• 10.11 «1+1» Ирле-Хатынлы Солянка. Филармония. 18:30
  • 21.11 "Яңа татар жыры". Гала-концерт "Пирамида".17.00
  • 19.12 Татар җыры. “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы. 17:00
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 17 мең сум. т.89375830280
  • Апас районы Каратун станциясендә кулай бәядән генә бер бүлмәле фатир сатыла . Якында гына кибетләр, балалар бакчасы , мәктәп урнашкан . Телефон 89673645355
  • Дипломированный специалист. Делаю Взрослый и детский массаж. (так же делаю массаж особенным детям) не дорого с выездом на дом. Кому интересно пишите в ватсап.89063313174 (Гульфина) мой инстаграм _massage_kazan._
  • Казаннын Дружинная 4 адресы буенча урнашкан 2 булмэле квартиранын (1 булмэсендэ 2 кыз яши) 2 нче булмэсенэ тэртипле, начар гадэтлэре булмаган, вакытында тулэп бара ала торган татар кызы эзлибез. Квартирада яхшы ремонт, барлык унайлыклар, техника да бар. Ерак тугел ТЦ Тандем, Пятерочка, Магнит итп, метро Козья слобода. Заселение ноябрьдэн. Фотоларны в лс жибэрэбез. 89503177076
  • дворник,уборщица кирэк,центр 89872053927
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89393318928 пенсионерларга ташлама каралган!!!
  • Бала кровате сатам, яхшы хэлдэ. Кирэк булса матрацы да бар. Казан. 1500 сум. 89027159146
  • Квартира статуслы 2 булмэле гостинка сатам,Казан,А.Кутуй тукталышы 89867130203
  • Бер булмэле фатир арендага,Дубравная м.ст.янында89393746053.
  • Казан. Урман чиклэвеге сатып алам, тел. 89172956589

 
 

 
Архив
 

               

14.10.2020 Җәмгыять

Үләр алдыннан Айнур Фатыйхов Ришат Төхвәтуллинга шалтыраткан. Җырчы күз яшьләрен тыя алмый

Уфадагы күренекле баянчы, музыкант Айнур Фатыйховның соңгы чыгышы 11 октябрь Республика көненә багышланган концертта булган. Хәле начар булган, аңын югалткан, әмма сәхнәгә чыккан. 13 октябрь ул вафат булды. Азатлык аның үлеме сәбәпләрен ачыкларга тырышты.

Айнур Фатыйховның соңгы чыгышы җырчы Ришат Төхвәтуллин белән Уфада Республика көне концертында булган. Ул анда ук авыру булган. Ашыгыч ярдәм чакыртканнар, әмма, аңын югалтып егылса да, сәхнәгә чыккан. Ришат Төхвәтуллин Азатлык белән сөйләшкәндә яшьләрен тыя алмады. Баянчы үләр алдыннан гына Ришат аңа шалтырткан. Аның сүзләренә караганда, ул нервланган, нидер сөйләгәне дә аңлашалымады, температура галәмәтедер дип кенә уйладым диде ул Азатлыкка.
 
"Айнур безнең төркем баянчысы иде. Концерт башланыр алдыннан ук көчкә аякта басып торды, температурасы югары иде. Гармун зур, аны көчкә күтәрде. Чыкмыйсың дидем үзенә, әмма ул "Үлсәм үләм, әмма сәхнәгә чыгам, артист кеше нинди генә хәлдә булмасын, тамашачы каршына чыга", дип кырт кисте. Сәхнәгә чыкты – елмая, сикерә. Аннары гримерка керде дә егылды, аңын югалтты. Ашыгыч ярдәм чыкырдык, ул укол кадады да китте. Авырый иде Айнур.
 
Аның кебек виртуоз баянчы дөньяда унлап кына кеше. Холкы да төрлечә иде, әмма таланты аркасында күз йома идек. Ел ярым бергә эшләдек. Һәм ул безне бервакытта да авыр хәлгә калдырмады, төннәр буена көйләр, аранжировкалар ясый иде. Үзен кызганмыйча яшәде. Ичмасам, бер генә исем, дәрәҗәсе дә юк иде бит аның. бер кешегә начар сүз дә әйтми иде, позитив, тәрбияле иде. Үзен-үзен бетерде, җанын биреп эшләде, янып эшләде. Мәскәү, АКШ музыкантлары да чакырды, әмма миңа милли көйләр уйнау кадерлерәк дия иде.
 
Кичә сишәмбе көнне шалтыраттым, кәефе начар, ярты сүзен аңламадым, температура аркасында саташа дип тә уйладым. Аннары бер сәгатьтән соң ул өзелгән.
 
Азатлык мәрхүмнең абыйсы Илшат Фатыйхов белән дә сөйләште. Ул моргка баруын, үлеме турында таныклык алып йөрүен әйтте. Үлем кәгазендә COVID-19 дип язылганын әйтте. Баянчы иртәгә, 15 октябрьдә шәһәрнең Южный зиратында җирләнәчәк. Җәсады ачылмаячак. Бу –​ иминлек таләпләре. Азатлык чыганакларына күрә, Айнур озак вакыт медицина ярдәме көткән, ашыгыч ярдәм машинасы килмәгән. Югары температурага, авыртуга түзә алмыйча ул үзенә кул салган.
 
Җирләүгә Айнурны әти-әнисе килә алмаячак. Танылган музыкант Хәлит Фатыйхов хатыны, танылган җырчы, нәфис сүз остасы Лилия Фатыйхова белән атна-ун көн инде коронавирустан Уфаның 4нче шәһәр хастаханәсендә дәвалана. Алар карантинда, чыгарга ярамый.
 
Озак еллар дәвамында гаилә дуслары булган, танылган җырчы Фәдис Ганиев Айнурга вакытында ярдәм күрсәтә алмаганнар бугай дип сөйләде Азатлыкка. Аның туганнары арасында да COVID-19 зәхмәтен эләктереп ятучылар шактый диде.
 
"Башкортстанда хәлләр бит коточкыч. Айнур да чакырткан булган ашыгыч ярдәмне, әмма алар ахыр чиктә килгәнме, юкмы – белмим. Югыйсә аны концерттан ук алып китәсе калган. Аңын югалтып егылган бит инде... Халык чирнең никадәр афәт икәнен аңлап бетерми, үзенә, туганнарына килеп терәлмәсә, аңламый ул аны. Әмма хакимият нинди баш белән уйлый соң ул? Меңәрләгән кеше Юрий Шевчук концертында кысылып иңгә-иң терәлеп торды... Хәзер нәрсә булачагын күз алдына да китерү куркыныч.
 
Айнур – минем алдымда тәгәрәп үскән бала. Энем кебек якын. Күз алдына китереп булмый аның үлемен. Лилия апа белән Хәлит абыйның йөрәге генә чыдасын. Айнур, туганнары өчен дә йөрәк өзелә. Урыны җәннәттә булсын, берүк!", диде Ганиев.
 
Галим, "Рамазан" мәдәни-агарту оешмасы башлыгы Марат Шәрипов Айнур барыбызның да күз алдында үсте, шуңа аны югалту һәрбербез өчен авыр кайгы дип сөйләде Азатлыкка. Ул да танышлар, туганнар арасында коронавирустан авыручылар күп дип сөйләде.
 
“Әти-әнисе Хәлит белән Лилия икесе дә хастаханәдә ята, аларда да бу коронавирус. Шалтыратырга да куркам аларга, ничек күтәрерләр бу кайгыны – Аллам сакласын. Гомумән күп кеше авырый, кем өйдә, кем хастаханәдә ята... Айнурны югалту – кайгы, ул бит безнең күз алдында үсте, “Болгарга сәяхәт” круизында ел саен катнаша иде. Сөйкемле сөякле булгач, барысы да аны ярата иде. Аның кебек баянчылар бармак белән санарлык. Мәскәүләргә киткән булса, әллә кемнәр булыр иде, ә ул Уфада, Башкортстанда калды", ди Шәрипов.
 
Җырчы, композитор Морат Гайсин –​ мәрхүм белән 25 ел дус булган кеше, алар бергә махсус музыкаль мәктәптә бер үк укытучыларда белем алган, аннары да бергә эшләгән. Соңгы тапкыр ул аның белән 12 октябрь, дүшәмбе көндез сөйләшкән.
 
“Үзем шалтыраттым, без бит дуслар идек. Ютәле көчле, тавышы карлыккан иде, температура бар диде. Табибны көтәм диде. Менә алар ахыр чиктә килгәнме, юкмы – мин белмим. Төрле имеш-мимешләр йөри үлеме турында, мин төгәл берни әйтә алмыйм. Иртә китте”, дип сөйләде Гайсин.
 
Башкортстанда хастаханәдән читтә башланган пневмония диагнозы соңгы тәүлектә 216 кешегә куелган. Бу кичәгедән 65 очракка артыграк. Бу саннарны Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы китерә.
 
Шул ук вакытта узган тәүлектә 172 кеше үпкә шешүдән савыгып, өйләренә кайтарып җибәрелгән диелә.
 
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы, COVID-19 белән йогышлану очраклары белән беррәттән, пневмония очраклары статистикасын да алып бара. Әлеге саннар күрсәткәнчә, быел үпкә шешүләрдән үлүчеләр узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек күбрәк булган. Гыйнвардан октябрьгә кадәр пневмониядән 1505 кеше үлгән, узган елда бу күрсәткеч 860 кеше булган. COVID-19 авыруыннан исә шушы тугыз ай эчендә барлыгы 46 кеше үлгән диелә.

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.10.2020
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№5 (909121) / 15.10.2020 10:46:00

Ришатка хәзер авыз ачып бер сүз сөйләргә ярамый, хәзер эләктереп алалар да теләсә нәрсә яза башлыйлар. Аннан сораганнар ул җавап биргән. Нинди пиар булырга мөмкин монда. Канына тоз салмагыз инде шул баланың, аңа болай да авыр. Алай үзегез бик әйбәт булсагыз Айнур рухына догалар укыгыз. Аңа хәзер сезнең теләсә нәрсә язуыгыз кирәкми, бары догалар кирәк. Әти- әниснең, дусларының, туганнарының тирән кайгысын чын күңелдән уртаклашам. Мондый кайгыларны күрергә беркемгә дә язмасын. Шулай ук Гүзәл белән Сания сезгә дә. Рәхим шәфкатьлерәк булсак иде.




№4 (909120) / 15.10.2020 10:08:29

Сания,Гузэл!
Ришат Тохвэтуллинга шундый пычракны атарга ничек курыкмыйсыз сез?!
Ришат болай да халыкка нинди ЗУР каршылыкларны жинеп, корэшеп чыгып кына килэ!
КОРОНАВИРУС компаниясе АНЫН да гомерен багышлаган ин яраткан эшенэ ИЖАТЫНА КИТЕРЕП СУКТЫ!
КОНЦЕРТ КУЯРГА ДА ЯРАМЫЙ ХЭЗЕР...
ИНДЕ эз генэ чыгыш ясый башлаганнар иде, тагын китереп сукты КОРОНАВИРУС...
ЖЫРЧЫ БУГЕН Айнура караганда да НЫГРАК ЯРДЭМГЭ МОХТАЖ!
Айнур УЛЕП котылган...
Э менэ Айнурнын якыннарына, эти-энисенэ,
Ришатка ничек яшэргэ ХЭЗЕР!
Сания, Гузэл!
Сез кара ЖАНЛЫ кешелэр икэнегез менэ шушындый авыр чакта куренэ инде....
Ришатка ЯРДЭМ ИТЭСЕ, АНЫ ПОДДЕРЖИВАТЬ ИТЭСЕ УРЫНДА, АЯК ЧАЛЫП, ИСЕМЕН ПЫЧРАТЫП УТЫРАСЫЗ!
РИШАТКА БОЛАЙ ДА АВЫР ЧАКТА!
ЖЫРЧЫ КУНЕЛЕ БЭЛЛУР КЕБЕК ТИЗ ЧЕЛПЭРЭМЭ КИЛЭ УЛ...
КОНЦЕРТ КУЯРГА ЯРАМЫЙ, БАЯНЧЫСЫ УЛЕП КИТКЭН, РИШАТНЫН УЗЕНЭ ГЕНЭ ТУГЕЛ ГРУППАСЫНДАГЫ БАШКА АРТИСТЛАРГА НИЧЕК ЯШЭРГЭ КИРЭК?!
АКЧА КАЯН АЛЫРГА КИРЭК?
НИЧЕК ЕЛАМАСКА АНА?
НИНДИ ПИАР БУЛУЫ МОМКИН МОНДЫЙ ЧАКТА???
РИШАТ ЖАНЫ-ТЭНЕ БЕЛЭН ТАТАР ЖЫРЫНА, татар монына ХЕЗМЭТ ИТЭ!
БАШКОРТСТАНДА ЯШЭП...
Баш белэн УЙЛАП карагыз эле?
Ришатка Елвин Грей кебек башка башкорт жырчыларына булган ярдэм ТАТАРСТАНДА да юк!
Ботен яктан бары каршылык кына....
АЛЛА ЯРДЭМ БИРСЕН ТАТАР ЖАНЛЫ РИШАТ ТОХВЭТУЛЛИНГА!
ХОДАЕМ ТАШЛАМАСЫН БЕРУК!

№3 (909119) / 15.10.2020 09:42:37

Магия, Гузэл!
Ришат Тохвэтуллин Аллахе тэгалэ тугел!
Эжэлен житсэ 1000 - миллион доктор янында булса да ярдэм итэ алмый....
КОРОНАВИРУСтан улмэгэн, уз-узенэ кул САЛГАН...
КОРОНАВИРУСтан улмилэр, улсэ дэ БИК аз кулэмдэ башка авырулары кочэю нэтижэсендэ!
Италия ПРОФЕССОРЛАРЫ, ВРАЧЛАРЫ Италиядэ булган ботен ЯЛГАННЫ КОРОНАВИРУС "ЭПЕДИМИЯСЕ" ТУРЫНДАГЫ ЯЗЫП ЧЫКТЫЛАР ИНДЕ, СУДЛАШАЛАР ХЭЗЕР.
РОССИЯДЭ ПУТИНГА КОРОНАВИРУС "ЭПЕДИМИЯСЕ" ГЕНЭ ВЛАСТЬТА КАЛЫРГА ЯРДЭМ ИТЭЧЭК!
ХАЛЫК БАШ КУТЭРМЭСЕН ОЧЕН, ПУТИНГА КАРШЫ БЕРЛЭШМЭСЕН ОЧЕН КОРОНАВИРУС СЫЛТАВЫ БЕЛЭН КАРАНТИН ЯСАП, ХАЛЫКНЫ КУРКЫТЫП, ТАГЫН ОЙЛЭРГЭ ЯБЫП КУЕП КУЯЧАКЛАР!
ТОРМЭГЭ ЯБАРЛАР ИДЕ, АНЫН КАДЭР ТОРМЭСЕ ЮК ПУТИННЫН!
АЛДАНМАГЫЗ!
ТАТАРСТАН МАФИЯСЕ - МИННЕХАНОВ БЕЛЭН ШЭЙМИЕВ КЛАНЫ ДА, ПУТИННЫН ВЛАСТЬТАН КИТУЕННЭН БИК КУРКА!
ПУТИННЫ АЛЫП АТСАЛАР, АЛАРНЫ КОНЕНДЭ СЕБЕРЕП ТУГЭЛЭР ПОТОМУ ЧТО....
ШУНА ПУТИНГА САЙЛАУДАГЫ ИН КУП ТАВЫШНЫ ТАТАРСТАН БИРГЭН КЕБЕК КОРОНАВИРУСТАН "УЛУЧЕЛЭР" САНЫ ДА ТАТАРСТАНДА ИН КУБЕ БУЛАЧАК...БАШЛАНДЫ!

№2 (909117) / 14.10.2020 23:04:59

Инстаграмда пиар ясап утыруга эйбэт булган бу Ришат ишелэргэ. Ничек беркем ярдэм итмэгэн, ислэрем китте!

№1 (909116) / 14.10.2020 20:50:49

Хэзер елап утыруда ни файда, ник сон ярдэм итмэгэн Ришат, янына бармаган, врач чакыртмаган???!!!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте