поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.08.2010 Мәгариф

“9 МӘКТӘПТӘ 1 НЧЕ СЫЙНЫФКА БАРЫРГА БАЛА ЮК”

Уку елы башланырга санаулы көннәр калгач, редакциябезгә зур үтенеч белән Теләче районының Субаш авылыннан хат килеп төште. 1992 елда нигез салынган урта мәктәпне башлангычка калдыралар. Моны ишеткәч, укытучылар да, әти-әниләр дә зур хафага төшкән. Зинһар, мәктәпне саклап калырга ярдәм итегез, дип язган алар. Мәсьәләгә ачыклык кертү нияте белән юлга кузгалдым.

“АКЧА БУЛСА, БЕРСЕН ДӘ ЯПМАС ИДЕМ”

 

Иң элек районның мәгариф бүлеге башлыгы Рәис Заһидуллин белән күрештем.

 

– Бүген республикадагы шактый мәктәп бу проблема белән очрашты, бездә исә быел гына әлеге хәл күзәтелә, – диде ул. – Күрәсең, шуңа авыр кабул ителә. Район хакимияте башлыгы Илдар Низамов мөмкин кадәр мәктәпләрне сакларга тырышты. Әмма быел Субаш урта мәктәбен яшәтү өчен район бюджетында акча җитми. Шулай ук Шармыш һәм Кече Кибәхуҗа авылы мәктәпләре дә тугызьеллыкка калдырылды. Олы Саурыштагысын бөтенләй яптык. Бүген тугыз мәктәптә 1 нче сыйныфка барырга балалар юк.

 

Киләчәктә Саурыш, Әбде, Олы Мишә авылындагы урта мәктәпләр дә тугызьеллыкка әйләнәчәк. Леснойдагысы көллият була.

 

Субаш урта мәктәбендә 12 укытучы 27 укучыга белем бирде. Бер укытучы пенсионер иде, ул эш белән тәэмин ителмәячәк. Быелдан яңа төр түләү системасы кертелү сәбәпле, укытучы белеме булмаган Субаш мәктәбенең тагын ике кешесе эштән азат ителде. Өч укытучы башлангыч сыйныфларга белем бирәчәк. Математика укытучысы Казанга барып урнашты, Ләйсән Исмәгыйлевага Саба районының Икшермә авылы мәктәбендә, урыс теле һәм татар теле укытучыларына күрше Олы Нырсы авылында эш тәкъдим ителде. Ләйлә Сафина белән директор Дмитрий Черновның гына эш урыны әлегә билгеле түгел. Тиздән анысы да хәл ителәчәк.

 

Субаш мәктәбе укучылары Баландыш яисә Олы Нырсыга барып укый ала. Ара ераклыгы 14 чакрым 800 метр. Балаларны һәр көнне автобус йөртәчәк. Авылдан мәктәпкә 25 чакрымга кадәр йөртү рөхсәт ителә.

 

Акча булса, мин бер генә мәктәпне дә япмас идем. Укытучыларның яшьле күзенә карау уңайсыз. Ләкин, ситуациядән чыгып, шундый карар кабул итәргә мәҗбүрбез.

 

– Хатта “авылга юл юк, көз көне трактор кирәк, кышын вертолет белән генә үтеп була” дигәннәр. Мондый юлдан автобус ничек йөрер икән?

 

– Юл бар, дамба күтәртелгән, аның өстенә таш салынган. Юл иминлеге өчен җаваплы кешеләр Субаш авылына барып карады. Йөрергә яраклы дип, документка кул куйды. Хәзер барганда ул юлга үзегез дә игътибар итәрсез, – дип җавап бирде Рәис әфәнде. Һәм үзе белән авылны карап кайтырга, Олы Нырсы белән Баландыш мәктәбен дә күреп чыгарга тәкъдим итте. Беренче тукталыш тугызьеллык Баландыш мәктәбендә булды.  

 

– Бу белем йорты районда иң матурлардан санала, – дип сөйләде директор Петр Чернов. – 3 ел элек төзелде. Бөтен шартлар тудырылган, хәтта бәдрәф тә бина эчендә урнашкан. Быел биредә 53 укучы белем алачак.

 

– Субаш авылы укучыларын үзегездә кабул итәргә әзерме сез?

 

– Гариза нигезендә барысын да кабул итәргә тиешбез. Әмма бүген бер генә әти-әни дә килеп гариза язмады.

 

Олы Нырсы урта мәктәбендә безне директор Рамил Гыйниятов каршы алды. Белем учагы ишегалдыннан үткәндә матур чәчәкләргә күзем төште.

 

– 2,5 гектар җиребез бар. Шунда бәрәңге, яшелчә, чәчәк үстерәбез, – дип аңлатты директор. – Мал да тотабыз. Ел саен 3-4 үгез суябыз. Берсенең итен ашханәдә балалар ашатуга тотабыз. Калган икесен саткан акчага бозау һәм мәктәпкә әйберләр алабыз.

 

Бездә белем алырга теләгән балаларга мәктәп ишеге һәрчак ачык. 320 укучыга исәпләнгән Олы Нырсы мәктәбенә 80 нче елларда Субаштан килеп укыдылар. Ул вакытта анда мәктәп тугызьеллык иде. Бүген биш авыл укучысын кабул итәбез. Барлыгы 158 укучы, 30 укытучы исәпләнә. Укучыларыбыз республикада узган олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннар яулый. Озакламый автокласс ачарга ниятлибез. Унынчы, унберенче сыйныф укучылары белән бергә авыл яшьләре дә “права”га укыр дип өметләнәм.

 

“МӘКТӘП МӘДӘНИЯТ УЧАГЫ ДА ИДЕ”

 

Субаш мәктәбенә килеп кергәндә, укытучылар да, әти-әниләр дә бер сыйныфка җыелып, без килгәнне көтә иде. Сөенечле хәбәр әйтмәсме дип, барысының күзе Рәис әфәндегә төбәлде.

 

– Өметләнмәгез, мәктәп башлангыч булып кала, – дигәч, авыр сулады алар.

 

– Оптимизация хәлен аңлыйбыз, – дип сүз башлады урыс теле укытучысы Фирания Токранова. – Әмма соңгы минутка кадәр, бәлки, тугызьеллык итеп булса да калдырырлар дип көттек. Мин биредә 27 ел укыттым. Өч балам шунда белем алды. Бу мәктәпне төзүдә бөтен авыл халкы катнашты. Һәм ул дүрт ай эчендә сафка бастырылды. Мәктәп мәдәният учагы да иде, чөнки авылда 20 елдан артык клуб төзелеп бетмәгән килеш тора. Авыл халкы белән җыелышны да монда үткәрдек. Яшьләр һәр көнне спорт залында шөгыльләнде.

 

– Бинаны җимермибез бит, анда башлангыч сыйныф укучылары белем алачак. Чара үткәрүне дә шулай ук дәвам итә аласыз, – ди Рәис әфәнде.

 

– Яшь вакыт булса, уйламас та идем. Иллегә җиткәндә фәлән чакрым йөреп укыту җиңел түгел. Элек салкын мәктәптә өскә пәлтә, кулга бияләй киеп, укучыларга белем бирдек. Җылы, якты, уңайлы шартларда эшләгәндә мондый проблема килеп чыгар дип башыбызга да китермәдек.

 

– Мин дә, өч баламны калдырып, Олы Нырсыга укытырга бара алмыйм, – дип сүзгә кушылды Субаш мәктәбе мөдире Мария Кузнецова. – Берсе быел укырга керә, икесе балалар бакчасына йөри. Иртәнге сәгать сигездә мәктәптә булырга кирәк, сабыйларны иртәнге алтыда бакчага илтимме? Хезмәт биржасына басып, өйдә утырырга кала инде.

 

Юл турында да сүз булды.

 

– Быел яңгыр яумады, шуңа гына әйбәт кебек. Сез пычрак вакытта килегез, күрерсез, – дип бертавыштан әйтте алар. – Ул юлда күпме машина әйләнде. Кышын кар явып китсә, юлны тиз генә ачмыйлар.

 

– Хәзер балалар холыксыз. Менә минем кызым, башка мәктәпкә бармыйм, дип елый. Ничек күндерергә белгән юк, – ди җыештыручы.

 

Тагын алты елдан Субаш мәктәбендә укучылар калмый, диләр, чөнки быел 1 нче сыйныфка дүрт бала керә. Шулай итеп башлангыч сыйныфларда барлыгы 9 укучы белем алачак.

 

...Күңелгә авыр булса да, чынбарлык өмет уятмый. Мәгариф бүлегендә икътисадчы булып эшләүче Елена Фәрхуллина әйтүенчә, 2009 ел нәтиҗәсе буенча кечкенә мәктәптә ел дәвамында бер баланы тәэмин итү өчен 107 мең 433 сум кирәк, зур мәктәптә – 25-30 мең сум тирәсе. Бүгенгә кадәр Теләче мәктәбенә бүленеп бирелгән акчаны экономияләп, Субаш һәм башка мәктәпләргә өлеш чыгарылды. Киләчәктә алай эшли алмыйбыз, дип белдерде ул.

 

P.S. Мәгариф министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итүенчә, быел республикада 13 мәктәп ачылачак. Шуның дүртесе балалар бакчасы белән бер түбә астында булачак.

 

– Күпме мәктәп ябылганны әйтә алмыйбыз. Моны районнар үзләре хәл итә. Бер генә хакимият башлыгының да белем йортын ябарга теләге юк. Чөнки ул халык тарафыннан зур шау-шу кузгатачак, – диде ул. – Укучыларның уңайлырак шартлардагы башка авыл мәктәбенә йөреп укуын мин хуплыйм. Анда белем алу мөмкинлеге яхшы. Шөгыльләр дә җитәрлек. Сораштырулардан чыгып әйтә алам, укучыларның үзләренә дә бу ныграк ошый. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, ул бала шәһәргә киләчәк. Катлаулы нәрсәләр алдында югалып калмас өчен аның белеме дә, тәҗрибәсе дә җитәрлек булырга тиеш!


Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ 9 | 27.08.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»