|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2020 Шоу-бизнес
Дуслары Айнур Фатыйхов истәлегенә концерт әзерлиУфада вакытыннан алда гомере өзелгән билгеле виртуоз баянчы Айнур Фатыйхов истәлегенә дуслары концерт әзерли. Ул 2021 елның 22 февралендә үтәчәк, дип хәбәр иткән “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин. “Без Айнурның туган көне – 22 февральгә “Башкортостан” дәүләт концерт залын белешеп куйдык. Бу концертта аның якын дус артистлары, туганнары чыгыш ясаячак. Ул хәйрия концерт булачак. Айнурның әти-әнисенә ярдәм йөзеннән”, – дигән Ришат Төхвәтуллин.
Әйтергә кирәк, Айнур соңгы көннәрдә Ришат Төхвәтуллин төркеме белән чыгыш ясаган.
... Айнур Фатыйхов искиткеч талантлы, сәләтле виртуоз баянчы егет булды. Иң абруйлы җырчылар аны үзе янына эшкә чыкырды. Аңа баянында һәм башка уен коралларында өздереп уйнап яшисе дә яшисе иде бит әле...
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: Ришат Төхвәтуллинның шәхси архивыннан.
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|