|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2020 Шоу-бизнес
![]() Филипп Киркоров 8 яшьлек балага 30 миллион сумлык машина алып биргәнҖырчы НТВ эфирында улы Мартин өчен 30 млн сумлык «Роллс-Ройс» маркалы автомобиль сатып алуын хәбәр итте. Бала бу хакта белгән һәм рульгә утырыр өчен 18 яше тулуын түземсезлек белән көтә. Артист сүзләренә караганда, Мартин автомобиль маркаларын ике елдан ук аера башлаган. Ә менә җырчының кызы Алла-Виктория машиналарга битараф: "аңа күбрәк атларда йөрү ошый", - дип шаяртты Киркоров.
Җырчының җанатарлары аның машина алуын хупламаган. "Хәзер ул машина 10 ел гаражда череп утырачакмы?", - дип яза алар.
Шунысы сәер: соңгы вакытта җырчылар концертлар куярга ярамаганлыктан акчасыз калдык, дигән булдылар. Димәк, бу пандемия Киркоров "кесәсе"нә сукмаган...
Фото: "Интересные новости в мире" сайтыннан
--- Фикерләр№1 (909138) / 19.10.2020 23:32:08
Халыктан алдап җыелган кчасына 300 миллионлыкны алып бирергә тиеш бу мошенник. Мин аның Кобзан, Пугачева, Галкин белән бергә Властилинада миллионлап халык акчасын урлауларын әйтеп тормыйм сонда. Киркоров үзе үк "Тикшерү башлангач без акчаны самосвалларга капчыклап төядек, Алла белән Максим аны каядыр алып киттеләр дип сөйләгән иде ТВдан. Валентина Солов/еваны стрелочник итеп күрсәттеләр дә куйдылар (анысы условномы-болаймы бер ярты ел утырып чыккан булыды бугай), урланган акчаны тапмадылар, Алла белән Максим яхшы яшергәннәр. |
Иң күп укылган
|