поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.10.2020 Җәмгыять

Бүген Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озаталар: «Ходай каршына ак йөз, пакь намус белән барыйк…»

Кичә 66 яшендә талантлы журналист, театр тәнкыйтьчесе, «Звезда Поволжья» газетасының оештыручысы һәм баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов арабыздан китеп барды. Ковид эләктереп, хәле катлауланып, башкалабызның 7 нче хастаханәсендә яткан булган.

Аның болай да шикәр чире бар иде, 2011 елда йөрәгенә операция булды. Берничә ел элек, шикәр чире азып, аяк бармагын кистеләр. Шуңа карамастан, күпме аралашып, беркайчан да аның зарланганын ишеткән булмады. Киң карашлы, хөр фикерле, чын зыялы кеше иде мәрхүм. Сине кайда шулай тәрбияләделәр, дип сорагач: «Мин үзем Саровта, икенче төрле әйткәндә, Арзамас-16 шәһәрендә туганмын (Нижгар өлкәсе). Академик Сахаров безнең күрше урамда гына яшәде. Мин шул мохиттә, ирекле иҗади бәхәсләр кайнап торган тирәлектә үстем. Саров ул чагында атом-төш коралы ясалган, уйлап табылган урын иде. Аннан Казанга күчеп кайткач, нишләп монда хокук яклаучыларның Хельсинки төркеме оешмады икән, дип аптырадым. Университет шәһәрендә бәхәсләшү мәйданы бик кысан, тар булуы бик сәер», – дип җавап биргән иде ул.
 
Менә шул бәхәсләшү мәйданы булыр дип үз газетасын оештырды да инде ул. Анда урыс милләтчеләре дә, татар милләтчеләре дә иркенләп уй-фикерләрен җиткерә, урамда, аудиториядә түгел, нәкъ менә газета сәхифәләрендә кызып-кызып, хәтта кайчагында ярсып-ярсып тарткалаша иде. Ике тарафның да фикере яңгырагач, өстән, югарыдан матбугат мәйданын күзәтеп торучылар газетага әллә нинди катгый дәгъва белдермәде. Татар журналистлары аны яратып, үз итеп «урысча яза торган чын татар зыялысы» дип йөртә иде. Бу бер дә гаҗәп түгел. Әнисе Ләлә апа (туксан  биш яшьтә вафат булды) ягыннан биш буын бабасы муллалар булган, әтисе Рәкыйп абзый ягыннан күбесе – укытучы-мөгаллимнәр. Зыялылык аң-белемгә омтылудан гына түгел, каннан да килә.
 
Без, совет хакимияте заманында туганнар, газетаны соңгы, дүртенче битеннән укып өйрәнгән. Рәшит Әхмәтов газетасын алуга иң әүвәл беренче биткә, баш мәкаләгә күз төшә иде.
 
«Звезда Поволжья» туксанынчы, ике меңенче елларда иң укыла торган газеталарның берсе булды. Аның беренче биттә биргән автор колонкасы бик тирән анализга корылган мәкаләләр иде. Гомумән, бу газетаның егерме еллык якты тарихы бар дип әйтергә мөмкин. Татарстанның бәйсез матбугатын үстерүгә ул җитди өлешен кертте. Бүгенге көндә ул иң талантлы журналистларның берсе иде», – диде безгә, кайгылы хәбәрне җиткергәч, сәясәт фәннәре докторы, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. Шул ук вакытта Рәшит абый үз газетасын бәйсез дип түгел, объектив басма дип санады, гомумән, газетаны «җәмгыять адвокаты» дип исәпләде, сүз иреген даими алга куеп килде. «Газетамның һәр саны укучыны чак кына булса да акыллырак итсен иде, дигән максат куеп яшим. Кеше көндәлек тормыштан аерылып, як-ягына карасын, әйләнә-тирәгә күз салып, мөстәкыйль фикерли башласын иде», – дип әйтергә ярата, җәмгыятьтәге күренешләргә тирәнтенрәк карарга чакыра иде.
 
«Рәшит абый бик принципиаль кеше иде. Барыбызны да тән­кыйть­ләде, бервакытта да үз фикереннән чигенмәде. Күтәргән мәсьәләсен яхшы белгәнгә, курыкмыйча сөйли иде. Беркайчан беркем алдында да «койрык болгамады». Тәнкыйть сүзе әйтсә, аны төрле яклап нигезли иде. Шуңа күрә аңа хөрмәтем бик зур. «ЗП»да һәрвакыт милләтебез фәлсәфәсе, сәясәте, милли идеологиябез ташкын булып ургылды. Бу газета милләтебезне кайгыртып яшәгән кешеләрне берләштереп, җыеп торды, яңа фикерләргә этәргеч бирде, – дип җылы хисләр белән искә алды аны Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан – Яңа Гасыр» телекомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов.
 
«Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якупова да Рәшит Әхмәтовның бакыйлыкка күчүен авыр кичерүен җиткерде. «Татарстан, Россия журналистикасы, гомумән, республикабыз, халкыбыз өчен зур югалту бу. Бик үзенчәлекле кеше иде. Ул Татарстанның дәүләт статусын үстерү, татар милләтен саклау кебек җитди сәяси мәсьәләләрне актив күтәреп килгән бик шәп газета чыгарды. Ул кыю, сирәк очрый торган шәхес иде. Бөтен җаны, тәне белән респуб­ликабызга хезмәт итте. Татарстан җәмгыятен үстерү өчен гаять әһәмиятле булган җәмәгатьчелек фикерен формалаштырырга тырышты. Улы Русланның зур кайгысын уртаклашам. Газета чыгуын дәвам итәр дип өметләнәм. Чөнки аның үз укучылары, авторлары бар. Мондый газета Татарстанга бик кирәк», – дип белдерде ул.
 
Шуны да әйтеп китү тиештер: сәясәттән тыш, аның иң яратып язган темасы театр тормышы иде. Әгәр ул иҗтимагый-сәяси газета чыгармаса, һичшиксез сәхнә тормышын сүтеп җыючы басма нәшер иткән булыр иде. «Мөгаен, мин сәясәткә дә сәяси театр дип карый торганмындыр. Мин кеше эшчәнлеген бүлгәләп карамыйм. Теләсә нинди эшчәнлектә югары сәясәт тә, сәнгать тә бар», – дип әйткән иде ул  бу уңайдан «ВТ»да басылган тәфсилле әңгәмәсендә. «Ходай каршына ак йөз, пакь намус белән барыйк… Әгәр мөселман элитасы, югары культура булдыра алмасак, Гаяз Исхакый фаразлаган инкыйраз бик тиз килеп җитәчәк. Милләт ул – югары культура, әхлак, зыя­лылар», – дип тәмамлана ул әңгәмә. Бу юллар хәзер Рәшит Әхмәтовның васыяте булып яңгырый.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.10.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»