поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.10.2020 Әдәбият

«Гыйсметдин тәүбәсе» (ХИКӘЯ)

Искәндәр Сираҗины журналист буларак беләсездер. Ә әдәби әсәрләр авторы буларак, бәлки, белмисездер дә. Бүген «Матбугат.ру» аның «Гыйсметдин тәүбәсе» дигән бик тә гыйбрәтле хикәясен тәкъдим итә. Рәхим итеп укыгыз:

 
– Йә-син, үәлкуръәнил хәким...
 
Сәлим мулланың калтырап чыккан хәлсез тавышы әле генә мәет озаткан өй эчен гүя тагын да караңгыландырып, тагын да шыксызландырып җибәрде, күңелгә шом өстәлде. Соңгы дүрт ел эчендә бишенче ясинен чыга инде бу йортта хәзрәт. Әмма ул белә – бүгенге мәет озату йоласы заяга, үлмәячәк әле ул, үлмәячәк. Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый...
 
Мулланың уйларын ишеткән кебек, авыру ыңгырашып куйды һәм эренләгән керфексез тонык күзләрен ачты.
 
– Ы-ых...
 
Күптән хәтергә сеңгән Коръән сүрәләрен укып утырса да, үз уйларына чумган мулланы бу ыңгырашу уятып җибәрде. Ул тиз генә укыган сүрәсен очларга ашыкты:
 
– ...Сәдакаллаһул газим. Әмин. Аллаһу әкбәр. Өйдә кем дә булса бармы? Дамир, улым, атаң аңына килде, су китер!
 
Дәшүче булмады. Шунда гына Сәлим хәзрәт әле генә гүр иясе булырга җыенып яткан Гыйсметдиннең тонык күзләре үзенә текәлгәнен күрде.
 
– Кордаш, хәлләрең ничек?
 
Гыйсметдиннең күзләрендә усал очкыннар уйнап куйды.
 
– Ы-ых...
 
Әмма ул бары хәлсез итеп ыңгыраша гына алды. Нәрсә сорап торган була инде, белә бит – начар! Инде унбиш ел үлем көтеп ята. Гомер иткән карчыгы Гөлзифаны җирләп кайтты да егылды. Шул ятудан инде тора алмады, кул-аяктан, телдән язды. Инде менә гел ятудан тәне чери, сөякләре тирене тишеп чыга башлады. Тереләй чери Гыйсметдин, тереләй. Ә ул: «Хәлең ничек?» – дигән була! Һе, мулла булган, имеш. Күрсәтер иде ул сиңа Аллаңны-муллаңны, теге заман булса... Һай, бар иде көчле чаклар. Үзен түгел, кара айгырын гына күрсә дә бөтен авыл халкы өнсез кала иде. Һай, шул чаклар кире кайтса икән!
 
* * *
 
1945 елның җәе. Көн кичкә авышып бара. Урман юлыннан авылга җилкәсенә юл капчыгы аскан бер солдат килеп керде дә, туп-туры колхоз идарәсенә юнәлде. Авыл халкы аны танымый калды. Күптән көтте Сәлим бу көнне, исән-имин илгә кайтып шул Чулак Гыйсминең иманын укытсам, үлсәм дә үкенмәс идем, дип нәзер әйтте. Шуңа да, өенә кереп тә тормастан, туп-туры дошманы янына китте.
 
Колхоз рәисе идарәдә иде әле. Сәлим ишектән керә-керешкә бүлмә хуҗасын өстәле артыннан сөйрәп чыгарды да сугып екты. Гыйсметдин карышып тормады. Ул үзе дә кайчан да булса бу көн киләсен белә иде. Озак типкәләде аны Сәлим. Инде тәмам хәлдән тайгач кына, председательнең френч пинҗәген бизәп торучы бердәнбер медален, йолкып алып, ачык тәрәзәдән атты.
 
– Кан коеп алган медаль түгел бу!
 
Кыйналудан курыкмады Гыйсметдин – төзәлер әле. Ә менә Сәлимнең соңгы сүзләре аны пошаманга салды. Әгәр бу хәбәр райкомга барып җитсә, шунда ук председательлектән алып ташлаячаклар. Әнә сугыштан ир-атлар да кайта башлады, колхозны җитәкләрлек кешеләр бар. Аннан соң бу сүзләрдә хаклык та юк түгел бит...
 
Шул ук кичне, кара айгырын җигеп, район үзәгенә кузгалды ул. Күрәсе кешеләрен күрде, язасы кәгазьләрен язды. Иртәгесен исә Сәлимне алып киттеләр, халык дошманы булган, диделәр.
 
Шул китүеннән ул сигез елдан соң гына авылга әйләнеп кайтты. Картлар икесе дә бер үк уйны уйлыйлар иде булса кирәк, бик озак бер-берсенә карашып тын тордылар. Тынлыкны Сәлим хәзрәт бозды: 
 
– Мин сине кичерәм, Гыйсметдин кордаш. Әйе, риза-бәхил.
 
– Ы-ых... – Ыңгырашу усал яңгырады. Синнән бәхилләү сораган кеше бармы соң әле монда?! Мин әллә гаеплеме? Заманы шундый иде аның, заманы. Кем беренче булып сөйләсә, шул хаклы иде ул чакта.
 
– Аңлыйм, кордаш, син үзеңне гаепсез саныйсың. Тик шуны бел: тәүбә кылмый торып, гүр сине кабул итмәячәк. Мин сине бәхилләдем, үземнең дә озак яшисем калмагандыр инде.
 
Хуш!
 
– Ы-ых...
 
Һай, җавап бирә алса икән шушыңа, ишеттерер иде ишетмәгәнен! Ә шулай да Сәлим карт бирешкән, озакка сузмас, ахрысы. Туксанда бит инде ул да. Гыйсметдин мулланың бөкрәя төшкән гәүдәсенә ишектән чыгып киткәнче карап калды.
 
– Ы-ых!.. – Менә тагын үз уйлары белән бергә-бер калды инде. Ичмасам, үлеме дә килми бит аның... Бу юлы хәле начарлангач, әллә әҗәл килде инде дип куанган иде, тагын юк. Әле кичә генә улы Зөфәрне алып кайтып күмделәр. Төзүче иде, үзе төзегән йорт түбәсеннән егылып төшкән. Соңгы дүрт ел эчендә генә дә дүрт улы вафат булды бит аның, ел саен берәү... Берсе атасының хәлен белергә кайтышлый поезд астына эләкте, берсе машина белән капланып үлде, берсе су коенганда батты... 
 
– Ы-ых!.. – Берсе генә дә үз үлеме белән үлмәде бит. Авыл халкы бу үлемнәрне дә, Гыйсметдиннең авыруын да, каргыш, хатын-кызларның сугыш елларында түктергән күз яшьләре төште дип сөйләшә. Каргыш, пычагым, паралич диләр аны! Тәүбәгә кил, имеш... Нинди тәүбәгә, заманы шул иде аның! Әллә бер ул гына халыкны зар елаттымы? Юк, андыйлар меңләгән иде. Әгәр син елатмасаң, сине елатачаклар иде ул чорда. Заман өчен ул гаепле түгел, түгел!
 
Капка шыгырдаган тавыш картны уйларыннан, аклануларыннан бүлдерде. Тагын кем йөри инде анда сару кайнатып?! Сабира кортка икән. 
 
Авыру янына узуга, карчыкның борынына черегән тән, үлек, бәвен исе ярып керде. Шулай да борынын капламады, тонган күзләре белән үзенә карап торучы Гыйсметдинне рәнҗетәсе килмәде бугай.
 
– Нихәл, Гыйсметдин? Ишеттеңме әле, Сәлим мулла вафат. Ходаем, без гөнаһлы бәндәләрне кем Ясин укып соңгы юлга озатыр инде? Бигрәк изге җан булган хәзрәтебез. Сездән кайткан да, тәһарәтен алып, намазын укып урын өстенә ауган. Бары үзенә-үзе Ясин чыгып кына өлгергән. Йа Раббым, безгә дә шундый җиңел үлемнәр насыйп итсәң иде...
 
– Ы-ых! – Сөйләшергә җай чыкканга куанып бетә алмаган кортканы Гыйсметдиннең ачулы ыңгырашуы бүлдерде. Нәрсә, кортка, күзең чыкканмы әллә! Нинди җиңел үлем турында сөйлисең син, ә?! Унбиш ел көтәм бит инде мин аны. Мин үзем үлем көтәм, череп ятам, ә ул миңа килми, тап-таза улларымны алып китә...
 
Сабира карчык сүзен дәвам итте:
 
– Менә хәзрәт белән дә бәхилләшә алмый калдым. Синең хәлең дә бик начар дигәч, бәхилләшеп чыгыйм, үкенечкә калмасын дидем. Бәхиллим мин сине, Гыйсметдин, бәхиллим.
 
– Ы-ых!!!
 
– Бүлдермә, Гыйсметдин, тыңлап бетер! Синең авыл халкы алдында гөнаһларың, ай-һай, зур. Тәүбәгә кил, Ходайдан ярлыкавын сора. Шунсыз гүр иясе була алмассың. Кеше каргышы юкка чыкмый ул. Улларыңның үлеме бер дә юкка түгел...
 
– Ы-ых!!! – Йа Хода, бусы да шул тәүбә турында сөйли. Әллә бөтен заманы өчен бер Гыйсметдин генә җаваплымы? Инде менә улларының үлемен дә шул каргыш белән бәйләп маташалар. Юк ул каргыш, юк! Сезнең ишеләрне куркытып тоту өчен мулла-мунтагай уйлап чыгарган аны. Иң авырткан җиргә сугалар бит – балаларны искә алалар. Ә Гыйсметдин яратты улларын. Теге чакта фронтка киткәндә дә Гөлзифасына саубуллашу урынына янап китте бит ул: «Кара аны, малайларны сакла! Алай-болай булса, кайткач, күрмәгәнеңне күрсәтермен! Мин анда озак маташмам, көт».
 
Сүзендә торды тагын, ярты ел да узмады, кире әйләнеп тә кайтты. 
 
(Дәвамы бар. Бераз соңрак эләбез.)
 
 

Искәндәр СИРАҖИ
Матбугат.ру
№ --- | 18.10.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»