поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.10.2020 Ир белән хатын

"Син мине урла!"

Кыз урлау гадәте диимме, йоласымы, элек-электән килгән, безнең татарда, бигрәк тә авыл җирләрендә әледән-әле булып торган. Үзем белгән, ишеткән ике очракны бәян итим әле.

Монысы әле колхозлашу елларына кадәр булган. Баласы белән хатынын аерган (әллә хатыны үзе киткәнме) ир, ат белән ерак сәфәрдән кайтканда, атын ял иттерү, үзе дә хәл алу өчен бер авылда туктала. Уртача гына йортлы-ихаталы берәүләрнең ишеген кага. Хуҗа чыгып хәлне аңлагач, юлчыны өйгә чакыра. Ат алдына түбәдән печән төшереп, дилбегәне олы капкага эләктереп, өйгә керәләр. Хәзинәдә барын куеп табын әзерлиләр, юлчы үзе дә күчтәнәчкә перәннек алып керә. Кече яктан җиткән кыз өстәлгә самавыр алып чыгып куя. Кызыйның түшендә калын, озын ике толым. Төскә-биткә дә ярыйсы гына. Ир кызны игътибар белән күздән кичереп, үзенең аерган хатыны белән чагыштыра. Кыз күпкә яхшырак. Ирнең күзләвеннән кыенсынып, кызарып, кыз өстенә элеп чыгып китмәкче була. Әнисе: “Кая барасың, кич маллар карар вакыт җитә, сыер да савасың бар”, – диюгә, кыз: “Күршеләргә кереп чыгам”, – дип чыгып китә. Йортта тагын ике малай да бар икән, алары олылар янына өстәл артына утырмыйлар.
 
Чәйләр эчеп бераз сөйләшкәч, ир юлга кузгала. Тик теге кыз һич исеннән чыкмый. Ике-өч атнадан хәлне әтисенә генә аңлатып, бер иптәш егете белән кызны урларга уйлыйлар. Теге авылга килгәч, кызлы йортка бер ихата аша гына ялгызы яшәүче әбигә тукталалар, аңа серне тишәләр. Әби кызны да, гаиләне дә бик мактый, тик кызның йөргән егете бар, усал нәселдән ди. Болар атны әбинең капка төбендә калдырып, кызлы йортка юнәләләр. Ир ипләп кенә ишегалларына кереп, капка янында яшеренә. Өйдән йомыш белән ике малай чыгып керәләр, бераздан комган күтәреп, әти-әниләре чыгып керә. Шактый көткәч, ишектә кыз күренә. Шул мәлне егет иптәшенә ишарә ясый да, кызны кочагына ала. “Кәләш” бер генә тапкыр кычкырып өлгерә, толып эченә салып, алып чабалар. Ир кызны өенә алып керүгә, гаиләдәгеләр барысы да аякка баса. Кыз башта елый, чәбәләнә. Тик ирнең өен, әти-әнисен, туганнарын күздән кичергәч, тынычлана. Барыбер кире кайту мөмкин түгел – ямьсез исем тагылачак, язмышым шулдыр дип, торып кала.
 
Икенчесе соңрак, сугыштан соңгы елларда булган очрак. Бер гаиләдә ике генә яшь аерма белән ике кыз үсә. Апа тиешлесе фермада сыер сава. Тырыш, эшчән, басынкы. Сеңел иркәрәк. Клубларга, аулак өйләргә дә иртәрәк йөри башлый. Очрашып йөргән, үзеннән ике-өч яшькә зуррак егете дә була. Кызый серен һәрвакыт апасы белән уртаклаша. Бераз гына очрашып йөргән егете аңа тәкъдим ясый. Егетнең әнисе авырый, һаман ятып тора. Кыз өздереп җавап бирми, ә егеткә йортта хатын-кыз кирәк. Ападан алда кияүгә чыгу да килешле гамәл түгел бит әле. Кызның башына бер фикер килә, аны апасына да әйтә. Апасы кирәкми, ярамас дисә дә, уен тормышка ашыру эшенә керешә. Егеткә: “Син мине урла!” – ди. Гадәттә чибәр, уңган-булган кызларны урлыйлар иде. Бик зур сер итеп, көнен-сәгатен билгелиләр.
 
Сөйләшенгән вакытка егет иптәше белән колхозның айгырын җигеп, кыз урларга килә. Менә ишектән плюш жакет кигән, башына мамык шәл ябынган кыз килеп чыга. Аны кочакка алып атка салалар да, чабалар. Егет йортында килен каршыларга туган-тумача да җыелган. Кызны күтәреп өйгә алып керәләр, чишендереп чәй табыны артына утырталар. Егет янәшә утыра. Бер-берсенә күтәрелеп карамый, эндәшми-сөйләшми генә чәй эчәләр. Әти белән әни генә аптырашта: соң малай Галиягә өйләнәм дигән иде, ә монда Сания утыра! Чәй эчеп, догага дип кул күтәргәч, егет күреп ала – кызның сул кулының баш бармагы юк. Шуннан гына төбәлеп карап, кәләшенең Галия түгеллеген аңлый. Сания яшьрәк вакытта чыбык-чабык чапканда баш бармагын өздергән була. Егет ике чабата – бер кием дип, өйдәгеләргә ялгышканын белгертми. Ә әти-әниләре бу хәлгә куаналар гына, чөнки Галиянең бераз җилбәзәк, ялкаурак, иркә икәнен беләләр – бер авыл кешеләре ләбаса.
 
Кызлар үзләре оештырган бу серне беркемгә белгертмиләр. Имеш, апасы үзе киенеп каядыр барырга чыккан булган. Ул елларда һәр кыз өстендә плюш жакет, мамык шәл иде.
 
 

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.10.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»