поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.08.2010 Җәмгыять

КАЗАН ТӨРЕКЛӘРЕ

Соңгы елларда башкалада чит ил кешеләре бик нык артты. Үзбәкләргә, таҗикларга хәзер игътибар да итмибез инде. Хәзер исә Казанга төрекләр дә агыла башлады. Бер карасаң, Төркия, безнеке белән чагыштырганда, алга киткән ил. Шулай булгач, нишләп алар Татарстанга тартыла икән? Бу сорауга җавапны төрекләр үзләре бирсә генә инде...

Әрҗән Казанда инде елдан артык эшли. Бу вакыт эчендә ул татар телен яхшы гына үзләштергән. Әлбәттә, моңа аның Алия исемле татар кызы белән йөрүе дә сәбәпчедер. Әрҗән Казанда төрек төзелеш фирмасында йортларны мәрмәр белән тышлау эшен башкара. Аена 1800 доллар хезмәт хакы ала.

 

–Төркиядә мин кечкенә шәһәрдә торам, сезнеңчә әйтсәк, бистәдә инде, – ди Әрҗән. – Бездә хезмәт хакын күп түләмиләр, ә йорт, газ, су һәм ут өчен, Русиядән аермалы буларак, бик күп акча алалар. Шуңа күрә Татарстанга килеп эшләргә туры килә. Монда еллар буе ятам, туган як сагындырса да, түзәм инде, чөнки яшәр өчен акча кирәк бит. Бу фирмада эшләгәндә мин елга бер тапкыр Төркиягә кайтып киләм. Әти-әни елап каршы ала, чөнки бу кадәр озак вакыт мине армиядә булганда гына күрми тордылар.

 

Татарстандагы тормышка җайлашу бик җиңел булмады. Беренче тапкыр килгәч, мондагы халыкның кыланмышына шаккаттым. Төркиядә әни кешенең баласы янында сыра чөмергәнен, кызларның трусикларын күрсәтеп урамда йөргәнен бөтенләй күрмәссең! Беренче вакытларда кичен һава суларга чыгып керергә дә куркыныч иде, шунда ук кыйнап китәргә мөмкиннәр бит. Беркөнне, урам буйлап кычкыра-кычкыра хатынын куып йөрүче ирне күргәч, күңелгә әллә ничек булып китте. Сездә хатын-кызлар һәм өлкәннәргә карата хөрмәт дигән нәрсә, гомумән, юк, ахрысы. Автобусларда яшьләр әби-бабайлар белән урын өчен сугышалар.

 

Төрекләрнең күбесе монда ләззәт һәм тугарылу өчен килә. Безнең илдә кызлар белән кәеф-сафа корып йөрү, спиртлы эчемлекләр куллану тыелган, шуңа күрә Казанга килүгә безнең егетләр типтерә башлыйлар. Төрекләрнең иң яратканы – татар һәм марҗа кызлары. Монда килеп төшү белән алар тизрәк кыз күзләргә керешә. Әгәр сез урамда берәр төрекне күрәсез икән, димәк, ул йә күңел ачарга бара, йә шуннан кайта.

 

Безнең фирма биргән хезмәт хакының күп өлеше Төркиядәге шәхси банк счетына күчерелә, ә эшчеләргә монда 5 мең сум гына акча бирелә. Болай эшләгәндә бар хезмәт хакы банкта җыелып бара. Әлбәттә, атна саен күңел ача башласаң, 5 мең генә җитми инде, тик ашау-эчү, тору фирмадан булгач, азык-төлеккә әлләни акча туздырмыйбыз.

 

Тәүфыйк Казанда инде өч елга якын тора. Монда ул бер төрек фирмасында бетончы булып эшли. Төзелеш урынына төрекләрне вахта автобусы йөртә икән. Иртән китеп, кичке сәгать 9дан соң тулай торакка кайтып егылалар. Әле ярый ашарларына пешерәсе юк. Тәүфыйк атнага бер ял итә, шул көннәрдә дуслары белән туйганчы типтерә.

 

– Мин Төркиянең Хатай шәһәреннән. Анда бер фабрикада эшли идем, ул банкротлыкка чыкты, барлык хезмәткәрләрне өйләренә тараттылар. Яшәргә акча кирәк бит, танышым аркылы бер төзелеш ширкәтенә эшкә урнаштым. Алар мине шушы Казанга җибәрделәр. Хезмәт хакым 1500 доллар тирәсе. Шуларның бөтенесен диярлек Төркиядәге счетыма күчереп барам, юкса, монда ул бик тиз җилгә очачак. Казанда рәхәтләнеп кәеф-сафа корырга була икән, бездә кызны култыклап йөрсәң дә, борыныңа менеп төшәләр, чөнки ярамый. Ә сездә теләсә нәрсә эшләргә мөмкин, – ди Тәүфыйк.

 

Төрекләрнең бөтенесе дә Казанга ләззәт алу өчен генә килми. Һарунны Төркиядә хатыны белән ике баласы көтә. Ел буена кайтмый яткач, аны алар бик сагыналар икән. Ул гаиләсе белән көн саен интернет аша аралашып тора. Һарун Казанда бер тиен акчасын да туздырмый. Башкалар гел күңел ачып, ял итеп йөргәндә, ул тулай торакта ята, телевизор карый, үзе кебек үк төрекләр белән футбол тибә. Ел буена шулай яшәү бик авыр булса да, балалары һәм хатыны хакына түзә. Төркиягә туган шәһәренә кайтса җүнле эш таба алмаячагын белгәнгә күрә, мондагы төзелеш фирмасына чытырдап ябышкан.

 

– Әлбәттә, көне буе тулай торакта яту туйдыра, тик, нишлисең бит, язмыштан узмыш юк диләрме әле татарлар, бик дөрес сүзләр бу. Эшләргә дип килгәнмен икән, димәк, эшлим инде. Озакламый барыбер болай йөрүдән туктаячакмын. Төркиядә азмы-күпме акча җыйдым, үземнең шәһәрдә евроремонт ясый торган кечкенә генә фирма ачарга телим, – дип сөйләде Һарун.

 

Әнсар исә, гади хезмәткәр генә түгел, ул Казанда төзелеш участогы башлыгы. Аена 5500 доллар акча ала, әмма Төркиягә шуның яртысын гына күчерә. Монда калганына рәхәтләнеп типтерә. Аның төрле кафе-барлардан, рестораннардан һәм төнге клублардан кайтып кергәне дә юк. Казанда кияүдәге хатын белән очрашып йөри.

 

–Русиядә бернинди проблема да юк, хатын-кыз кияүдә булсынмы, иреклеме, барыбер чит-ятлар янына тартыла. Минем очрашып йөри торганымның да ире эшмәкәр, мәктәптә укый торган малае бар. Аның белән көн саен диярлек күңел ачабыз. Минем Төркиядә хатыным һәм ике яшьлек кызым бар, аларны тулаем тәэмин итеп торам. Әле менә күптән түгел генә Истанбулда өч бүлмәле фатир алдым, машинамны алмаштырырга йөрим. Казанда исә фирма миңа үзе автомобиль бирә, бу яктан кыенлык кичермим.

 

Бар да яхшы дип әйтә алмыйм, әтием бик каты авырый, аны терелтү өчен зур күләмдә акча таләп ителә. Тиздән аякка басар дип өметләнәм инде, чөнки әтидән башка әнием ялгызы гына калачак бит. Мин инде 8 елдан артык Казанда эшлим, алты айга бер тапкыр ялга Төркиягә очам, туганнарымны күрәм дә, кире килеп җитәм. Эшне югалтасы килми, хезмәт хакы бик зур бит, – ди Әнсар.

 

Әлбәттә, төрекләрнең күбесе үз илендә дә эш таба алыр иде, тик анда алар Русиядәге шикелле хезмәт хакын беркайчан да күрмәячәкләр. Ә безнекеләр исә күп акча артыннан, киресенчә, Төркиягә китә. Тик бәхет кыштырдаган кәгазьдә генә түгел шул. Иң мөһиме – үзеңнең гаиләң, якыннарың белән бергә күңелле итеп, балаларыңның үскәнен күреп яшәү. Ә акча ул барыбер беркайчан да җитмәячәк.


Рәсим ХАҖИЕВ
Татарстан яшьләре
№ 25 | 26.08.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»