|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2020 Җәмгыять
Бибисара Азаматова үләр алдыннан дусларына нәрсә дигән?Биби, Бибика... Аның сабыйларча садә күңелле булуын якыннан белгән дуслары аңа шулай дип дәшәргә яраткан. Үзе дә алар өчен җанын ярып бирергә әзер кеше булган, диләр. Үләр алдыннан да ул дусларын кайгырткан:
"Минем ике үпкәдә дә 60 процент шеш. Моңа кадәр тын алуы авыр булып торды, әмма беркайда да битлексез йөрмәдем, йорт алдындагы алмагач төбенә чыгып утырганда да битлек кидем. "Башкорт җыры" фестивале концертын төшергәндә тамашачысыз гына концерт булды. Шунда күмәк йөрдек. Чирләгән кеше булмады дисәң дә, кем белә... Халит ( баянчы Халит Фатыйхов) күлмәкчән генә машинасын карарга тышка чыгып-кереп йөрде. Концерттан соң аларга киттек, мунча кереп, шәпләнеп алган кебек булдым. Тагын бер дусларның туган көнендә булдым. Менә анда инде нык өшедем. Халит белән Лилия - алдан, мин алардан соң дәваханәгә эләктек. Бик авыр булды. Алар тернәкләнеп килә инде, шөкер. Мин ИВЛда әле. Бу көннәрдә берүк кунакка йөрү, кеше чакырулардан тыелып торыгыз. Өшемәгез! Битлек киегез!" - дип язган ул дусларына.
Бибисара апаның "Исәнлектә күрешергә язсын, Ходаем!" дигән теләге тормышка ашмады. Бүген ул Баймагына кайтып китә. Мәңгелеккә. Аңа хәтле 13.00 сәгатьтә җырчы белән башкаланың Цветочная урамындагы моргның махсус залында хушлашырга мөмкин.
...Кәккүк-кәккүк!
Нигә болай
Санадың син ник бик аз?
Азрак булды шул, Бибисара апа. Сезнең кебек кешеләр, их, бу дөньяда бик кирәк иде әле!
"Кызыл таң"чылар җырчының гаиләсе, туганнары, дусларының кайгысын уртаклаша. Шушы уңайдан без автор-башкаручы, шагыйрә Флера Шәрипова язган шигырьне тәкъдим итәбез.
Шомлы вакыт...
Көз ахыры кебек
Тормыш җиле тырный күңелне.
Берәм-берәм чүпләп шәхесләрне
Алып китә бу көз, түгелме?
Күкләр елый...
Җилдә яфрак дулый...
Күңелләргә тула салкыны.
Суык көндә безне җылытырга
Җырларының калды ялкыны.
Акрын гына янган учак кебек,
Җылы иде алар күңелгә....
Бибисара апа юлларына
Агачларның яше түгелә.
Фото: "ВКонтакте"
--- |
Иң күп укылган
|