поиск новостей
  • 18.05 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 18.05 "Мәхәббәт бакчасы" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 18.05 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 20.00, 12+
  • 19.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 21.05 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 21.05 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
20.10.2020 Җәмгыять

Яшен тизлегендә чемпион булдылар

12 октябрьдә үткәрелгән Бөтендөнья шашка чемпионатының команда уеннарында 64 шакмаклы такта артында яшен тизлегендә үтә торган турнирда Россия командасы җиңү яулады. Дүрт халыкара чемпион һәм бер спорт мастерына кандидаттан торган команда әгъзалары - самаралы Фәхретдин Канюкаев һәм Олег Дашков, башкортостанлы – Муродулло Амриллаев, Кырым Республикасыннан – Сергей Белошеев һәм Якутиядән Гавриил Колесов чемпион исемнәренә лаек булдылар.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Төркиянең Измир шәһәрендә үткән былтыргы чемпионатта шул ук составтагы команда көмеш медальгә лаек булган иде.

 
“Дуслык Самара” сайты редакторы Искәндәр Сәетов, халыкара гроссмейстер Олег Дашковтан телефон аша ин-тервью алып, материалны “Бердәмлек” редакциясенә тапшырды.
 
- Олег Николаевич, җиңүгә ирешүегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Уен ничек барды?
 
- Якутиянең “Россия-2” командасын җиңү безне алга чыгарды. Ул команда бик көчле, составында өч дөнья чемпионы, өч халыкара гроссмейстер уйный. Шулай да, шәхси уенда без аларны 4:2 исәбенә бик җиңел генә җиңеп куйдык. Һәм бу безнең отышның нигезен тәшкил итте дә инде.
 
Ә менә Украина командасы бирешмәде, 2нче турда ике команда да бертигез очколар җыйды. Ләкин без, башкаларны җиңеп барганлыктан һәм уеныбызның тотрыклы булуыннан, җиңүгә ирешә алдык.
 
Яшен тизлегендә уйнау бик кызыклы бит ул. Бары тик 3 минут дәвам итә һәм һәр йөреш өстендә уйлау өчен 2 секунд вакыт бирелә. Шуңа күрә бик көчле гроссмейстерлар да кайчакта югалып калалар һәм тәҗрибәсе күпкә аз булган кешегә оттыралар. Һәр адымны бик тиз ясарга кирәк иде. Һәм безнең команда бу бурычны лаеклы үтәде.
 
- Аңлавымча, сез әле тагын тиз уен дип аталган ярышта да катнаштыгыз. Анысы ничек үтте?
 
- Кызганыч, анысында икенче урын гына тәтеде. Соңгы турга хәтле тигез генә җиңеп барган идек һәм безгә тик җиңү генә кирәк иде. Ә без аны ничьяга уйнадык һәм, шулай итеп, икенче урынга калдык.
 
- Сезнең көндәшләрегез арасында элек Новокуйбышевскида яшәгән шашкачы бар диләр, бу дөресме?
 
- Әйе, элек ул самаралы иде. Юрий Королев - беренче дөнья чемпионы, әле дә сафта. Шуның аркасында без икенче урынга калдык та инде. Самараның шашкачылар мәктәбенең көчле булуын дәлилли бу.
 
- Бөтен сайтларга яшен тизлегендә таралган видеомөрәҗәгатьтә Фәхретдин Бәдретдин улы бу җиңү киләсе елгы Бөтендөнья шашка турнирын Самара өлкәсендә уздырырга мөмкинлек бирә, дип әйтте. Бу шулаймы?
 
- Монда барысы да өлкә хөкүмәтеннән килә инде, губернатор ярдәменнән башка берни дә эшләп булмый. Шашка Федерациясе шартлы рәвештә рәсми булмаган рөхсәтен бирде, бирүен. Турнирның дәрәҗәсе бик югары һәм аны шундый дәрәҗәдә үткәрү өчен бө-тен шартлар да үтәлергә тиеш.
 
- Ә быелгы чемпионат ниндирәк дәрәҗәдә үтә?
 
- Бик югары, дип бәяләр идем: залы да, яктылыгы да, информация бирү тизлеге дә, яшәү һәм ашау шартлары да тел-теш тидерерлек түгел. Уенчылар составы да абруйлы, гроссмейстерлар саны гына да егермедән артык, төрле еллардагы дөнья чемпионнары да уникеләп бардыр.
 
- Шашка уенына мөкиббән киткән кеше буларак, ата-аналарга нинди киңәш бирер идегез?
 
- Шашка уены - ул дөньяның кечкенә генә бер моделе, дип әйтергә була. Ул кешенең аңын үстерә, төрле ситуацияне алдан күреп белергә өйрәтә. Алдан күреп белү яшь кеше өчен бик тә мөһим, чөнки ул үз тормышын алдан корган план буенча оештыра ала. Картайгач та аның башы яшьләрнеке кебек эшләячәк. Шашка уйный белгән кеше алга карап эш итә, башкаларны гел берничә адымга артта калдырып, тормыш борылышларын югалтуларсыз узарга өйрәнә.
 
- Башка сүз белән әйткәндә, шашка уйный белгән кеше һәр ситуациядән дә чыгу юлын таба алачак?
 
- Әйе, шулай. Безнең шашка клубында бик күп профессорлар, галимнәр шөгыльләнә, вакытлары кысрык булуына карамастан, уйнарга вакыт табалар. Уңышлы кеше буласыгыз килсә, балачактан шашка уйнарга өйрәнегез!
 
БЕЛЕШМӘ:
 
Фәхретдин Канюкаев алты ел рәттән туган авылы Мәчәләйдә Габдулла Тукай исемендә шашка турнирлары уздырып килә, түгәрәк тә оештырган.
 
Самараның Ленин урамында да үз акчасына шашка клубы ачып җибәргән. Анда үзе дә, балалары да, гади шәһәр кешеләре һәм гроссмейстерлар да йөреп, шашка уйнау осталыкларын чарлыйлар.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 20.10.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы