поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.10.2020 Җәмгыять

«Поле чудес» тапшыруында җиңгән Руслан Әмиров: “Җиңү турында уйламадым да”

Кичә Беренче каналның “Поле чудес” тапшыруы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Җомга кичебез тапшыру карап кына түгел, үз якташларыбыз, Татарстаныбыз өчен горурланып узды. Уенда җиңү яулаган Түбән Кама егете Руслан Әмиров өчен дә бик куандык. “ВТ” хәбәрчесе Руслан белән элемтәгә кереп, аның хис-кичерешләре, тормышы турында кызыксынды.

Җырга-моңга мәхәббәтне әти тәрбияләде
 
– Шәһәр баласы булсам да, мин үземне Актанышныкы итеп саныйм. Балачагыбыз әтинең туган ягы Актаныш районы Чалманарат авылында узды. Әнием Лениногорск районының Федотовка авылында туса да, алар бабайны мәктәп директоры иткәч, Зәй районындагы Сәвәләйгә күченгәннәр. Ул авылны да үземнеке итеп саныйм, – ди ул. – Кечкенәдән мине әти-әнием музыка мәктәбенә бирде. Әни йөртсә дә, контроль әти кулында иде. Җырга-моңга, телгә мәхәббәтне ул тәрбияләде дисәк тә була.
 
Әти-әнисе кызлары Алияне дә музыка мәктәбенә кертә. Муса Җәлил исемендәге 1нче татар гимназиясен тәмамлаган егет, башта Түбән Кама музыка көллиятен тәмамлый, аннан читтән торып Казан Дәүләт мәдәният институтын бетерә. Алия дә югары белем алып, вокал буенча укытучы булып эшли.
 
Заводтан кайтам да, фатирымдагы студиямә бикләнәм
 
– Безнең гаилә иҗат белән яши. Мин үзем дә заводтан кайтам да, фатирымдагы студиямә бикләнәм. Әле дә җырлар язам, тавыш режиссеры булып эшлим. Төп эшем –“Нижнекамскшина” оешмасында. Анда тәгәрмәчләр җыям. Эшем сменалы. Бер-берсе белән җайлаштырып, “Нардуган” җыр-бию ансамблендә, шәһәр мәдәният йортында эшлим, – ди ул.
 
Руслан 4 ел Казанда яши. Менә шулчакта өйләнеп, Түбән Камага күченәләр. Ике баласы бар. Кызы Әминәгә 11, улы Исламга 7 яшь. Берсе җырлый, икенчесе бию түгәрәгенә йөри. Руслан Мәскәүгә кызы белән бара.
 
“Поле чудес”ны карамаганга 10 ел бардыр
 
– Дөресен генә әйткәндә, минем телевизор карарга вакытым калмый иде. “Поле чудес”ны карамаганга да 10 ел бардыр. Тапшыруга мине шәһәр мәдәният идарәсеннән чакырдылар. Тапшыруда Татарстан кешеләре генә буласын да белмәдем. Якташларны күргәч, күңел тагын да күтәрелеп китте, – ди ул.
 
Беренче каналга эләгүен исендә озак сакланыр, ди ул. Аларны анда коронавируска кат-кат тикшереп кертәләр.
 
– Башкалар кунакханәдә яшәп тордылар, мин исә кызым белән булгач, дустым Түбән Кама егете Салават Шәеховка барып кунак булдым. Аның гаиләсенә, хатыны Миңсылуга рәхмәт. Безне бик җылы каршы алдылар, – ди Руслан. – Леонид Якубовичка бик күп күчтәнәчләр алып бардым. Аларны биреп җибәргән һәр иганәчегә чиксез рәхмәтлемен.
 
Әнине соңгы вакытта күтәреп йөрттем
 
Рәхмәт дигәннән, Руслан тапшыруда бәхет елмайганын әнисенең ризалыгы дип уйлый. Бик яшьли әнисез кала ул.
 
– Әнием – керәшен кызы иде. Людмила исемле. Шуңа да миңа исемне Руслан дип куйган. Бик иртә, 41 яшендә авырып китте. Нык тилмерде. Укыганда иртән бишләрдә торып ашарга пешереп китә идем. Әнине соңгы вакытта күтәреп йөрттем. Малай кеше булгач, аны карау кыен да иде. Тик үземә гомер биргән кешемә мин бар җылымны бирергә тырыштым. Ул чакта әле бит яшь тә идем. Хәзерге вакытым булса, әнине тагын да кадерләр идем. Ул яман чирдән китеп барды. Әни үлгәндә миңа 17, сеңлемә 11 яшь иде, – ди ул. – Шуннан соң безне әтиебез үстерде. Әнине бик сагынам. Үзем язган “Әнкәй” җырында бар хисләрем чагыла. Аны җырчы Марат Фәйрушин бик йөрәккә үткәреп башкара.
 
Руслан Мәскәүдә татарча җырлап кайтуы белән бик горурлана.
 
– Телебез бетә дип борчылабыз. Бетми ул. Бу тапшыруда без татарның бөтен милли байлыгын – уен коралларын да, киемнәрен дә, ризыкларын күрсәттек. Бар да үзебездән тора. Әгәр гаиләдә миллилек, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә икән, димәк, өмет бар. Супер уенда ничек җиңдең дисезме? Үзем дә шаккаттым. Рус телен дә татарча укыган бала бит мин. Уйлана торгач, кулымны күкрәгемә дә куйгач, сүз исемә төште. Бүләкләргә килгәндә, балларны күп җыйгач, аларны шактый бирделәр. Казаннан мәдәният министрлыгыннан килгән автобус сыйдырды үзләрен. Аннары машинама төяп Түбән Камага алып кайттым. Компьютерны Әминә “үзләштерде”. Аңа бит әле үзенә дә аерым бүләк биргәннәр иде, – ди ул.
 
Тапшыру чыккан көнне, Руслан тәгәрмәчләр ясаган. Икенче сменада була. Эш беткәч, хезмәттәшләре аның янына килеп, тәбрикли башлаган. Әмма әле җитәкчелектән котлау булмаган. Тапшыруны карагач, алар да озак көттермәс дип уйлыйбыз. Аның каравы, дүшәмбе көнгә “Манзара” тапшыруына чакырганнар.
 
Руслан зур хыяллар белән яши. Киләчәктә Казанга күчәргә җыена. Балаларын да милли тәрбия белән үстерә. Әминә белән Исламның сәләтен үстерер өчен тырышачакмын, ди ул.
 

 


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.10.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»