|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2020 Криминал
Укытучы дүрт яшьлек улын колготки белән үтергәнПолиция хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсендә дүрт яшьлек улын үтерүдә шикләнелүче мәктәп укытучысын тоткарлаган. Фаҗига Пушкин шәһәрендә булган. Бу хакта Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитетының Баш Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр. 43 яшьлек хатын үз фатирында улын колготка белән асып куйган. Ире бу вакытта өйдә булмаган: ул калган өч бала белән саф һавада йөрергә чыгып киткән була.
Хатын-кыз баласын ни өчен үтергәннен аңлата алмаган. Психологик-психиатрия экспертизасы үткәреләчәк. Хәзер полиция хезмәткәрләре укытучының элек психиатрда күзәтүдә булу мәгълүматын тикшерә. Җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча җәза-20 елга кадәр колония.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|