|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.10.2020 Авыл
"Авыл халкы урамга чыгарга да курка"
Башкортстанда Чишмә районында кыргый этләр өере Түбән Тирмә авылы халкын куркуда тота. Бу хәлләрнең нечкәлекләре белән социаль челтәрләрдә шаһитлар уртаклаша. Урындагы халык сүзләренчә, дүшәмбе көнне, 12 октябрьдә, этләр, шәхси ишегалды территориясенә кереп, хуҗабикә күз алдында дүрт кәҗәне бугазлаган. Хәбәр авторы раславынча, барлыгы җиде эт булган, аларның икесе бик зур.
Мондый хәл 13 октябрьдә дә күзәтелгән, анда 27 кош-корт этләр корбаны булган. "Авыл халкы урамга чыгарга да курка", - дип яза пост авторы.
Шул ук вакытта, халык урындагы хакимияткә моның турында җиткергән булган инде. Тик алар, кыргый эләрне атарга рөхсәт булмавына сылтанып, хәлне үз агышына калдырган.
--- |
Иң күп укылган
|