поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.10.2020 Тарих

Новороссийск өчен вафат булган

Август ахырында Кубань эзләнүчеләре пилот үлеге булган Ил-2 самолетын күтәргәннәр. Билгеле булганча, пилот – Похвистнево районыннан. Кызыл армия солдатының туганнарын да эзләп тапканнар – Габдулла Төхвәтуллинның сеңелесе һәм аның балалары белән “Волжская коммуна” газетасы хәбәрчесе Васса Рассадина аралашкан.

Сугышны Төхвәтуллиннар күз яшьләре аша искә алалар. Гаиләдә унбер бала була, Габдулла – өченче, Мәдинә сеңлесе унынчы бала булып дөньяга килгәннәр. Абыйсы сугышка киткәндә кызга дүрт яшь була. Ә әтисен бөтенләй хәтерләми. 1943 елда, Псков шәһәре өчен сугышканда, аның вафат булуын һәм туганнар каберлегенә күмелүен генә беләләр. Габдулла абыйсы исә шул ук елны хәбәрсез югала.
 
Габдулла Төхвәтуллин 1921 елда Сукай авылында туа, 1941 елда, егерме яшендә, очучылар училищесына укырга китә. Башта Богырыслан, аннары Чкалов училищесында белем ала. Ә инде 1942 елда Чиләбедә штурм авиаполкы оештырыла, һәм Габдулла шуннан фронтка китә. Шулай да ул туганнары белән хушлашырга өлгерә: авиаполк Отрадный аэродромы аша очарга тиеш була. Шул вакытта егет туган авылы өстеннән берничә тапкыр әйләнә һәм тушенка банкасы эченә, очрашуга килегез, дигән язу салып аска ташлый.
 
Ни гаҗәп, язу табыла һәм туганнары очрашуга килә. Мәдинә Сафиуллина да, шәхси йортка фатирга урнашып, Габдулланы да алып килеп, кич утырганнарын, абыйсын кочаклап йоклаганын хәтерли. Ә иртән уянганда, абыйсы киткән була инде.
 
...Кубань эзтабарлары, “Битва за Кавказ” дип аталган 5 регионара экспедиция кысаларында, Рябков тавын тикшерәләр һәм тау битендә парашютны тартып чыгара торган тимер тоткыч табалар. “Шушы тоткыч якын тирәдә самолет та булырга тиеш, дигән фикергә этәрде”, - дип сөйли эзләнүче Дмитрий Мәгъсумов. Ике атнадан соң егетләр тагын шушы урынга кайталар һәм Ил-2 самолетының номеры булган тимер кисәкләре, кеше сөякләре табып алалар. Шулар буенча алар архивларда сакланган документларны да күтәрәләр. 1943 елның 5 маенда Краснодар краеның Горновеселый бистәсе өстенә Ил-2 самолетлары күтәреләләр һәм дошман позицияләренә һөҗүм итәләр. Нәтиҗәдә, дошманның 8 машинасы, 2 артиллерия коралы, 6 олау юк ителә. Ә базага кайтканда, немецлар Габдулла Төхвәтуллинның самолетын бәреп төшерәләр. Соңрак хезмәттәшләре урман-тауларны аркылыга-буйга йөреп, пилотны эзлиләр, ләкин таба алмыйлар.
 
Эзләнүчеләр, Самара өлкәсендәге коллегалары белән элемтәгә кереп, Габдулланың туганнарын эзләп табалар. Гаилә, бергә җыелып, Габдулланың җәсадын Сукай авылына алып кайтып күмәргә карар кыла. Похвистнево районы администрациясе моның өчен машина бирергә дә әзер булуын белдерә.
 
Рәмия Сәйфетдинова:
 
- Күңелемне горурлык хисләре биләп алды. Сугыш вакытында һәлак булган кешеләрне эзләп табып күмү - ул бик зур һәм мәрхәмәтле эш, минемчә. Рәхмәтебезне ничек әйтеп бетерергә сүзләр дә таба алмыйбыз. Безнең Похвистнево районы адми-нистрациясенә дә ихлас күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез, - дип, бөтен туганнарының күңел халәтен белдерде.
 
Бөек Ватан сугышы солдаты Габдулла Әшрәф улының җәсады 15 октябрьдә Сукай авылы зиратында тантаналы төстә һәм хәрби хөрмәт белән җирләнде. 77 ел буе шуны көтеп яткандыр ул, балакай.

---
Бердәмлек
№ --- | 19.10.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»