галиев иҗатында да ул -- чагыштыру. Аның чагыштырулары да бала холкы, психологиясеннән аерылгысыз: Кайсы бала корт чагуына битараф? Китте җилләр ачуланып, Бал корты кебек безләп:  Бәпкәдәй су эчә кыяклар да, Битен куеп тора яфраклар; Бәпкә сыман тибеп чыкты – чишмә ачтым: Терекөмеш бөртегедәй Тиктормас шундый (Гәүһәр). Куян уктай атыла; Ак самолет сыман якты, биек очкан хыялым бар; Бабай арып утыра. –Мин авыр,-- ди чүмәлә... Син -- чикерткә (оныгы), чүгәлә!
   
Бала телебезнең мондый тәэсирле, үз күңеленә хуш килгән мисаллардан бик разый булып тыңлый, артистларга охшатып кабатлый. Тик менә җти, әнисе, тәрбияче, мөгаллиме үзләре мәктәптә өйрәнеп алган фәнни сүзләр (терминнар) кыстырып аңлата башласа, сүрелә дә куя: карашы читкә, йә китаптагы сурәтләргә  күчә,  уенчык машинасына, курчагына үрелә, йә исни башлый. Ә алда бит әле шагыйрьнең төп тәэсир чаралары: синтаксик фигуралар. җөмлә төзелеше белән бәйле (инверсия, парцелляция һ.б.) бөтен бер фәнни юнәлеш. Мисаллар китерә башласаң, баланың колагы янә тора: Кылычка кылыч килеп, килеп мылтыкка мылтык, Өйгә кайтулар була, Тозлы төкерек йотып; Ә җөмләдән зуррак берәмлекләр: фикерләмә, кызыл юл, текст, зур текст һ.б.
   
Алда әле мәктәптә дә җитәрлек өйрәнелмичә кала торган, ә яшәештә, аралашуңа адым саен кирәкле  орфоэпия, этимология, фонология, морфонология, социолингвистика өлкәләре, Менә  экстра-паралингвистиканы белмичә, кулланмыйча яшәп, аралашып буламы?! Шигърияттә дә бит тавышка, көйгә  һәм аны язуда үзенчә белдерүгә әһәмият бирелә:  Ике малай, талашып, тупны урталай бүлгән. “Берәвенә чыш-ш тигән, Берәвенә пыш-ш тигән”.
   
Кыскасы, бала сөйләмен баету, камилләштерү чараларын күзәтүне өзеп торып. алга таба дәвам иттерергә әзерләнгәндә янә бер сәяси чигенеш ясап алмыйча булмый икән: балага төшендерергә кирәкле ул чараларны төшендерергә тиешле кешеләр беләме соң, белмәсәләр, кайдан алып өйрәтсеннәр?
 
Тагын шул халыкны, яшьләрне сөйләмгә  өйрәтү, телне укыту турында. “Җитте, сәясәт! Буш лыгырдауларны туктатырга!” дип фәрман бирергә, эш эшләргә  кирәк тә бит, юк шул, һаман  акыл сату.  “Методика дөрес түгел, сөйләшергә өйрәтергә кирәк, грамматика белән баш катырмаска”, диләр. Татарны мең ел укытып кеше иткән мәгариф тәҗрибәсе, дәреслекләр хәзер бөтенләй ярамый имеш. Балага башлангыч тел күнегүләре генә түгел, тел белеме нигезләрен дә биреп, татар милләтен меңнәрчә  ел яшәткән, үз ана  телендә бик күп милләтләргә үрнәк булырлык милләт тәрбияли алган тәҗрибә бит ул. Тагын уйлап бетермичә, сынау-тәҗрибә үткәрмичә бер чиктән икенчесенә ташлану кәсәфәте. Ул “бала ана теленә  әнисе белән бергә яшәп, гаиләдә өйрәнә башларга тиеш” дигән һәркем үтәргә тиешле хакыйкый кагыйдә-тезисны ачыш ясаган булып тәкърарлаудан башлана. Ә халык аңында аның  күз уңыннан төшкәне булмаган да.  Бүген дә шул караш һәркайсыбызның аңында, зиһенендә береккән булырга тиеш. Монда бүтән юл-алым юк!  Монда берничек тә икеле-микеле караш була алмый. Шуңа күрә ул хакыйкый тайпылышсыз үтәлергә тиешле. Моны мәнди анасы да белә.  Моны кабатлау – бушка вакыт әрәм итү, сафсата!
   
Шәһәр бала бакчасы берничек тә баланы башлап сөйләшергә өйрәтә алмый, ул баланың аралашу активлыгын көчәйтә, берникадәр лексик маяны арттыра гына ала. Монда киләчәктә кирәк булачак фәнни төшенчәләргә кереш ясалуы мөмкин.
   
Мондый белем кешегә гаиләдә, урамда гадәти көнкүреш аралашуы өчен генә җитә. Бала бакчасына күчеп, анда туры килмәсә, мәктәптә укый башлап, яңа  даирә шәхесләре. үзе кебекләр белән яши башлагач, барыбер аңа арашу –сөйләмнең, телнең яңа баскыч хәленә  күчәргә кирәк булачак, моңа өйрәнмичә барыбер мөмкин түгел, ә алда әле телне төп корал буларак кулланып яшисе бөтен бер гомер. Ул коралны ким дигәндә ишек алды себерүче, завод каравылчысы, ындыр табагын, фермада дуңгыз астын чистартучы  вазыйфасында эшләгәндә дә, бер генә бала тәрбияләүче ана, ата булсаң да   кухня кысаларына гына ярашлы дәрәҗәдә белү берничек тә җитми, ким дигәндә башлангыч сыйныф кимәлендә белү зарур. Ә ул белем һич тә фонетика, морфология, лексика, грамматика фәннәренең нигезен үзләштермичә бирелми. Монысы инде аның аксиома дип атала.
   
Бу белемне бирү тәҗрибәсе бездә җитәрлек, югыйсә халык милләт буларак шул гомер, шул кысу, изүләргә карамастан, мөстәкыйльлеген саклый, алай гына түгел, дөньяның иң  сивил ундүрт милләте рәтендә яшәп ята алыр идемени; хәтерләсәгез әле революциягә кадәр үк бөек сәясәтче Ленин татарларны Идел буе халыклары арасында (урысларны да күз алдында тотып), иң белемле, мәгърифәтле халык дип таныган иде. Татар мәгарифенең ислам динен кабул иткәннән соң тәмам чарланып җиткән мирасына тугры булып, уңга-сулга тайпылмыйча, булган байлыкны бетермичә армый-талмый эшләргә генә кирәк тә бит.
   
Шул нигездә телне төпле өйрәнмичә торып, заманча яшәп булмый, димәк ки, ана телен алга таба ничек яшәү, нинди һөнәр үзләштерүеңә карап урта белем, югары беләм, шул рәттән югары тел белеме алу өчен махсус укырга тиешсең. Монда инде ана телеңне, аның куллану кагыйдә-закончалыкларын, фәнни нигезләрен белү генә җитми, һөнәри эшчәнлегең, яшәү урының белән бәйле өстәмә телләрне (чит тел дияргә күңел тартмый) өйрәнми хәлең юк. Бездә бер чир яшәп ята: бүтән телләрне өйрәнү ихтыяҗын таныйбыз, өндибез, мәҗбүр дә итеп карыйбыз, хәтта ана телен өйрәнүгә зарар китерә-китерә булса да, бүтән телләрне өйрәнергә шартлар да тудырабыз, тик моңа  ирешү өчен төп шартның – башта ана телен белү мәҗбүри икәнен катгый кисәтмибез, шарт итеп куймыйбыз. Каюм Насыйрыйның чит телләрне өйрәнү ана телен үзләштергән кешегә җиңел бирелә дигән бик дөрес шигарен инде ике гасыр байрак итеп күтәреп торабыз, ә менә күренекле яшь композиторыбыз, ана телен Сембер (Ульян) төбәгендә үзләштереп килеп, хәтта Казанда да  аңа тугры калып күп кенә һөнәрдәшләре көнләшерлек дәрәҗәдә татарча фикер йөрткән, сөйләшкән милләтпәрвәребез Илмир Низамов бер чыгышында ана телен белмәгән кеше чит телне өйрәнергә алынмасын, диде. Аның бу акыллы сүзен Насыйрый баба байрагы белән янәшә күтәреп, дәүләти шигарь итеп канунлаштырырга иде дә бит...
   
Җитте! Сәясәттән – буш “кызыл” сүз сөйләүдән чын эшкә кайтыйк – балабызны ана теленә өйрәтү сабакларын  дәвам иттерик.                            
                                        Илдар Низамов,
                        филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 22.10.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»