|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.10.2020 Мәдәният
Казан аэропортында Татарстан китап нәшрияты басмаларын сатып алырга һәм... тыңларга мөмкинШушы көннәрдә Г. Тукай исемендәге Казан Халыкара аэропортында Татарстан китап нәшриятының махсус китап сату нокталары эшли башлады. Хәзер самолетта очар алдыннан яки сәфәрдән кайткач, якыннарыңны матур бүләк белән сөендерергә теләсәң, кирәкле китап сатып алу мөмкинлеге булдырылды. Әлеге китап киштәләре «Терминал – 1»нең пассажирларны регистрацияләү зонасында һәм «Терминал – 2»нең беренче (VIP-зал), икенче катларында урнашкан. Шулай ук аэропорт бинасында нәшрият тарафыннан булдырылган әдәби проект – бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты буенча аудиокитаплар трансляциясе башланды. Бу проект кысаларында «Су анасы», «Япон хикмәте», «Кәҗә белән Сарык», «Шүрәле», «Шигырьләр» кебек әсәрләр татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителгән.
--- |
Иң күп укылган
|