|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2020 Хәвеф-хәтәр
Казанда троллейбус пассажиры, маска киюдән баш тартып, җәнҗал оештырган (ВИДЕО)Казанда троллейбус пассажиры, маска киюдән баш тартып, җәнҗал оештырган. Видеороликны социаль челтәрләрдә урнаштырганнар, дип яза Татар-информ. Кадрларда тулы троллейбуста баручы халыкның масканы ияк астына гына төшереп кигән хатын-кызгы кисәтү ясаулары күренә. Борынын да, авызын да капламаган бу туташ янәшәсендәге башка пассажирларга ошамый, билгеле.
Җавап итеп, бу хатын-кыз үзенең авыру булмавын һәм беркемгә дә зыян салмавын аңлатырга тырыша, әмма җәнҗал чыга.
Пассажирлар хәтта тавыш куптарган хатынны троллейбустан төшереп калдырыр чиккә җитә.
--- |
Иң күп укылган
|