поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.10.2020 Мәдәният

Яшь тамашачы театры сезонның икенче премьерасын тәкъдим итте (ФОТО)

Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның «Озын-озак балачак» дип исемләнгән икенче премьерасын тәкъдим итте. Башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең автобиографик повесте сәхнәдә ике көндә дә аншлаг белән барды.

“Инсценировка әсәр кебек үк хронологиягә корылмаган. Идеягә килгәндә, әлеге геройларда Мостай Кәрим үзе ачыла. Безнең төп максатыбыз персонажларны уйнау түгел, ә алар турында сөйләп бирү”, - ди Илсур Казакбаев.

Повестьның төп хикәяләүчеләре – Кендек (Булат Гатауллин) Олы инәй (Халидә Сөнгатуллина) булса, Кече Инәй - Гөлназ Галимуллина, Әсгать, Вәлиулла - Эльдар Гатауллин, Кара Йомагол, Ибрай - Рәис Әхмәтзакиров, Мәрәхим, Искәндәр - Илнар Низамиев, Акйолдыз - Альбина Гайзуллина,
Людмила - Алсу Шакирова, Вәлетдин - Илназ Хәбибуллина, Шаһидулла - Рамил Вафин һ.б. булды.

Сәхнәдә актерлар белән беррәттән фотосурәтләрдән ясалган сыннар гәүдәләнеш тапты. Әлеге алым классик әсәрне бөтенләй яңа, гадәти булмаган яктан ачты. Мостай Кәримнең замандашларына ошатып, борынгы фотоларны кулланып ясалган ул сыннар, гомумән, декорацияләр - «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты, рәссам Альберт Нестеров (Уфа) идеясе.

Куючы хореограф – «МеЖдуТанцем» остаханәсе җитәкчесе Ольга Даукаева (Уфа). Композитор – Башкортстан республикасы композиторлар союзы әһеле Магыйлә Мәҗинова (Уфа). Ут буенча рәссам – Илшат Сәяхов.

Әлеге иҗат төркеме эшчәнлеге нәтиҗәсендә кыю сәнгать әсәре барлыкка килде. Сәхнәдә ат сынын “җанландыру”, “өзелгән үгез койрыгы” кулланып, тетрәндергеч эпизод тудыру һәм тере кошлар булу - тамашачыны образлы һәм реаль дөнья белән очраштырды.

Бу повестьның беренче һәм иң танылган куелышы Рәсәйнең иң билгеле режиссер-куючыларының берсе Рифкать Исрафилов тарафыннан эшләнде, аның артыннан шактый күп яңа спектакльләр куелды. Шул сәбәпле, иҗат төркеменең максаты - классикага мөрәҗәгать итеп, ниндидер яңалык кертү булды.

Спектакльне Кариев театрында янәдән 11 ноябрендә карап булачак.


---
Кариев театры
№ --- | 15.10.2020
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»