поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.10.2020 Әдәбият

Әминәләрнең барысының да язмышы шулай үкенечле була микән?!

Көзге кара көн. Күк йөзен тоташы белән калын-калын соры болытлар каплаган. Алар кул сузымында гына - менә-менә ишелеп төшәрләр сыман. Җил тавыш-тынсыз гына Идел өстендәге вак шадраларны тигезли. Тигезләп өлгерә алмый, яңаларын тудыра. Яр кашлагындагы яңгыр сеңдергән әрсез тигәнәк, көн караңгылыгын арттырып, тирә-якка шыксызлык өсти.

Әрекмән, җәй буена котырып үскән дә, үзеннән соң эре-эре орлык капчыклары калдырган. “Киткән юлыңа – тигәнәк” дигән сүз килә хәтергә. Юан кәүсәле, юан ботаклы шайтан таягы гына, гайрәт чәчеп, ямь-яшел килеш, һаман чәчәктә утыра. Кыр үләннәре, агачлар белән кемузарга ярышып, Идел ярының шәһәр урнашкан арасын буеннан-буена һичбер каршылыксыз яулап алган. Әле монда, әле тегендә табигатьнең шушы зиннәтләрен үз итүчеләр – аулак сөючеләр эзе чагылып кала: учак төбе, чүп-чар. Чатнап ята.
 
Судан берничә адым өстә, пөхтә, бай йортлар, бакчалар белән беррәттән, ваемсызлык корбаннары – гамәлдән чыккан биналар, ташландык шәхси йорт-җирләр, адәмнең яшәү рәвешендәге кара тап булып, әрем, алабута, эт эчәге, тал, өянке агачлары әсирлегендә калган.
 
Сугыш каһарманнарына багышланган биләмәгә генә керергә рөхсәт юк бу хөрлеккә. Тулы тыюлык. Тимер койма тотылган ихатада ныклы тәртип. Һәр адымы караулы. Бөек Ватан сугышына китүче яугир, аны озатучы хатын-кызлар сыннары аяк очында кып-кызыл канәферләр... Хәйраннар калырсың!!! Кеше көн күргән җирдә һәрвакыт хәтер белән хәтерсезлек (кадерсезлек) янәшә...
 
Кинәт, көтмәгәндә, өмет тә итмәгәндә, Торатауга каршы яктагы урман өстендә тегәрҗеп нечкәлеге кадәр ертык барлыкка килде дә аннан кыяр-кыймас яктылык сирпелде. Яктылык секунд саен, минут саен көчәя барып, тирә-як гөлт итте – болытларны арчалап, кояш чыкты. Караңгылыктан соң, бөтен җәрәхәтләрен ялангачландырып, борынгы авыл күренеше ачылды.
 
Беренче нурлар белән үк яр буе хәрәкәткә килде: өске урамга илтүче юлда җилкәсенә капчык аскан, бидон-чиләк күтәргән, эш кораллары тоткан төрле кавем һөнәрчеләр, кәсепчеләр, юлчылар күренде. Ярты сәгать тә узмады, сүлпәнлек юкка чыкты, адымнар җәһәтләнде. Эш-мәшәкать белән йөрүчеләр төркеменә юлчылар, озатучылар, каршы алучылар, биредәге күренешләрне тамаша кылучылар кушылды.
 
Теге таныш “киндер күлмәк” тә җелферди әнә тузанлы сукмакта. Тагын килә Әминәкәй. Хәзер ул гадәтләнгән урынына - бер читтәрәк онытылып калган утын түмәренә барып утырачак. Унбиш-егерме минут та үтмәячәк, артыннан такыр башлы, яланаяклы энесе бастырып килеп җитәчәк. Апасын кайтырга үгетләячәк. Әһә-ә-ә, күренде дә инде әнә. Беренчегә генә булмагач, эзләп тә интекмәде, тиз тапты апасын. Кызый, гадәттәгечә, сүз көрәштерә, бер-ике минутка булса да тоткарланырга тырыша. Әйтерсең лә, барысы да малайдан гына тора. Энесе ялыныпмы-ялына, апасының кулыннан тарта. Кыз, карыша-карыша булса да, буйсынырга мәҗбүр. Югыйсә, ата-анасыннан икесенә дә нык кына эләгәчәк.
 
Чит-ят күзләрдән каты саклыйлар кызны. Ихата тирәсеннән ерак китәргә рөхсәт юк. Унбише тулып китте Әминәкәйнең. Ата-анасы икесе дә диндар кешеләр. Яшь күңеле иләс-миләс килә башлаганчы, урнаштыруың хәерле дип, кияү дә тапканнар кызыйга. Таныш кешеләр баласы. Шөкер, үз тиңнәре - егет байга хезмәттә. Җәйге хезмәте Идел буенда икән. Кыздан өч-дүрт яшькә зуррак ди. Анысы да яхшы. Менә шулай, әлегә Әминәнең балигъ булганын көтәләр.
 
Кыен Әминәкәйгә. Бер дә җиде ят кешеләр кулына эләгәсе килми аның. Бөтен теләгәне – кияү киләсе таңны аттырмау. Әнисенә, әбисенә булышканда, сеңелләрен, энеләрен караганда бераз онытылып тора торуын. Әмма чигүгә тотынса, үзенә бирнә әзерләгәнен уйлый да елагына тыгыла. Әлегә аның “килен” дә, “ир хатыны” да буласы килми. Әтисе үзеннән башка тагын җиде тамакны туйдырыр өчен көне-төне ялчылыкта. Әнисе иртә таңнан кичке караңгыга кадәр йортта бил бөгә, әмма Әминәнең картәнисенә, ягъни кайнанасына, барыбер ярый алмый - башы битәрдән чыкмый. Шул аркада иреннән дә якты чырай күрми. Теләми дә бит Әминәкәй үзенә андый тәкъдирне, язмышы башкалар кулында шул, үз ихтыярында түгел.
 
Әнисенең әнисе тиште Әминәкәйгә егет хакында. Тиште дә Әминәне кайгы-хәсрәткә салды. Йөзен моңсулык сарыды, болай да юка гәүдәсе тагын да тартылып киткән кебек булды. Кайчак качып-посып, кайчак башын юләргә салып, өлкәннәр сөйләшкәнне тыңлый торгач, кияү егетен ни вакытта, нинди урында күреп булырын аңлады Әминәкәй.
 
Шуңа да, Идел боздан арчылгач, “пароход көтәргә” һәвәсләнеп китте.  “Пароход” дигән могҗиза Иделгә “төшкәнгә”, ашый барса, бер яз, бер җәй генә узгандыр әле. Биредәге халык өчен гаҗәеп яңалык ул. Кеше галиҗәнапларының чираттагы казанышы. Борылыштан борынын төртү белән, шөгыльләр онытыла, карашлар дәррәү шул тарафка төбәлә. Аннан һәрвакыт диярлек, күңелләрдә төрле хис-тойгылар уятып, матур көй ишетелә. Ул тойгыларның күбесе якты, мул тормыш белән бәйле була. Пароходның пассажирлары дөньядагы иң бәхетле кешеләр кебек тоела. Алар, һичшиксез, бәхет иленә китеп баралар булырга тиеш...   Утырып китсәң икән шуның берәрсенә...
 
Әй, юләркәй, нишләрсең анда, чит-як тарафларда япа-ялгызың? Их, кыз баланың өлешенә төшкән көмеше-е-е-е...
 
Әминәләрнең барысының да язмышы шулай үкенечле була микән?!
 
...Әлбәттә, егет янына якын килә алмый кызый. “Ни өчен минем тынычлыгымны алдың?” – дия алмый. Читтән генә күзәтә. Егет тә сизә бугай коңгырт күзләрнең үзенә төбәлгәнен: ара-тирә кызга кырыс караш ташлый. Ә кыз, караклык өстендә тотылмас өчен, сак булырга тырыша, ялт кына читкә борыла.
 
Тәгаен генә шушы егет микән соң әле ул? Ялгышуы да бар бит аның. Беләме икән егет үзенең ярәшкән кызы барлыгын, нинди кызга өйләнәсен? Явызга охшамаган да болай үзе... Юк, барыбер кияүгә чыгасы килми Әминәкәйнең.
 
...Кайный Идел яры. Төбәкнең атаклы сәүдәгәрләре товар алмаша: төяттерә-бушаттыра, бәхәсләшә, кул сугыша. Төрле тарафларга ашлык, көнкүреш кирәк-яраклары юллана. Хәтта бала-чагасына кадәр, күрше авыллардан җәяү килеп, урман җиләге сатырга маташа. Әйләнә-тирә йөк суднолары, ярга бәргән дулкыннар тавышы, кешеләр кычкырып сөйләшкән тавышлардан яңгырап тора.
 
Малай, апасының кулыннан кысып тоткан килеш, әйдәли-әйдәли, бер адым алдан атлый. Кызый, теләр-теләмәс кенә, артына-борылып карый-карый, тизлекне тоткарлап, арттанрак бара... Шул рәвешле көн озынына халыкның бер ише тау түбән төшә, бер ише, йомышын йомышлаганнары, кызыксынуын кандырганнары югарыга, авылга үрли.Җанлылык кичкә таба сүрелә төшсә дә, биредә тормыш төнен дә туктап тормый.
 
Чынлыкта, тарих төпкелләрендә, авыл ныгуга, үсүгә таба барган чорларда ничек булгандыр, әмма хыял пумаласы, киңлек, иреклек даулап, күңелдә шундый җанлы сурәт тудыра. Көннәр, айлар, еллар үткән саен, халыкларның төс-кыяфәтләре, өс киемнәре, яшәешләре, вәзгыятьләре үзгәрә. Әминәләр буыны да алышына. 
 
Кешелекнең тынгысызлыгы, туктаусыз эзләнүе, табышлары, ачышлары нәтиҗәсендә тормыш яхшыра. Тормыш яхшырган саен, су юлының элекке әһәмияте кими төшә. Йортлар салып, Идел ярында гомерлеккә тамырланса да, халык алыш-бирешне, бәйләнеш тоту үзәкләрен коры урынга күчерә. Ә бервакыт Идел буе бөтенләй диярлек тынычланып кала. Шул исәптән икмәк юлы да үзгәрә. Авыл да, үсеп, шәһәр исемен үзләштерә.
 
Җирле халык якташларын Бөек Ватан сугышына су юлы белән түгел, коры юл белән озатса, бу кечкенә ихата тәңгәлендә дә тигәнәк патшалык итәр идеме икән? Ул вакытта һәйкәл өчен мәйдан да, мөгаен, башка урыннан сайланган булыр иде бит.
 
...Шәһәрдә этләр өрә. Берсе сизелерлек ара белән: “Һау!.. Һау!.. Һау!..” - ди. Тирә-ягында бер җан иясе дә булмаганлыктан, шикләнеп, бушлыкка өрә. Берсе өзгәләп ташларга әзер. Ихатага чит кеше кергәндер, мөгаен. Чылбырын сөйрәп, ыргылыпмы-ыргыла, ярсыпмы-ярсый. Теге баштарак берәве аянычлы итеп: “Һау-һау-һау-у-у-у”, - дип суза.  Урамның иң җанлы урынында, селәгәе агып торган бозау чаклы бер бурзай калын тавыш белән үткән-сүткәнне өркетә, юлның икенче ягына чыгарга мәҗбүр итә.
 
Этләр хорын аста калдырып: “Кар-р-р-р, кар-р-р”, - дигән аваз котны алды. Бер яме дә юк көзге көнне тагын да күңелсезләргә ала карга тавышы гына җитмәгән икән. Койма буендагы сигез тирәкнең иң биегенең очына кунган да, йөрәккә шом сала. Ярый әле озак каркылдамады, ишләрен эзләп, очып китте.    ...Аргы якта да сызык та яктылык юк. Офыктан офыкка шәрә урман сузылган.Көн бозыклыгына карамастан, халык үз хаҗәтенә йөри бирә. Элеваторның су транспортына ашлык төяү өчен тәгаенләнгән җансыз корылмасы артында мәктәп яшендәге биш-алты ир бала чыбык-чабык җыя. Учак әзерлиләр. Яңгыр хәл алырга туктаганга күпме генә бит әле. Шул арада җилләп тә өлгерде микәнни?!
 
Буйга калкурагы тәмәке төтәтеп җибәрде. Күңелләре өлкәннәр таләп иткән белән генә канәгать түгел малайларның, маҗара артыннан маҗара тансыклый.
 
Ихата кырыена җиңел машина килеп туктады. Аннан ике үсмер белән утыз-кырык яшьләрдәге бер ир чыкты. Балыкка килүчеләр икән. Кирәк-яракларын барладылар да тапалган сукмактан яр читенә төштеләр. Әзерләнеп беткәч, су өстенә үрелеп, шадралар арасына кармак салдылар.
 
Балыкчылар тугры халык, Иделне ташламыйлар... Эчкән суы тартамы үзенә, рухи азык җитмиме, ашап-эчеп күңел ачу туйдырамы адәмне, кечкенә шәһәрдә башка ял урыны юклыктанмы, һәйкәл яны буш тормый.
 
Әнә тагын бер үсмер пәйда булды. Тик аны батырлар да, Идел дә кызыксындырмый. Ул телефонына капланган.
 
Картларча җылы итеп киенгән Әминәттәй дә вак-вак кына адымнар белән теркелди әле тагын бу таба. Туктый да, ике кулы белән таягына таянып, як-ягын күзәтә. Иделгә күз сала. Ипләп кенә тагын кузгала.  
 
- Яшь чагымны эзләп йөрим әле, - ди карчык, тешсез авызын ерып. Сөякчел кулы белән бераз каплап тора. – Очратмаммы дигән идем...
 
Ялгышып килеп чыккан дип уйламасыннар өчендер, тизрәк акланырга ашыга:
 
- Үзем генә түгел. Әнә минекеләр. Балык тоталар. - Әминәттәй таягы белән төртеп күрсәтә. - Балаларымның балалары. Кечесе, көнгә чыкса, балык дип, атасының җанын кыя. Пешереп бирсәң, ашамый, тәмле түгел, ди. Мин үзем дә балыкчы идем бит. Картым мәрхүм дә ярата иде кармак салып утырырга. Бергәләп төшә идек. Ерактан киләсе түгел. Юл аша гына чыгасы... 
 
Әминәттәй, таягына ике куллап таянган килеш, әле бер тарафка, әле икенче тарафка төбәлеп, хәтер яңарта.  
 
Олы нәнәләренең карашын сизепме, малайлар артларына борылдылар, чиләктән балык алып күрсәттеләр.
 
- Нигәләр дип әйттем икән шул сүзне? Сугышка керәсе кешегә шулай диләр микәнни? - әби авыр итеп уфтанып куя.
 
- Нинди сүзне?
 
Әминәттәй сорауга туры җавап бирми. Гүя аның янында бер кеше дә юк. Гүя ул кайдадыр, ни сәбәпледер өзелеп калган сүзен генә дәвам итә.
 
 Хәер, дөрес, аңа әңгәмәдәш кирәкми. Ул, ачудан ычкындырган сүзе өчен үкенү ялкынын басарга теләп, һәрвакыт шулай үзе генә белгән, үзе генә күргән “кемгәдер” яшьлек хәтирәсен бәянли...
 
- Килгән. Энем кереп әйтте. Чыкмыйм, дим. Сугышка китә, гафу үтенергә килгәндер, чык, ди. Ачуланып әйтте. Чыктым. Капка ачмадым.
 
Койма аша гына сөйләштек. Нәфрәтемне җиңә алмадым ул чакта. Китәм, ди, бу тагын. Гафу ит, ди. Үзе туры карарга кыймый. Киткән юлыңа тигәнәк үссен, дидем, сыртымны куеп. Яшьлек беләндер инде, уйлый белмәгәнмен ул вакытта. Әйттем шул. Нәфрәтем каты иде. Ул вәгъдәсен бозды, мин яманатлы булдым. Авылда күземне ачырмадылар. Ник алай әйтәсең, димәде. Сугыштан кайткач, сөйләшербез әле, син әнкәйгә рәнҗемә, диде. Хуш, Әминәкәй, диде дә китеп барды. Шуннан соң башкача күрешмәдек.
 
Вәгъдә бирешкән егетенең әнкәсе Әминәне ошатмаган. Имеш, нәселләре чирләшкә. Үзе үтә назлы, нәзберек. Тормыш көтәрдәй юне булмый андый хатынның. Бердәнбер ул үстергәч, кайнана булып, боерык биреп яшәргә хакы юкмыни аның! Киленгә хезмәт итәргә килгәнмени ул якты дөньяга?! Әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр инде тагын. Пыр тузынган. Ике араны суытыр өчен, имеш, сихерчегә барган ди. Егет анасы сүзеннән чыгарга җөрьәт итмәгән.
 
Әминә, елый-елый, юкка көткән. Егет үзе килмәгән, хәбәр дә бирдертмәгән. Аннары сугыш чыккан. Шушыннан, Идел юлы белән киткән имеш яуга. Әминә озатырга төшмәгән. Егетнең анасы калган гомерен ялгызлыкта үткәргән. Ире сугыш чыккан елны ук авырудан вафат булган, улы фронттан кайтмаган, кызлары бер-бер артлы кияүгә чыккан. Читтә яшәгәннәр...
 
Әминә сугыштан соң башка кеше белән тормыш корган.
 
- Әллә шул сүзем өчен Аллаһ миңа озын гомер бирдеме икән?  Газаплансын дип... Югыйсә, безнекеләрдән мин генә калганмындыр инде хәзер...
 
Безнекеләр дигәне - әбинең чордашлары.
 
- Хәтерем якты, зиһенем ачык, энәне күзлексез саплыйм. Бер дә юкка бирмәгәндер ласа Аллаһ миңа бу нигъмәтләрне?! Күршедәге берәү әнә миннән ун яшькә кечерәк. Балаларын да танымый. И-и-и, акылсы-ы-ы-з, үлемгә барасы кешегә шул сүзне әйтәләрмени?!.
 
...Юеш җир исе аңкыган салкынча һавага, күңелне кытыклап, төтен исе таралды. Мунча якканга охшаган. Бу хис тә хыялны кузгата, күз алдында рәхәт мизгелләрне сурәтли. Көндезге ыгы-зыгыдан соң, хуҗалыкка да, хуҗаларның үзләренә дә салмаклык кайткан. Ихатада соңгы вак-төяк мәшәкатьләр төгәлләнеп килә. Эш кораллары урыннарына урнаштырыла, иртәгәсе көнгә әзерләнә. Бала-чаганың исә өлкәннәрсез өйгә керәсе килми, “җитәр инде, әйдәгез” дигәнчегә кадәр уйныйлар. Тышкы ишектән атлауга ук, бөтен әгъзаларны җылылык били, борынга үлән чәе исе бәрелә...
 
Көн кичкә авышты. Йортларда берәм-берәм ут ала башладылар. Идел барып тоташкан биек тау итәгендәге авылда да күңелле итеп утлар җемелдәшә. Идел өстендә бакеннар кабынды.
 
Тырыша-азаплана торгач, малайлар җыйган өемдә дә кызыл ялкын гөлтләде. Җил аның төтетен Идел түбәненә алып китте. Караңгыда малайлар озак юанмады, учакларын тиз-тиз тапаштырдылар да, кызык эзләп, шәһәргә менеп киттеләр. Шөкер, кибетләр, күңел ачу урыннары хәзер кайда да мыжгып тора. Алар салган коткы тигәнәк ише генә түгел, йолкып ташлармын димә.        
 
Миңа да шушы бәйләнчек уйлар беректе дә, һич кенә дә куып җибәреп булмый...
 
 
 
 

Зимфира ГАЛИМОВА, Дүртөйле
Өмет
№ --- | 13.10.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»