поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.10.2020 Әдәбият

«Гыйсметдин тәүбәсе» (ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ)

Журналист Искәндәр Сираҗи язган «Гыйсметдин тәүбәсе» әсәре «Матбугат.ру» укучылары арасында зур кызыксыну уятты. Бүген хикәянең дәвамын эләбез:

Хикәянең башы монда: https://matbugat.ru/news/?id=30813

Дәвамы:

Гыйсметдинне сугышка кырык өченче елның язында гына алдылар. Безнең гаскәрләр инде чигенүдән туктаган, авырлык белән булса да немецны куа башлаган чак. Әле ике ай элек кенә сугышка кергән Гыйсметдин һөҗүм барышында снаряд чокырына тәгәрәп төште. Монда инде үле немец солдаты ята иде. Шунда ук аңлап алды ул – исән калу юлы нәкъ менә шул чокырда икән бит! Тиз генә немецның автоматын алды да сул кулының терсәк турысына атып та җибәрде – кулсыз калу башсыз калу түгел. Коточкыч авыртудан аңын югалтып егылган Гыйсметдинне санитарлар шунда табып алганнар. Ике ай госпитальдә яткач, кулының сугышка яраксызлыгы мәгълүм булды – терсәк турысында сөякләр чәрдәкләнгән, бөгелми. Шулай итеп фронттан Чулак Гыйсметдин булып, чокыр төбендә ятып калган немец солдаты өчен күкрәгенә «Батырлык өчен» медале тагып кайтып керде ул. 

– Тәүбәгә кил, Гыйсметдин, тәүбәгә!
 
Сабира карчык инде ишек төбенә җиткән иде.
 
– Ы-ых! – Ничек тәүбә итсен ул, ә, ничек?! Гаепле түгел бит ул, түгел! Заманы гаепле! Сабира карчык беткән, комы коелган. Бар иде бит аның да шәп чаклары...
 
Фронттан кайткач, Гыйсметдинне колхозга председатель итеп куйдылар. Яңа председательгә эш күрсәтергә кирәк иде. Шунда ул гаҗәп шәп бер фикергә килде – фронтка райком биргән заданиедән тыш ашлык озатырга! Көз, колхозчылар хезмәт көненә иген алалар. Аз инде дә, язга кадәр җитәр әле, ә яз көне кычыткан чыгар... Әмма бу елны иген кыш чыгарлык тимәде, яртысын Гыйсметдин фронтка озатырга дип тотып калды. Карышып маташучылар да булмады түгел. Әмма аларга сүз бер: «Син нәрсә, фронтка икмәк җибәрүгә каршымы? Гитлер тегермәненә су коясыңмы? Партия, иптәш Сталин җиңү көнен якынайту өчен көн-төн тырыша, ә син аларга каршымы?»
 
Бу сүзләргә өстәп бер-ике канәгатьсезне төрмәгә дә озаткач, авылдашлар тынычланды. Гыйсметдинне райком җыелышларында башкаларга үрнәк итеп куйдылар, аның турында газеталарга яздылар, радиодан сөйләделәр. Шулай итеп яңа председательнең район җитәкчелеге алдында йөзе ак булды. Әле аңа ничәмә-ничә башка председатель дә иярде. Авыл халкының нәрсә ашап торуы райкомны кызыксындырмады шул. Ә халык ачлыктан шешенә иде. Ул елны язгы кычытканны инде кыш уртасында ук көтә башладылар. Председательгә ашлык сорап килүчеләр ешайды. Тик аның талканы коры булды:
 
– Бөтен ашлык фронтка!
 
Көннәрнең берендә Сабира да килде аның янына. Ялварды, елады, биш яшьлек кызым ачлыктан шешенә, диде. Матур иде хатын, әле шул йончыган, ачлыктан сулган килеш тә ирләр күзе төшәрлек иде.
 
– Ярар, бирермен. Ну бүген ишегеңне бикләмә, керермен...
 
Кичен килде ул Сабирага. Әле дә хәтерли, бер пот арыш алып килгән иде... Матур иде Сабира, чукынчык... Киткәндә гарьләнеп елап калды. Соңыннан авылдашларыннан ишетте, имеш, Сабира, күрше авылга чирмеш карчыгына барып корсак төшертеп кайткан. 
 
Ул елны Гыйсметдиннең кара айгыры кичкырын шактый өйләрнең капка төбендә торды. Бигрәк тә ирләре сугышта үлгән яки хәбәрсез югалган хатыннарга ашлык китергәләп йөрде ул. Әҗере генә гел бер булды. Әйе, яшәп калды Гыйсметдин, дөньясының артына тибеп яшәде! Авылның теләсә кайсы хатыны аныкы иде. Карышып маташучылар да булды... Әнә бит Сәлимнең Миңсылуы ничә керде икмәк сорап, ничә әйтте аңа Гыйсметдин, бүген кич ишегеңне бикләмә, дип, юк, риза булмады. Дүрт яшьлек баласы шешенеп үлде, икенчесен дә язга чаклы көч-хәл белән алып чыктылар. Ә нәрсә карышып маташырга иде? Шул кирәк!
 
Ул баланы җирләп кайтканда, кара айгыры белән нәкъ каршына килеп чыкты аның Гыйсметдин. Авылдашлар кайсы кая сибелделәр, тик Миңсылу гына юл бирмәде, айгырны йөгәненнән тотып туктатты.
 
– Син генә гаепле баламның үлемендә. Үзеңнекеләрнең игелеген күрмә, җан биргәндә яныңда авызына бер тамчы су салырдай кеше булмасын, җеназаңны ятлар озатсын!
 
Ул чакта Гыйсметдин көлде генә. Әнә бит аның баһадирдай өч малае бар, хатыны дүртен чесенә көмәнле. Әле тагын булыр – оеткысы Бохарада түгел бит, үзе белән. Оеткысы әйбәт булып чыкты рәиснең. Гөлзифасы әле тагын ике малай алып кайтты, үзе һаман кыз көтте...
 
– Ы-ых!!! – Кайда йөри инде бу малай? Арка авыртуга чыдар әмәл юк, әйләндереп салсын иде, ичмасам. Астын алыштырырга да вакыт, ни гомер юештә ята. – Ы-ых...
 
Улы Дамир кайтканын капка келәсе шакылдаудан ук белде. Хәзер ашатыр да, урын-җирен дә алмаштырыр, тәнен дә корытыр.
 
Дамир өйгә керү белән чишенеп тә тормады, атасы янына узды.
 
– Куркыттың, әткәй, инде син дә мине ташлап китәсең дип торам. Йә, хәлең ничек?
 
Гыйсметдин күзен ачып йомды, бу аның «әйбәт» диюе. Дамир сак кына атасының юрганын күтәрде.
 
– У-у, әткәй, булган икән монда. Тиз генә су җылытырга куеп килим әле.
 
Менә ничә еллар инде Гыйсметдин улын күзәтә. Яратып тәрбиялиме ул аны, әллә кирәк булганга, кеше сүзеннән куркып кынамы? Бүген ул аерата игътибарлы иде. Ни дисәң дә соңгы улы бит. Әмма Дамирның йөзендә бер генә җирәнү, үзенең вазифаларыннан авырсыну галәмәте сизмәде. Ихластан ярата аны улы, ихластан...
 
– Ы-ых...
 
Атасының ыңгырашуын ишетеп, Дамир йөгереп керде.
 
– Нәрсә булды, әткәй?
 
– Ы-ых...
 
– Хәзер, әткәй, юам, урын-җиреңне алмаштырам да, ашап алырбыз.
 
Әйе, әйе, ашап алырга да кирәк бит әле. Ашатканда улы аңа авыл яңалыкларын сөйләр... Бәхете булмады төпчек малайның. Абыйлары мәктәпне тәмамладылар да, авылдан чыгып китә бардылар. Чулак Гыйсми малайлары булып йөриселәре килмәде. Ишләре дә үчекләделәр, араларына кертмәделәр. Авылда аталары күз яше түктермәгән бер генә йорт та юк иде шул. Нишлисең, заманы шундый иде. Хрущев заманында Гыйсметдинне председательлектән алгач, бигрәк тә авыр булды. Әле аннан соң да аның яманатын озак саттылар. Имеш, Гыйсми теге дә, Гыйсми бу, ул кансыз булган. Булган, пычагым! Дамир соңрак туды. Ул туганда авыл шактый тынычланган иде инде. Шуңа да атасы турындагы гайбәтләрне ишетмичәрәк үсте, ун классын тәмамлагач, авылда калды. Әй, элегрәк, Гөлзифасы исән чагында күңелле була иде Гыйсметдиннәрдә. Бигрәк тә Сабан туйлары шәп уза иде. Шәһәрдән дүрт килен, дистәгә якын онык ияртеп дүрт малай кайтып төшәрләр иде, ул оныклар «бабай» дип килеп кочаклап алырлар иде... Тик нигәдер оныклар гел кызлар булды. Нәсел җебен ялгап китәрлек бер м
алай тумады. Уллары исә, әйткәч, көлә генә иделәр. Их, юк шул инде, узды ул чаклар. Дүрт малай инде гүр иясе... Оныклар да кайтмый. Хәер, кайтсалар да, «бабай» дип муенга асылына алмыйлар. Әбиләре үлгәч кайткалап карадылар алар, «монда воняет» дип китеп бардылар. Воняет инде, бабагыз астына тәрәт итеп яткач...

ИГЪТИБАР! 
Хикәянең ахырын түләүле итәргә булдык - 48 сум. Сездән килгән акчаларга Искәндәр Сираҗи яңадан-яңа китаплар чыгарачак, ә "Матбугат.ру" яңа әсәрләр тәкъдим итәчәк.
 
"Гыйсметдин тәүбәсе" әсәренең тулы текстын сатып алу түбәндәге форма аша башкарыла. "Яндекс"ныкы ул, курыкмагыз, ышанычлы түләү! "Отправить" дип баскач, электрон адресыгызны кертәсе була. Word файлын шул электрон адреска 1 сәгать эчендә җибәрәчәкбез. ЭЛЕКТРОНКАГЫЗНЫ ДӨРЕС ЯЗЫГЫЗ, ЗИНҺАР! Дөрес язылмаса, файл килмәячәк.

Түләү ысуллары:
1) банк картасы белән - комиссия 0%
2) "Яндекс.деньги" - комиссия - 0%
 
 
Игътибар! Сатып алынган әсәрне тарату (ватсап аша җибәрү, форумнарга, вконтактеларга элү) катгый рәвештә тыела!
 
Түләү белән проблема килеп чыкса (аңлашылмый, түләдем - килмәде, түләү кабул ителми һ.б.) - "Вконтакте"дагы Руслан Матбугатов аккаунтына, безнең инстаграмга яки matbugat@mail.ru адресына языгыз. Һичшиксез, хәл итәрбез. Рәхмәт! 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.10.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»