поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.10.2020 Җәмгыять

"Бәрән белән ятып йокладык, ә бозау пионер галстугымны чәйнәде"

Балачак — үзе бер әкият дөньясы ул. Кайчандыр, күпме­дер авырлыклар очраган булса да, үскән чор, башлыча, якты истәлек булып хәтердә яши. Күп эпизодлар, фотографияләрдәге кебек, күз алдыннан картаеп барганда да китми. Укыган китап­лары­ң­ның геройларына, әкияттәге батырларга охшарга тырышып, якты хыялларга атланып, алга омтылган чаклар бит ул...

Үткән гасырның 40нчы елларында туып, авыл җирендә үскән бала­ларның көнкүреше бер-берсенекенә нык охшаш, әмма һәркем аны үзенчә үткәргән, исендә калдырган. Үз сукмагыннан атлаган. Шулай да, кемнең нинди шартларда яшәвенә карамастан, авыл баласының табигатькә якынлыгы бәхәссез.
 
Мин 1945 елның сентябрендә туганмын. Авылда, авыл җирендә — табигать кочагында үстем. Аңа якынлык җирдә яланаяк йөрүдән башлана дип исәплим. Яз көне урамның кояш караган ягында кар эреп бетеп, беренче сукмак салыну белән кыршау тәгәрәтеп йөгерә башлыйсың да, октябрь азакларында, кырау төшә башлаганда гына яланаяк йөрүдән туктыйсың. Урманга каен суы эчәргә барганда кар сакланган йөзәр метр араны да “шәрә тәпи” үтәргә туры килә. Билгеле, аякларны кардан тиз-тиз тар-тып аласың, әмма салкын тими. Аяклар “чебили” инде, анысы вак нәрсә. Кайсы малай аңа игътибар итсен...
 
Табигать урманда, кырларда гына түгел, ул өйгә үк үтеп кергән. Йорт эчендә өй җиһазлары барысы да агачтан: тимер караватлар соңрак күренә башлаган чор. Барысы да агачтан — тәлинкәләр, чәркәләр, хәтта кашыклар. Балалар йоклый торган сәке дә тактадан җәелгән. Менә кайдан ук табигать башлана!
 
Ул сәкегә без — биш бала гына хуҗа түгел. Аның өстендә, төнлә йоклаганда безнең өстән дә, суыктан сак­лап калыр өчен өйгә кертелгән сарык бәрәннәре йөгерешә, сикере­шә, артларыннан шыбыр-шыбыр “кара түгәрәкләр” коелып тора. Бу җан ияләренә көн дә, төн дә комачауламый. Йоклаганда безнең битләрне “үбеп”, ялап китәләр. Бу хәлгә бик борчылмый идек. Тик киштәдәге китапларны, киемнәрне сикереп, тартып төшерсәләр, шунысы ачуыбызны чыгара. Бу — сәкедәге хәлләр.
 
Идәндә безнең белән беррәттән бозау хуҗа булып алган. Анысы муенчак белән бәйләп куелса да, күп нәрсәгә үрелеп өлгерә. Буе-муены җиткән әйберне чәйни. Уф! Бозау авызына керә башлаган пионер галстугы белән төшкән фоторәсемем әле дә саклана. Бозауны сагынып түгел, пионер чагымны искә алып карыйм. Бозауга ачуым юк, ул бит анасыннан үрнәк алып эшли. Сыерны да кыш көне бозау янына кертеп савалар. Анысы инде бигрәк аяусыз, рәхимсез. Чәйни! Күпме сөлге-тастымалларны, кием чабуларын бозды, санап бетерерлек түгел...
 
...Сәке астында да табигать хөкем сөрә. Анда кабаклар саклана. Кабыклары каты. Ул чакта нитрат дигән нәрсә булмаганлыктан, эчке өлешләре дә вакытка, җылы һавага бирешми, череми, быжымый. Аһ, ул кабак төшләре! Чикләвек кебекләр иде...
 
Кабаклар арасына язга таба каз оясы куела. Анда хуҗабикә булып инә каз утыра, бәбкәләр көтә. Сәкене ачарга уңайлы булсын өчен бер тактада тишек калдыралар. Кызыксынып, шунда кулыңны тыксаң, каз зәһәр итеп тешләп тә ала әле.
 
Идән астында йөгерешкән тычканнар кабак арасына чыга башласа, песи аларны ауларга тотына.
 
Без, бала-чага, шунда буталып йөрибез. Йорт эче гөж килеп тора. Тормыш кайный. Монда чын мәгъ­нәсендә – “тере почмак!” Әйтергә кирәк, бөтен тере затлар арасында татулык, үзара аңлашу хөкем сөрә.
 
Табигать өйгә тереклек вәкилләре белән генә керми. Искән җилләре дә кеше торагын читләтеп үтми. Көчле­рәкләре серәеп торган морҗа башына бәрелеп- сугылып, төрле тонда сызгырып, бүлмәгә үтеп керә. “Симфо-нияләрен” уйнап бетермичә тынмыйлар. Коеп яуган яңгырлар да әрсезлек күрсәтә. Салам түбәне суга манчып, түшәм ярыкларыннан эчкә агалар. Бу тамчыларны җыюга бөтен савыт-саба җәлеп ителә. Өйдә барыбыз да чыр-чу киләбез. Күңелле өйдә! Табигать балалары без.
 
Ишегалдында да тормыш кайный. Анда чыксаң, бөтен җир мал-туар белән тулган. Сарыклар, бәрәннәр, бозау, сыер, тавыклар, казлар, үрдәкләр... Һәрберсе үз урынын белеп яшәргә тырыша. Тынычлар. Ач түгелләр. Ата каз гына очынып китә, усаллаша. Авылдагы тегүче апа сырып биргән бишмәтемнең озын чабуын томшыгы белән эләктереп, ике канаты белән ике яклап аз бәргәләмәде мине ата каз!
Калган яклап табигатьтә тынычлык иде. Табигатькә ярашып-яраклашып үстек без.
Ренат Нуретдинов,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.10.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»