|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2020 Мәдәният
Кариев театры Грозныйда уңышлы чыгыш ясады17-20 октябрьдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры труппасы Чечня Республикасы Грозный шәһәрендә булып кайтты. Бу көннәрдә анда «Федерация» II Бөтенроссия милли театрлар фестивале уза. Чечен Республикасына кариевлылар «Хикмәт әкиятләре» спектаклен (режиссеры – Сойжин Жамбалова, Бурятия Республикасы) алып бардылар. Ул М.Ю.Лермонтов исемендәге Дәүләт рус драма театры сәхнәсендә куелды. Тәнкыйтьчеләр дә, фестиваль тамашачылары да спектакльне бертавыштан уңай бәяләделәр. Фестивальгә кабул ителгән 54 гариза арасыннан жюри тарафыннан Россиянең төрле төбәкләреннән 14 спектакль сайлап алынган. Алар: Карелия, Коми, Татарстан, Хакасия, Кабардино-Балкария, Чечня, Башкортстан, Мари Эл, Төньяк Осетия һ.б. төбәк театрлары.
--- |
Иң күп укылган
|