поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.08.2010 Мәгариф

РӘИС ШӘЙХЕЛИСЛАМОВ: УКЫТУЧЫ БЕЛЕМЕН КҮТӘРҮ ГАДИ ЭШ ТҮГЕЛ

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында оештырылган укытучыларның белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты юнәлеше буенча җаваплы белгеч Николай Максимов газетабызның 24 июнь санында басылып чыккан “Нигә алдашабыз?” дигән әңгәмәдә ТР Мәгарифне үстерү институтында (МҮИ) белем күтәрү өчен тиешле шартлар булмавына, ТДГПУда уздырыла башланган курсларның туктатылуына борчылуын белдергән иде.

Әңгәмә дөнья күргәннән соң МҮИ җитәкчелеге күтәрелгән проблемаларның дөреслеген инкарь итте. Әлеге проблемаларга ачыклык кертү максатыннан Мәгарифне үстерү институтының ректоры Рәис Фалих улы Шәйхелисламовка мөрәҗәгать иттек.

 

– Рәис Фалихович, беренче чиратта ТДГПУда оештырылган курсларның ни сәбәпле тукталуын аңлатып үтсәгез иде.

 

– Безнең институт ТДГПУ белән килешү төзеп, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен 2009 елның сентябрь-декабрь айларында планлаштырылган квалификация курсларының бер өлеше Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына тапшырылган иде. Шартнамәнең срогы чыгу һәм безнең партнерлар ягыннан аны озайту буенча инициатива күрсәтелмәү сәбәпле, бүген әлеге курслар планлы рәвештә Мәгарифне үстерү институтында дәвам итә. Әйткәнемчә, без – бары тик партнерлар гына. Безнең дәүләт планын үтисебез бар, курсларны һич кенә дә туктатырга ярамый, шуңа күрә аларны үзебездә дәвам иттек.

 

– Алга таба ул Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында уздырылачакмы соң?

 

– Минемчә, ТДГПУ бу эштән һичшиксез читтә калырга тиеш түгел.

 

– Ни өчен ТДГПУда уздырылган курслар МҮИ бүлеп биргән акчага оештырылды? Нигә бу акчаны министрлык бирми?

 

– Министрлык укытучылар саныннан чыгып акчаны безнең институтка бүлеп бирә. Без, автоном учреждение буларак, шартнамә рәвешендә укытучыларның белемен күтәрүдә нинди партнерлар кирәк, шулар белән эшлибез. Министрлык финанс чараларын турыдан-туры федераль бюджетта булган университетка күчерә алмый. Ул акчаны бары тик конкурс нигезендә генә бирә ала. Ләкин бу бик тәвәккәл эш, ышанычлы түгел. Кем түләү хакын түбәнәйтә, шул җиңә. Димәк, югары квалификацияле галимнәр эшли торган университетларның конкурста отмаулары да мөмкин.

 

– МҮИдагы татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы ТДГПУга күчкәч, сездә кафедра калмаган булып чыга түгелме соң? Кафедра булмаган килеш укытуны ничек оештырырга мөмкин?

 

– Бездәге кафедра беркайчан да эшләүдән туктамады. План буенча 2009-2010 елга 1100 укытучының белемен күтәрергә тиеш идек. Килешү нигезендә шуның 110ын укытуны ТДГПУга тапшырдык. Без ел саен укытучыларыбызның юнәлешенә карап, аларны башка махсус урта һәм югары белем бирү йортлары галимнәре белән бергәләп укытабыз.

 

Дөресен генә әйткәндә, университетлардан һәм алдынгы мәктәпләрдән килеп эшләүчеләр шактый. Чөнки курслар 2-3 атнага исәпләнгән. Бер курска лингвистлар, икенчесенә әдәбиятчылар, өченчесенә тәҗрибәле укытучылар чакырыла. Чакырылган галимнәребезнең һәркайсы белемле, яңалыкка омтылучан, үз эшен тиешенчә оештыра белә, алар танылган дәреслек авторлары. Шуңа күрә төпләнеп эшләмәү сыйфатка зыян китерә дип санамыйм. Бу, гомумән, бөтендөнья практикасы. Бүген кафедра тулы көченә эшли, курслар планлы рәвештә алып барыла.

 

– Ә ни өчен Николай Максимов әйткән дәлилләр белән килешмисез? Сезнең институтта кафедра мөдире булып эшләгән галим, мөгаен, үзенең нинди шартларда белем бирүен яхшырак беләдер?

 

– Кафедра эшчәнлеге турында фикер йөртсәк, кызганычка каршы, мәкаләдә язылган фактлар Николай Валентинович җитәкчелек иткән чорга карый. 2008-2009 елларда кафедраның эшчәнлеге институтның гыйльми советында тикшерелде, эшне җайга салу буенча тәкъдимнәр ясалды. Әмма кафедра эшчәнлегендә уңай үзгәрешләр күзәтелмәде. 2009 елның июль аенда Максимов шәхси гаризасы нигезендә эштән китте. Биналарга килгәндә, өч бинабыз да заман таләпләренә җавап бирә. Дөрес, төп бинада ашханә юк. Проточная урамында күпкатлы бизнес-үзәкнең бишенче катындагы офиска белем күтәрергә килгән укытучылар беренче катта урнашкан кафеда туклана ала. Оренбург трактындагы бинада исә ашханә бар.

 

– Сездәге кафедра бүген ниләр белән шөгыльләнә?

 

– 2010 елда татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Икенче буын федераль дәүләт стандартларының гамәлгә куелуы чорында татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеге” дигән проблемага багышланган яңа квалификация күтәрү курслары укытыла башлады. Әлеге курслар инновацион технологияләргә нигезләнеп алып барыла. Курсларда Альберт Яхин, Рузалия Рәхмәтуллина, Резидә Хәсәншина, Миләүшә Хабутдинова, Фәһимә Хисамова, Фәнүзә Нуриева эшли. Практик эшчәнлек башкалабызның гимназия, лицейлары базасында оештырыла. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм поликультур тәрбия буенча федераль программаларны гамәлгә кую юнәлешендә мөһим эшләр алып барыла. Бу юнәлешләр шулкадәр зур масштабта бара, аның турында аерым сөйләргә кирәк. Быел 1 нче татар сыйныфлары өчен яңа-укыту әсбаплары тулы комплект булып әзерләнә. Эксперимент 50 мәктәп һәм 10 балалар бакчасында узачак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләренә кагылышлы бер генә проект та Мәгарифне үстерү институтыннан башка узмый. Бүген бер фәнни коллективның да татарча белем бирү учреждениеләре өчен дәреслекләр эшләү, эксперимент эше оештыру һәм мониторинг үткәрү буенча мондый масштабта эшләгәне юк.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 172 | 26.08.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»