поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.10.2020 Шоу-бизнес

Хәмдүнә Тимергалиеваның китабы чыкты

Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте җитәкчесе: "Шушы көннәрдә җырчы Хәмдүнә апа Тимергалиевага багышланган китап дөнья күрде. Аның чыгуын Хәмдүнә апа бик көтте. Әмма, ни кызганыч, китапны кулына алырга насыйп булмады. Бер өлешен җырчы үзе язды, икенче өлешендә иҗатташ дусларының теләкләре, фикерләре урын алды. Өченче өлештә — матбугатта дөнья күргән материаллар", - дип хәбәр итә.

Хәмдүнә апа Тимергалиеваның кинәт арабыздан китүенә әле дә күңел ышанмый. Җырчы йөрәк авыруыннан интеккән. Мәңгегә күзләрен йомуның сәбәбе дә шул.
 
— 14 сентябрьдә икәү репетициягә барырга тиеш идек, — дип кайгы килгән көнне искә алды Хәмдүнә апаның туганы Илһам Шәриф. — Иртәнге сәгать 9 да аны алырга дип бакчасына килдем. Краннан су агып тора, Хәмдүнә апа идәндә ята. Савыт-саба юган җирдән йөрәге тоткан. Тәне суынырга да өлгермәгән иде. Әлеге картина күз алдыннан китми. Күңелгә бик авыр.
Илһам соңгы елларда Хәмдүнә апаның уң кулы булган.
 
— Туган ягым Башкортстанның Борай районыннан Казанга килгәндә балигълык яшенә дә җитмәгән идем. Кая барыйм дип баш ватмадым, Хәмдүнә апа үз фатирына сыендырды. Шул көннән аның иң якын кешесе, уң кулына әверелдем. Әнием кебек якын күрдем. Өйләнгәч тә, аралашып, яхшы мөгамәләдә яшәдек. Иҗатта үз киңәшләрен бирде, уртак җырлар яздырдык.
 
Планнары зурдан иде, Россия буенча 47 концерт куярга тиеш идек, насыйп булмады. Соңгы елларда җәйне гел бакчасында үткәрде. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерде, көзен консервлау белән шөгыльләнде.
 
 
— Гаиләдә 6 бала үстек. Бүген дүртебез исән, — дип сөйләде Башкортстанның Краснокама районы Николо-Березовка бистәсеннән килгән җырчының бертуганы Фәнәви абый. — Мин Хәмдүнәдән 11 яшькә олы. Туган җанлы булды. Ул — бәхетле кеше, яраткан тамашачысы бар. Концертларында гел мине гармунда уйната иде.
 
Җырчы Айдар Фәйзрахманов Хәмдүнә Тимергалиевага Илһам Шакиров исемендәге премия тапшырылачагы хакында җиткерде.
— Хәмдүнә татар халкының бик күп җырларын гомерле итте. Премия турында әйткәч, ул бик сөенде. Әмма өлгермәде, — дип авыр сулады Айдар абый.
Җырчы Казанның яңа ачылган “Курган” зиратында җирләнде. Аның кабере — монда иң беренчесе...

---
Ирек мәйданы
№ --- | 15.10.2020
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»