поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.08.2010 Җәмгыять

ТАРАКАН ҮРЧЕТҮЧЕЛӘР...

“БГ” (4 август 2010) тараканнар юкка чыкты дип язган иде. Юк икән. Бар алар. Тараканлы йортлар җитәрлек. Кәрәзле телефоннар пәйда булу белән, тараканнар серле рәвештә юкка чыкты дигән сүзләр, димәк, сафсата! Таракан “дуслардан” күп нәрсә юк Казанда! Җитмәсә, хәзер алар зур тизлектә үрчи һәм бик еш очрый башлады. Көннәр эссе торгач, кандала да кимен куймый. Тиздән, макарон, карабодай, он белән беррәттән, бу ике корткычка каршы кулланыла торган агу бәясе дә күтәрелер, ахры...

Үз гомеремдә беренче тапкыр ул бөҗәкне Казанга укырга килгәч күрдем. Тулай торакта шкаф күчергәндә ике-өч таракан күзгә чалынып котны алды. Шул арада агу сатып алып, бөтен бүлмәне эшкәрттек, күршеләрне дә урыннарыннан куптардык. Шуннан купкан шау-шудан соң, бөтен тулай торакны дезинфекцияләп чыгардылар. Аннан соңгы биш елда таракан белән күрешергә туры килмәде.

 

ТАНЫШУ

 

Шөкер, тулай торакны калдырып, фатирдан фатирга күчеп йөргәндә дә очрамады алар. Казан шәһәренең тагын бер тулай торагына килеп эләккәнче... Арзан да, шәһәр үзәгенә дә ерак түгел дигәнгә ымсынып, гаиләлеләр тулай торагына күчендек. Бүлмәгә су кертелгән, ашарга пешерү өчен электр плитәсе бар. Бик уңайлы. Гомуми аш бүлмәсенә йөрисе дә юк. Бәдрәфе генә уртак. Кыскасы, бер бүлмәле фатирда яшәгән кебек, шундый уңайлыклар тууына шатланып яши башладык.

 

Ә беркөнне бергә яшәүче дус кызым Ләйсән эшемә шалтыратып, куркыныч яңалык җиткерде: “Бүген бер таракан үтердем бит әле, ишектән кереп бара иде”. Мин кайтышка дәлилне күз алдына китереп салды. Кызык булсын дипме, “мәетне” шырпы тартмасына салып, ал тасмага кадәр урап куйган. Сорау тулы караш белән дәшми-тынмый озак кына бер-беребезгә карашып утырдык.

 

– Ну, Ләйсән, нишлибез инде хәзер?

 

– Нишлибез дип... Мин бүген бүлмәне агулап чыктым инде. Күрәсең, күршеләрдә бардыр. Үзебездә булса моңарчы ук күренер иде. Агу дигәннән, көчкә таптым. Теләсә-кайсы кибеттә юк та әле ул, базарга кадәр төшәргә туры килде.

 

Тикшерүчеләр кебек эш йөртеп, кемнәрдә таракан барлыгын ачыкларга булдык. Озак чиләнергә туры килмәде. Ике бүлмә аркылы яшәүче Алсу серне чишеп, бөтен тулай торак дошманнарының бүлмәләренә төртеп үк күрсәтте:

 

– Өч бүлмәдә үрчетәләр аны. Әнә теге шапшак Татьяналарда, менә бу Кукмара шакшыларында һәм эт асраучы Женяларда. Гарык инде алардан! Әйткәнне аңламыйлар, агуламыйлар. Алардан безгә керә. Ничек котылырга белмибез.

 

Тагын бер хатын ни турында сөйләшкәнебезне ишетеп, үзеннән өстәде:

 

– Быел бөтенләй котырып үрчеделәр, бу кадәр булганы юк иде. Берәр чара күрергә кирәк.

 

Мин авылга кайтып киткән арада, Ләйсән агу сатып алып, күршеләр ишеген каккан.

 

– Татьяна апа эт итеп сүкте үземне. Юкса үз акчама алган агуга алардагы тараканнарны үтермәкче идем. Яхшылык теләп кердем бит, – дип пошынды ул.

 

КУРКЫНЫЧ “ФИЛЬМ”

 

Бераздан мин җәйге ял алып, авылга кайтып киттем, ә дустым озак кына алар белән интегеп, сүзгә килеп яткан. “Чит храмга үз кануннарың белән кермиләр”, – дип гел авызын яптырганнар аның. Янәсе, без әле яңа гына күчеп килдек һәм алар кебек 15-20 ел тараканнар белән яшәгәч кенә, зарланырга мөмкин.

 

Инде Казанга килгәч, эштән иртәрәк кайтып, һәр катка таракан агуы сөртеп чыгарга булдым.

 

Кайтып барышлый таякка таянган бер хатын үземне беренче катта ук эләктереп алды.

 

– Менә монда Айдар абыеңның кан басымы күтәрелгән, аны өченче катка менгезергә кирәк. Син – яшь кеше, булыш, – диде ул ишек төбендә шприц тотып утыручы бер иргә төбәп. Инде дару да эчерткәннәр, укол да ясаганнар икән үзенә.

 

Булыша торгач, Айдар абыйның күршебездә генә яшәве һәм Татьяна исемле гаугалы хатынның ире булуы ачыкланды. Кызык, биредә 2 ай яшәвемә карамастан, аны бер дә күргәнем юк иде. Ә менә Татьяна апаның кемгәдер шар-шар акыруы дивар аша да яхшы ишетелә. Менә кемне талаган икән ул...

 

Аны бүлмәсенә кадәр кертеп урынга салдым. Татьяна апа күренми. Баксаң, аңа инфаркт булган да больницага яткырганнар икән. Форсаттан файдаланып, үз ягымны чамаладым:

 

– Айдар абый, тулай торакта тараканнар күп, үзегез дә беләсез. Бүлмәбезне агуларга дип бик көчле гель сатып алган идем дә, ул 45 квадрат метрга исәпләнгән булып чыкты. Әгәр теләсәгез, сезнең белән дә бүлешер идем. Артыгын әрәм итәсем килми, – дидем бик яхшы кешедәй кыланып.

 

Аның авыз ачып сүз әйтерлек хәле юк иде, башын гына селкеде. Рөхсәт дигән сүз иде бу.

 

Шул арада агуымны күтәреп, аның бүлмәсенә кердем. Ишек төбеннән тотыныйм дисәм, күз алларым караңгыланып китте. Кырмыска оясын күргәнегез бармы? Менә шундый ук таракан оясы межелдәп тора иде анда. Вак балалары, кырмыска кебек берсе өстендә икенчесе... Мин гельне сылау белән, аны сырып та алдылар, ачлар ахыры. Үзем куркам, үзем һаман агу сөртәм. Бүлмә эченә уздым. Өстәл өстеннән тагын бер-ике зур таракан йөгереп үтте. Тәрәзә төбенә килгән идем, кычкырып җибәрмәс өчен, тешемне кысарга мәҗбүр булдым. Мыж! Тәрәзә пәрдәләренә умарта күче сыман таракан күче сырган. Гөл төпләре дә шул хәшәрәт белән тулы. Ужаслар төшерү өчен менә дигән кадрлар шунда әрәм булып ята.

 

“АЕРЫМ БЕР ХАЛЫК”

 

Коридорга чыгып идән почмакларына агу сөртеп йөри идем, бер хатын сорап куйды:

 

– Сез санэпидстанциядән мәллә?

 

– Юк. Мин монда яшим.

 

– Әй, тырышмагыз да, бетми алар. Гомер буе булганны сез генә бетерә алмыйсыз инде.

 

Аш бүлмәсенә таба үтеп баручы Алсу таракан агулап йөрүемне күреп, тагын үзенекен сукалады:

 

– Әнә, теге Кукмара шапшакларын кара әле. Менә бу тартмага каткан ипи җыялар, таракан ашатып, үрчетеп яталар. Менә кара, кил...

 

Ул аларның ишек төбендәге картон тартманы күчерүе булды, астыннан дөнья кадәр таракан йөгереште.

 

Шул арада тавышка халык җыелды. Гауга купты. Алсу әйткән кукмаралылар йодрык төйнәп аны кыйнарга килә башлагач, эшнең тирәнгә китүен абайлап алдым. Тулай торак төнгә таба гына тынып калды. Ипи тартмасы һаман да шул урында тора.

 

Көне генә түгел, төне дә эссе шул. Бүлмәне азмы-күпме җилләтү максатыннан, бар кеше ишекләрен ачып йоклый һәм көтелмәгән кунаклы була. Без хәзер ишек ачарга да куркып яшибез. Күршеләр шапшак булгач.

 

Әле безгә кереп баручы бер таракан чүп икән. Күргән коточкыч хәлләрдән соң, без биредә иң чиста яшәүчеләр, дигән фикергә килдек һәм... хәзер яңа фатир эзлибез. Пөхтә күршеләр белән. Тапканчы гел-гел агу сөртеп торырга кирәк булачак.

 

Булган вакыйгалардан соң Каһирәдә яшәүче бер дустым белән аралашып алдык. Мине иң борчыган мәсьәләләрнең берсе буларак, темабыз әлеге дә баягы шул тараканнарга килеп төртелде.

 

– И, тапкансың борчылыр нәрсә, – дип көлде Илфат. – Алар Каһирәдә аерым бер халык кебек. Таракан булмаган почмак юк, ләкин үз урыннарын яхшы беләләр, әлегә өстебезгә үк менмиләр. Тычканнар да күп. Әле менә кәлтәләр дә булырга мөмкин, анысы куркынычрак инде. Көннәр эсселәнгән саен, таракан, кандала, тычкан, кәлтә ише дошманнар артыр инде ул, бу табигый хәл.

 

Даими рәвештә агулыйсы булгач, агу сатучыларны әйләнеп узмыйм инде. Тараканга каршы диелгән акбур, порошоклар аларны үтерми, чыккан бер агуга каршы торучанлыклары барлыкка килә тора, имеш. “Иң үтемлесе шприц-гель”, – диде сатучылар. Румия исемле хатын да шулай дигәч, таракан агуының “популярлыгы” белән кызыксындым.

 

– Соңгы вакытта алучылар артты. Менә узган елларда бик сирәк кенә китә иде. Анысын да бакчага, профилактик чара итеп йә булмаса башка корткычларга каршы куллану өчен алдылар. Быел нәкъ менә тараканга каршы дип сорап килүчеләр байтак, – диде ул. Бәяләре әллә ни кыйммәт түгел үзе. 50-300 сумга җаның теләгәнен сайлап алырга мөмкин.

 

Интернеттагы форумнарда да быел тараканнарны “уртага салып” сөйләшүчеләр арткан. Америкалылар 5 миллион доллар һәм ун ел вакыт әрәм итеп аларны берни белән дә бетереп булмавын ачыклаган бит инде. Ә без аларны үлеп бетте, дип торабыз. Үзебездә булмагач... Кыскасы, климат алышыну үзенекен итми калмас. Киләчәктә таракан, кандала һәм башка корткычлар белән якыннан танышасылар алда әле.


Илдинә ЯДКӘРОВА
Безнең гәҗит
№ | 25.08.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»