поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.10.2020 Шоу-бизнес

Рөстәм Закиров: «Нахалларны яныма якын җибәрмәскә тырышам»

Холкы, моңы, гамәлләре, тоткан кыйбласы буенча да мин аны милләтебезнең йөзек кашы саныймын. Ул чыннан да халыкныкы. Рөстәм Закировның «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булуы да — халкыбызның аны ихлас бәһаләвеннәндер. Рөстәм кебекләрне табигать тудыра — кабатланмас тавыш, үзгә аһәң, халык кү­ңеленнән ургылучы моң...

Бүген мин аның әңгәмәдәше. Сөйләшү бер яссылыкта — гади, эчкерсез, ихластан, ничек сөйләшенгән, сезгә шулай җиткерелә. Сүземне дә Рөс­тәмгә хуш килердәй сораудан башладым.

 
— Рөстәм, син гомер буе тере тавышка җыр­­лаучы җырчы. Фонограммага «йозак» кануны чыккач, иң әүвәле башыңа нинди уй килгән иде?
 
— Ул шатланганымны Тәңрем генә белә, Вазыйх абый. Димәк, Әлфия апа, Илһам абый, Флера Сөләймановалар чоры кабатлана икән диеп уйлаган идем. Кызганыч, бездә күпме кануннар язуда, кәгазьдә генә кала. Уены-чыны белән бергә әйткәндә, сәхнә бушар дигән уй да башка килгән иде.
 
— Моннан берничә дистә еллар элек синең Татарстан радиосына (минем анда эш­ләгән чорым — автор) гади генә бер авыл малае буларак килеп кергәнең исемә төшеп китте?
 
— Вазыйх абый, гадилегем, авылчанлыгым белән мине әле дә беркем үзгәртә алмый. Мин хәзер дә шул ук гади авыл малае. Ул елны мин шулкадәр сагынып искә алам ки, 1988 ел ул. Пошалымнан Казанга ки­лүем. Республика гә­җи­тендә «Татар җыры» конкурсының шартлары турында белдерү чыккач, күршедә яшәүче Фәрит абый Гатауллин: «Әйдә, энем, тавышың бар», — диеп мине шушы конкурска кулдан җитәкләп дип әйтерлек алып килде. Асаф Валиев, Зөһрә Шә­рифуллина, Венера Ганеева белән бер сәхнәгә күтәрелеп чыгыш ясадык, җиде дипломант исемлегендә минем дә фамилиям яңгырады. Дүрт мең кеше сыйдырышлы спорт Сарае залындагы миңа булган алкышларны әле дә ишет­кәндәй булам. Гади авыл малаена бит?!

— Гран-При хакында да хәтерләрне яңартып алыйк инде. Син бит шушы дәрәҗәдә күбрәк танылдың бугай?
 
— Әлбәттә. Дөрес, аңа кадәр мин “Татар җыры — 89” да катнашып дипломант булдым, Русиякүләм конкурста “Тамашачы мәхәббәте” җиңүчесе булдым, “Голоса Татарстана” конкурсында лауреат исемен яуладым, Смоленск шә­һәрендәге дәрәҗәле бәй­гедә җиңдем. Минем өчен иң кыйммәтлесе, сүз дә юк, 1993 елдагы “Татар Җыры” бәйгесендә җиңеп, “Гран-При”га ия булу иде. Бөтен язмышымны үзгәрткән ел. Җырчы булам дигән карарга китерде мине бу җиңүем.
 
— Шуннан башландымы инде Рөстәм Закировның артистлыкка юл башы?
 
— Иң мөһиме: башта әти-әни ризалыгын аласы, туган нигездән фатыйха сүзен ишетәсе бар иде әле.
 
— Ишеттеңме соң?
 
— Ике каз сатып, абый белән безне гармунлы итәргә теләгән әтиемнән ни көтәргә иде бу минутларда. Разый фикереннән кала. Әти-әни фатыйхасы белән юл тоттым мин сәхнәгә.
 
— Үкенмисеңме?
 
— Дөресен әйткәндә — юк. Бу минем яшәешем, гомер юлым, кешеләр белән аралашуым, уртак фикергә килүем, тыйнаклык булмаса да әйтим, халкыма кирәкле җырчы Рөстәм Закиров җырлары белән бәхетле булуым белән горурланып яшим.
 
Бары бер нәрсәгә үке­нәм: ни өчендер үз вакытында профессиональ белемгә омтылышым булмаган. Мин бит вузга да очраклы гына эләккән кеше. Музыкаль белемем юк. Казан педагогия институтының музыка факультетына дүрт кешене группага тавышына карап кына өстәп алдылар. Шул дүрт бәхетле арасына мин дә эләктем. Миңгол абый Галиев “үз кул“ ас­тына алды да куйды бер авыл малаен. Ул һәрчак әйтә иде: ”Булмаган тавышны ясап булмый, синдә моң бар”, — ди иде.
 
— Алдагы язмы­шың?
 
— Диплом алгач авылга музыка укытучысы булып эшкә кайтырга тиешле белгеч идем мин. Тик язмыш башкача юллардан алып китте. Татарстан Мәдәният ми­нистрлыгы каршындагы Харис Нигъмәтҗанов җи­тәкчелегендәге халыкара уен кораллары оркестрында солист буларак башладым хезмәт юлымны. Аннан «Казан» милли үзәгенә эшкә килдем һәм бүгенгәчә шунда хезмәт куям. Коллективым ышанычлы, күңелгә ятышлы, хезмәтемнән канәгать­мен, тәм табып иҗат итәм.
 
— Синең кебекләр һәрчак игътибар үзәгендә. Син «сораулы» җырчы. Төп эшеңнән башка да тик ятмыйсыңдыр, шәт?
 
— Дөресен эйткәндә, буш вакыт аз. Чакырулар алып торабыз. Төрле чараларда катнашабыз.

— “...быз”, диеп сойләшәсең. Моңа, аңлавымча, гаиләң сәбәпче?
 
— Әйе инде. Төрле чараларга чакырып торалар. Гаиләбез белән еш катнашабыз.

— Әйдәле, гаиләң белән дә таныштырып үт?
 
— Тормыш иптәшем –Люция Мусина, җырчы. Улым Айратны инде профессиональ саксофончы дип атарга була, олы сәхнәләрдә чыгыш ясый бүгенге көндә. Кызым Миләүшә дә җыр сәнгатен үз итте. Музыкаль мәктәптә белем ала. Җырлый, төрле конкурсларда катнаша, шактый гына җиңүләре бе­лән сөендерергә өлгерде инде
 
— Сиңа — авыл малаена мондый гаиләдә яшәү кыен түгелме соң?
 
— Барысын гадәти кабул итәм. Димәк, язмыш безгә җырлы-моңлы юл бүләк иткән. Улыма да, кызыма да олы сәнгати үсешләр насыйп булырына инанам.
 
— Улың бүгенге көндә хәрби хезмәттә. Бе­рәүләр малайларын анда җибәрмәс өчен акчалар сарыф итә. Ә сез ялгышмасам аңа армиягә барырга фатыйханы үзегез биргәнсез?
 
— Егет кеше бу юлны үтәргә тиеш саныйм. Дө­рес, Айрат армия хезмәтен үзе сайлады. Ялгышмагандыр дип уйлыйм. Бүгенге көндә частьнең оркестрында төп «музыкантларның» берсенә әверелде. Янында еш булабыз, үзе бик канәгать. Без икеләтә шатбыз.
 
— Син бик гади кеше. Синең белән аралашу җиңел. Югыйсә син бит инде дәрәҗәле шәхес. Гадилекне ничек шулай саклый аласың?
 
— Мин моны авыл бе­лән якын булуда кү­рәм. Авылга еш кайтам. Һәр кеше үз казанында кайный. Күпләр нинди булуына карамастан, бер дәрәҗәдә кала бирә. Гадилек һавасы авыл капкасын ачып керүгә бәре­лә сыман. Никадәр телә­сәң дә халыктан югары булып булмый.

— Син авылның кунагы гына түгел, син бит авылның эшкуары да әле?
 
— Әйе, инде ничә еллар төп нигездә гаилә­без белән бәрәңге игә­без. Үзенә күрә бер кызыклы кәсеп.
 
— Пошалымны иҗатың белән мәңгелек иттең, Пошалым сине үзенеке саный диеп уйлыйсыңмы?
 
— Берәү дә идеал түгел. Хәтта, бер учак җылысында да салкыннан туңучылар табыла. Тик күпчелек авылым кеше­ләре белән аралашып яшәүемә сөенәм. Кайтып туктавыма яныма ашкынучыларым, гөрләшеп серләшер авылдашларым аз түгел. Шунысы олы бәхет. Иң кыйммәтлесе, мине улы итеп кабул итүче әнием бар. Абыем, аеруча аның җә­мәгатенә рәхмәтлебез — кайчан гына кайтсак та якты чырай бе­лән каршы алалар.
 
— Сәхнәгә кайтыйк әле. Син бүгенге республикакүләм сәхнә артистлары исемлегендә дәрәҗәле урын тотасың. Афәрин! Моны тамашачы таный, хөрмәтли. Үзеңнең дә фикереңне ишетәсе иде.
 
— Әйе, Аллага шөкер, сәхнәләребез баеды. Мине әлеге дә баягы, бер генә сорау борчый: без фонограмма белән тамашачыны алдаудан кайчан туктарбыз икән. Гафу, мин бу исемлеккә кермим.

— Фонограммага җыр­лаганың бармы?
 
— Ихлас җавап бирәм — юк.
 
— Инде аз гына гаилә тормышыңа кагылып үтик әле.
 
— Люция белән шактый гына йөреп кавыштык. Ул мине, мин аны аңлыйм. Иҗади тормышта иң мөһиме шулдыр диеп уйлыйм.
 
— Көнләшү бардыр бит инде? Иҗат кеше­ләре икегез дә. Әле балаларыгыз да шул юлны сайлаганнар?
 
— Ике бала, икесе дә инде зурлар. Бу мәсьәлә инде бездән артта калды дип уйлыйм. Арада ыша­ныч яшәде.
 
— Син гаиләдә кем?
 
— Мин — ир, Люциям — хатын.
 
— Син хатының сүзенә колак саласыңмы?
 
— Әлбәттә, уртак фикер уртак фикерләүдән туа. Дөрес, башта һәркем үзенчә уйлый. Әмма соңрак телисеңме, теләмисеңме, бер фикергә киләсең.

— Сез еш бәхәслә­шәсезме?
 
— Еш, тик уртак нәти­җәгә килеп нокта куя алабыз. Ул да, мин дә дөрес юнәлешне күреп алып шуңа таба барырга яратабыз. Мин гомумән акыллы фикерне кабул итә алам.
 
— Син нәрсәдән куркасың?
 
— Хыянәттән, алдашудан, дус булган дошманнан. Әрсезләрне, нахалларны яныма якын җибәрмәскә тырышам.

— Рөстәм Закиров күбрәк ни өчен кыйнала дип саныйсың?
 
— Гадел, туры сүзле булуым комачаулый. Мин моны бик яхшы аң­лыйм, тик инде үземне үзгәртә алмыйм.

— Һәркемнең үз кумиры бар, синең җыр дөньяңда кем ул?
 
— Газинур Фарукшин. Аның җырларында үстем, аны кабатларга хыялланганнарым әле дә истә.
 
— Бүгенге мәдәни мөнбәрдә кемнәр биеклегенә талпынасың?
 
— Татар эстрадасына яңа сулыш өргән Салаватның иҗаты сокландыра. Раяз Фасыйховны хуп­лыйм. Альбина Ша­һиморатова, Аида Гари­фул­лина кебек тавышы, мо­ңы белән классик биек­лекне тамашачыга җитке­рә алучы җырчыларга сокланып яшим.

— Һәрбер җырың шедеврга тиң. Сере ни­дә моның?
 
— Беренчедән, сүзләргә, көйгә нык игътибар бирәм. Икенчедән, су­зым­лы, халык иҗатына якын җырларны сайларга тырышам.

— Синең репертуардагы җырларны башкаручыларга ничек карыйсың?
 
— Булдыралар икән — җырласыннар гына. Мине уздырып башкаралар икән: «Афәрин!» диячәк­мен. Теләсә кайсы җырны теләгән җырчы башкарырга тиешле дип саныйм мин. Ул бит күмәк авторлар катнашында туган иҗат җимеше.
 
— Димәк, җыр ми­неке дип судлашып йөрүче түгел инде син?
 
— Юк, әлбәттә. Халык, тамашачы кемне хуп кү­рә, минем өчен шунысы мөһим.

— Шулай җиңел генә репертуарың­дагы җырларыңнан “колак” какканың булдымы?
 
— Беренче тапкыр сәхнәгә алып чыккан һәрбер җырым әлегәчә үземнеке булып кала бирә. Гүя, ул җыр­лар шәхсән минем өчен генә иҗат ителгәннәр сыман.
 
— Моның сәбәбе ни­дә диеп уйлыйсың?
 
— Югарыда әйтеп үт­кә­немчә, сүзләрнең, көйнең синең рухыңа туры килү­ендә. Минекен җырла дип кенә җыр тәкьдим иткән шагыйрь-шагыйрәнең, композиторның җырын үземнең күңел халәтем аша кичермичә алырга ашыкмыйм, ашыкмадым да.
 
— Белүемчә, син инде 28 ел эстрадада. Җырчы өчен аз гомер юлы түгел. Ре­пертуарыңда ничә җыр бар һәм аларның кайсылары кү­ңелеңә аеруча якын?
 
— Шушы чорда һәр­чак үз җырларымны булдыру хыялы белән янып яшәдем. Хыялым тормышка ашты дип әйтә алам. Берничә дистәләгән җырым инде ничә еллар дәвамында минем сәхнә юлдашчыларым. Бәхетемә күрә ел саен яңалары өстәлеп торалар. Исемнәрен атамыйм, аларны тамашачылар бик яхшы беләләр.
 
Сүз уңаеннан. Әлеге язманы тагын да тулыландыра төшү максатыннан Рөстәмнең гомер юлдашы — җырчы Люция Мусинага мөрәҗәгать итмичә булдыра алмадым. Кыска булды ул сүзендә:

— Гаиләдә Рөстәмнең төпле, ышанычлы булуы, гаилә өчен барысын да эшләргә тырышуы аеруча игьтибарга лаек. Айрат улы­бызның да, Ми­ләү­шә кызыбызның да әтисе кебек максатчан, үз-үзлә­ренә нык ышанучан булуларын, иҗат сәхнәсендә Рөс­тәм кебек олы уңышларга ире­шүләрен теләр идем.
 
Сөйләшүебез ахырына якынлашты, мин халкыбызның яраткан җырчысы, илһамлы сандугачы Рөстәм Закировка алдагы тормышында да зур иҗат уңышлары, гаилә бәхете, тормыш бәрәкәте теләп калам. Моң­лы тавышы белән безне сөендерүен дәвам итсен.
 
 

Әңгәмәдәш — Вазыйх ФАТЫЙХОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.10.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»