|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2020 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда авто 6 айлык бала яткан колясканы бәрдергән - бала реанимациядәТатарстанда автоледи автомобилен кул тормозына куймаган һәм машина колясканы бәрдергән, сабый реанимациядә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр. Авария кичә республиканың Әлмәт районы Рус Акташы авылында булган. Башлангыч фаразлар буенча, «Лада» автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе, машинасы белән килеп туктагач, аны кул тормозына куярга оныткан. Машина кузгалып китеп, алты айлык сабый яткан колясканы бәрдергән.
Авыр тән җәрәхәтләре алган сабыйны Әлмәттәге «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең медицина-санитар частенә китергәннәр. Хәзер ул реанимациядә.
--- |
Иң күп укылган
|