поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.10.2020 Җәмгыять

Бу атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ

19 – 25 октябрь көннәренә йолдызлар ни фаразый? кереп укыгыз:

Кучкар (21.03 – 20.04) Сөеклегез белән ниндидер эшләрне иңгә-иң торып башкарырга кирәк булыр. Бу исә үзара мөнәсәбәтләрне тагын да җылытыр, ныгытыр. Атнаның икенче яртысында дус-ишләрегез белән очраклы гына күрешеп сөйләшү күңелегездәге шикле хисләрне таратып җибәрер. Бу үзегезгә искиткеч зур җиңеллек өстәп, дөньяларыгызны яктыртып җибәрер.
 
Үгезбозау (21.04 – 20.05) Кызыксынучанлык күрсәтегез әле – алдыгызда теләсә кайсы ишекләр ачылачак. Тик шуны истә тотыгыз: теге яки бу эшне башлап җибәрү өчен байтак кына көч түгәргә туры киләчәк.  Иң мөһиме – бу көннәрдә сәламәтлек сынатмаячак. Күп кеше төчкереп-йөткереп йөргән бер мәлдә иммунитетыгыз үзенең менә дигән икәнлеген күрсәтәчәк.
 
Игезәкләр (21.05 – 21.06) Билгеле бер сәбәпләр килеп чыгу үз көчегезгә ышанычны арттырыр. Шуннан файдаланып, җитәкчегездән хезмәт хакын күтәрү үтенечен җиткереп карагыз – үкенмәссез. Ял көннәрендә туганнарыгыздан куанычлы хәбәрләр көтегез. Аннан килеп, гаиләгездә дә шатлыклы вакыйгалар килеп чыгасын белеп торыгыз.
 
Кысла (22.06 – 22.07) Ялгызлыкта калу теләге туарга мөмкин. Шулай икән, теләгегездән баш тартмагыз. Үзегез дә уйламаганча, бик әйбәт нәтиҗәләргә җирлек әзерләргә мөмкин ул. Күчемсез милеккә бәйле бер мәсьәләнең очы күренә башлаячак. Гомумән, бу атна вакыйгалары башлыча акча, милек, байлык мәсьәләләре тирәсендә бөтереләчәк.
 
Арыслан (23.07 – 23.08) Бераз чыгымланып алырга әзер булыгыз. Тик куркасы юк: озакламый акча янчыгыгыз бүселер дәрәҗәгә җитеп калынаячак. Гаиләгездә бер җитди мәсьәлә аркасында тавыш чыгар һәм якын араларда аны хәл итеп тә булмастыр. Аның каравы балалар үзләренең тәрбияле-тәүфыйклы булулары һәм зур уңышлары белән куандырачак.
 
Кыз (24.08 – 22.09) Оештыру сәләтен күрсәтергә вакыт. Һич шикләнеп тормастан, кыю төстә иң катлаулы эшләргә алыныгыз. Беләсезме, аларның барысы да барып чыгачак! Акча белән дә бернинди проблема булмаячак: әйбәт кенә хезмәт хакы өстенә уйламаган җирдән дә шәп кенә керем керәчәк.
 
Үлчәү (23.09 – 23.10) Якыннарыгызга йомшаграк мөнәсәбәттә булырга тырышыгыз: алар җылы сүзләргә кайчандагыга караганда да мохтаҗрак хәзер. Эштә сезне бик матур уңышлар көтә.  Бу кайбер көнче хезмәттәшләрегезне кара кайгыга салыр, әмма аларның чытык йөзләрен күрмәмешкә салышу әйбәтрәк булыр. Бу атнадан акча җыя башлагыз: озакламый кыйммәтле бер әйбер сатып алу өчен кирәк ул.
 
Чаян (24.10 – 22.11) Бу араларда сезне күп кенә очрашулар көтә. Күңелгә ятышсызраклары да булырга мөмкин. Тик сезгә барыбер аларны ничек тә кабул итәргә кирәк. Кайбер танышларыгызны тормышыгыздан сызып ташларга туры килмәгәе. Юкса алар сезне «сатарга» мөмкин.
 
Укчы (23.11 – 21.12) Кәеф күтәренкелеге башланган эшләрегезнең һәммәсен әйбәт кенә итеп төгәлләп кую мөмкинлеге бирер. Бу атнада күңелегезне борчырдай бер әйбер – ул да булса гаиләдә берникадәр тынгысызлык булып алу. Артыгын хафаланасы юк: бик тиздән барысы да үз җаена кайтачак. Хезмәт урынында киеренкелеккә, соңга калып эшләргә әзер торыгыз.
 
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Хәтта бик катлаулы мәсьәләләрне дә, симәнке чиерткәндәй, бик җиңел хәл итәчәксез. Тик әлегә акчаны гына кысыбрак тотыгыз. Һәрхәлдә, кыйммәтлерәк әйберләр алмагыз. Үзегез турында гайбәт сүзләре ишетүгә әзер торыгыз. Иң әйбәте – аларны ишетмәмешкә салышу икәнен онытмагыз.
 
Сукояр (21.01 – 19.02) Килеп туган теге яки бу проблеманы бары тик үзегез генә белеп торыгыз. Бу хакта беркемгә сөйләмәгез – аны үзегез дә хәл итә алачаксыз. Үзгәрешләр көтегез. Башта куркуга калырсыз, әмма озакламый аларның яхшыга гына икәнен аңлаячаксыз. Мәгълүм сәбәптән сөеклегез белән үзара мөнәсәбәтләрдә моңарчы күрелмәгән җылылык барлыкка киләчәк.
 
Балык  (20.02 – 20.03) Бу чорга мөһим очрашулар билгеләнгәнме әллә? Аларны кичектереп тору хәерлерәк. Эштә әллә ни бетеренмичә, күбрәк вакытыгызны үзегезгә һәм  гаиләгезгә багышлау әйбәтрәк. Моңа бөтен җитдилеге белән карагыз һәм акчагызны кызганмагыз! Атна ахырында бер танышыгыздан шәп кенә яңалыклар ишетәчәксез.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.10.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»