|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2020 Могҗиза
Салкын тиеп хастаханәгә килгән ир-ат балага узуын белгәнБашкортстанда яшәүче бер иргә йөклелек диагнозы куйганнар. Аның көмәнле булуы турындагы язу авыру тарихында барлыкка килгән. Күрше республикада яшәүче иргә Уфаның 21 нче хастаханәсендә шундый сәер диагноз куеп җибәргәннәр. Аңа шулай ук гинеколог консультациясе кирәк дип тә хәбәр иткәннәр. Социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә ир-ат бу ваемсызлык яки игътибарсызлыкмы дигән сорау биргән һәм республика сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итеп, әлеге хәлгә игътибар юнәлтүләрен сораган.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, медицина учреждениесендә тикшерү уздырылган.
"Пациентның документларын рәсмиләштергәндә техник хата киткән. Мондый хилафлык җибәргән кешеләр ачыкланды һәм алга таба аларны булдырмау буенча тиешле эшләр башкарыла. Пациент белән әңгәмә үткәрдек, аның сорауларына аңлатмалар бирелде", - дип белдерә ведомство вәкилләре.
--- |
Иң күп укылган
|