|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2020 Мәдәният
«Алмачуар» әсәренә нигезләнеп төшерелгән фильм 2021 елда дөнья күрәчәкТатар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәренә нигезләнеп фильм төшерә башлаганнар. Бу хакта үзенең инстаграм сәхифәсендә «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова бүлеште. “Ниһаять, мин сезнең белән күңелле хәбәр белән уртаклаша алам! Казахстан белән берлектә без Галимҗан Ибраһимов "Алмачуар" әсәренә нигезләнеп фильм төшерә башладык. Минем өчен бу бик мөһим вакыйга. Алла боерса киләсе елга премьерада күрешербез. Сценарийны Казахстанның мәшһүр язучысы Бекбулат Шекеров язды. Әлегә съемкалар Казахстанда. Яз көннәрендә Татарстанда төшерәбез”, дип яза ул. Фильм рус телендә тәкъдим ителә һәм төп рольләрнең берсен җырчы Алсу Әбелханова уйный. Фильмның премьерасы 2021 елда булачак.
--- |
Иң күп укылган
|