|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2020 Җәмгыять
Кыш җиткәч, теге чир чигенерме?Әмма коронавирусның яңа дулкыны көчсезрәк булачак. Бу хакта Русия Фәннәр академиясе академигы, Мәскәү дәүләт университетының иммунология һәм молекуляр биомедицина үзәге башлыгы, профессор Михаил Пальцев «Парламент гәзите» белән әңгәмәдә белдергән. «Салкыннар башлану белән авыручылар саны кимер дип уйлыйм», - дип билгеләп үтә ул, чирнең язга тагын бер тапкыр көчәеп алачагын әйтеп. Әмма ул чагында алай ук интенсив булмаячак. Белгеч нәтиҗәле вакцина барлыкка килер дигән өмет белдерә. Галим сүзләренә караганда, коронавирусны профилактикалауның төп чарасы - битлекләр кию. Ул ассызыклаганча, зарарлану очракларының 90 проценты һава-тамчы юлы белән башкарыла. Белгеч, бу инфекция, беренче чиратта, үпкәләргә зыян сала, дип аңлата.
Фото: mk.ru
--- |
Иң күп укылган
|