|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2020 Мәдәният
![]() Камал театры интернет-кибетендә яңа китаплар сатуга чыкты"Сценография татарского театра" һәм "Вызов разуму". Китаплардан тыш, интернет кибеттә футболкалар, телефон өчен тышлыклар, спектакльләрнең лицензияле видеоязмаларын, аудиоматериаллар һәм башка әйберләр алырга мөмкин. Рауза Солтанованың "Сценография татарского театра" монографиясе ватан театр сәнгате белеме өчен эшләнгән, этапларга бүленгән (төп этаплар ХХ йөз башы, ХХI гасыр) күләмле фәнни эш. Әлеге китапта, милли мәдәнияттә генә түгел, бөтенроссия театр мәдәниятендә мөһим урын алып торган татар театрының театраль-декорацион сәнгать үсеше баскычлары яктыртыла. "Вызов разуму (Время менять мышление)" китабы - 2020 елның 15-17 июненьдә Камал театрының VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү онлайн-фестиваль-форумы кысаларында үткән Театраль тренингларның яңа юнәлешләре хакындагы "Вызов разуму" Халыкара фәнни онлайн-конференциясенә багышлана.
--- |
Иң күп укылган
|