|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2020 Криминал
Чаллыда баласын урамда калдырып киткән хатынны ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәрБала 4 сәгать дәвамында урамда коляскада яткан. Бу җан тетрәндергеч хәл Яр Чаллыда булган. Әлеге хакта шаһит Интернет челтәрендә язган. "Кичә кич саф һава сулап керергә булдым һәм урам буйлап китеп барганда агач янында коляска күреп калдым. Аны барып карасам - анда бала йоклап ята. Шунда ук ашыгыч ярдәм машинасын чакырттым. Курткамны салып, аны төреп куйдым. Бирегә килгән табиблар баланы дәваханәгә алып китте. Аның әнисе 4 сәгать үткәч кенә баласын эзләргә чыккан", - дип язган ул.
Арытаба бу хәл буенча махсус тикшерүчеләр кызыксына башлаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, моңа кадәр хатын беркайда да исәптә тормаган. Хәзер аны ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|