поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.08.2010 Милләт

ТЕЛ ҺӘМ МОҢ – МИЛЛӘТ САКЧЫЛАРЫ

Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене теле һәм моңы белән яралта. Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көйләгән, дип язган Тукаебыз. Әйе, тел балага бишектә үк – милли моң-җыр белән бергә сеңә, ныгый. Бишек җыры балага милли хис сала, теле ачылуга юл ача.

Татарлар, күрәсең, моңнан яралгандыр. Ул моң төркиләр яшәгән Алтай гүзәллегеннән, татарны татар иткән дала киңлекләрендә барлыкка килгән. Һәм язмышының төрле чорларын чагылдырган рәвештә аның канына сеңгән булса кирәк. Аны безгә кайчандыр шул яклардан күчеп, Казан тирәсенә килеп урнашкан татар кабиләләре җиткергән. Алар аркылы безгә бүгенге атамабыз гына түгел, милли моңыбыз да, кайбер гореф-гадәтләребез дә, телебезнең нигезләре дә ирешкән.

 

Бу моң дөньяны таң калдырырдай аһәңле, ул үз эченә татарның кичерешләрен, гомумән, аның эчке дөньясын сыйдыра алган бер могҗизаны хәтерләтә. Юкка гына кытайлар безнең музыкабызны үз итеп, аны Ерак Көнчыгыш халыкларына, шул исәптән Япониягә дә илтеп җиткермәгәннәрдер. Беренче төрки аваз да шул моңнан барлыкка килеп, телебезне тел итүгә өлешен керткәндер. Шунлыктандыр инде, телебез дә нәфис һәм назлы. Наҗар Нәҗми язганча, «җырдай моңлы», «кызлар кебек шат чырайлы», «ачык йөзле».

 

Бервакыт Мәскәүдә татарлар оештырган концерт барышында, залда утырган бер рус кешесенең сәхнәгә, «Телегез искиткеч гүзәл, аның киләчәге зур, мин аны һичшиксез өйрәнәчәкмен», – дигән язу җибәрүе хәтеремдә. Бу кешегә телебезнең милли моңыбызга үрелеп баруы тәэсир ясаган күрәсең. Чыннан да, телебез, моңыбыз кебек үк, башка телләрдә булмаган милизмнар белән сугарылган, чын мәгънәсендәге музыкаль тел.

 

Күптән түгел Фәрит Хатипов җитәкчелегендәге иҗат төркеме Казахстанда концертлар биреп кайткан. Шуларның берсендә Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев та катнашкан. Ул артистлардан «Шахта» һәм «Галиябану» җырларын башкаруны сораган. Аларны ләззәтләнеп һәм хушланып тыңлаган.

 

Шушы юлларны язганда балачагымнан бер эпизод искә төште. 1941 елны әтине үзебез яшәгән Иске Шөгер авылыннан фронтка озатабыз. Ул, дистәләгән яшь ир-ат белән бергә, Кләүле станциясеннән поездга утырып китәргә тиеш. Юл чатында, кибет кырыенда аерылышырга мәҗбүрбез. Китүчеләр арбаларга төялешәләр һәм гармунга кушылып җырлыйлар. «Без авылны чыккан чакта, күтәрелде томаннар, исән булсак, бер кайтырбыз, сау булыгыз, туганнар». Җырның көе дә, сүзләре дә күзләрдән яшь чыгара. Озатучыларның күбесе елый.

 

Шунда әтиебез безне, ягъни өч улын җитәкләп кибеткә алып керде һәм мандолина сатып алып кулыбызга тоттырып: «Мин кайтканчы уйнарга өйрәнеп куегыз!» – диде. Без, аның васыятен үтәдек, мандолинада уйнарга өйрәндек. Тик әтигә генә без уйнаганны тыңларга насыйп булмады, Латвияне азат итү өчен барган каты сугышларда рота командиры буларак һәлак булды. Ул бик матур җырлый һәм сүзләрен дә үзе иҗат итә торган булган. Аның фронттан язган хатларында шигъри юллар, әйтерсең лә, көйли-көйли язылган.

 

Гаиләнең вазифасы баланың теле ачылу белән генә тәмамланмый. Киресенчә, ул катлаулана төшә, чөнки ачылган тел бертуктаусыз баерга тиеш. Һәм монысы да гаилә бурычы. Тукай бит юкка гына әби-әбекәй әкиятенә шулкадәр урын бирмәгән. Әкиятләр баланың телен генә түгел, аның рухи дөньясын да баета, аңарда милли хисләр тәрбияли, аңа халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын сеңдерә, аны яхшы белән яманны аерырга өйрәтә. 

 

Күп ата-ана балаларының үз телләрен белмәүдә мәктәпне гаепләмәкче. Имештер, мәктәптә татар телен өйрәтмиләр, укыту рус телендә генә бара. Бу сүзләрдә дә дөреслек юк түгел. Чыннан да, безнең шәһәрләрдәге, хәтта татар дип аталган мәктәпләребездә дә күп фәннәр русча укытыла. Балалар үзара русча гына сөйләшәләр.

 

Ә менә Финляндиядә, Америкада, Кытайда яки Япониядә татар мәктәпләре юк, ләкин балалар татар телен камил рәвештә беләләр. Чөнки бу илләрдә татар теле – гаилә теле. Тел аларга бишектә үк сеңгән. Ата-ана үзара да, балалары белән дә тик татарча гына сөйләшә. Тел милли моң белән уралып бара. Җырлары да – гасырдан гасырга күчеп килгән чын татар җырлары. Америкада да, Япониядә дә безнең эстрададагы өчкөнлек такмакларны өнәмиләр. Аларга милләт язмышын тасвирлаган, буыннан буынга килгән пентатоникага корылган җырлар булсын. Дөрес, Салих Сәйдәшев, Заһидулла Яруллин, Фәрит Яруллин, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Солтан Габәши кебек классик композиторларыбыз тудырган үлемсез җырларны алар яратып җырлыйлар һәм тыңлыйлар. Шушы җырларның сүзләре аларда телебезгә мәхәббәт тәрбияли.

 

Сүз уңаеннан, татар җырының телгә йогынтысы булуы турындагы хакыйкатьне раслый торган бер сәхифә китерәм. Бишкек шәһәрендә җирле татарлар оештырган концертта бер җырчының, сәхнәгә чыгып, «Әйтмә син авыр сүз» дигән җырны башкаруын тыңладым. Искиткеч рәвештә хисләнеп җырлады егет. Ул сәхнәдән төшкәч, янына килдем. Татарча көчкә-көчкә генә сөйләшә егетем. Ә кулында шушы һәм башка берничә җырның тексты. Егетнең күңеленә сеңгән милли моң сүз сорый, татар сүзен сорый – телебезне ныклап өйрәнү омтылышын тудырган булып чыкты.

 

Бу очраклы мисал гына түгел. Әйтик, инде мәрхүм атаклы җырчыбыз Гали Ильясов, Владивостокта туып, нигездә туган телсез үскән. Ә күзәнәкләренә сеңгән татар моңы аның татарлыгын уяткан, җыр аша туган телен ныклап үзләштерүгә юл ачкан, аны Татарстанга китергән.

 

Мондый мисаллар күп. Алар милли моң һәм телнең бергә уралган булганлыгына, моңның телне «уяту» көче бар икәнлегенә дәлил булып тора. Бишек җырлары гасырлар дәвамында юкка гына җырланмаган. Алар балада миллилек тәрбияләгәннәр. Җырсыз-моңсыз үскән балалар бәхетсезләр, алар милли хисләрдән мәхрүм. Алардан туган балаларга ятлар арасына сеңеп югалу өчен турыдан-туры юл ачыла. Катнаш никахларның күплегенә әнә шул милли хисләр булмау сәбәп. Телен белмәгән, җырын җырлый алмаганнар өчен нинди милләт белән никахлашуның бернинди әһәмияте дә юк.

 

Тел һәм моң – милләт сакчылары. Тел бетсә, моң да калмый, милләт бетә. Менә ни өчен гаилә тел мәсьәләсен беренче урынга куярга тиеш.

 

Күпвакыт ата-ана, балам русча белсен, русча укысын, рус теленнән башка яшәү авыр, җәмгыятьтә урын алу кыен, ди. Мондый ата-аналарның шактый күпчелеге рус телен начар белү аркасында интеккән, авырлыклар күргән була. Шуңа балаларына андый язмышны теләми. Моны аңлап була. Беркем дә үз баласына начарлык теләми. Укысыннар балалар русча да, инглизчә дә, французча да, немецча да. Татар кешесе берәүдән дә ким түгел. Тик менә шушы телләрнең, гомумән, белем-мәгърифәтнең ачкычы туган телебез икәнлеген онытмасыннар. Алар үсеп буйга җиткәч, җәмгыятьтә үз урыннарын алгач:

 

«Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы», – диярлек булсыннар.

 

Дистәләгән телевидение һәм радио каналлары барлык тапшыруларын рус телендә алып бара. Бүген русча белмәүчеләр юк дәрәҗәсендә. Рус теле һәрбер гаилә эченә ныклап кереп урнашты, шунлыктан телебез өчен беренче куркыныч баланы бишектән үк туган телендә тәрбияләмәү булса, аның икенчесе – телевидение һәм радио. Өченчесе – ишек артындагы, рус телендә кайнап торган тормыш.

 

Тик боларга котылгысыз фаҗига итеп карарга ярамый. Инде, әйткәнемчә, ерак чит ил татарлары күптән шундый шартларда яшиләр. Шулай булуга да карамастан, алар, бездән аермалы буларак, ике-өч тел беләләр. Чөнки алар өчен төп тел – туган тел. Өйләрендә алар рәхәтләнеп татарча, эш урынында шул илләрнең дәүләт телләрендә гәпләшәләр. Моңа радио да, телевидение дә комачаулый алмый. Бу – алар өчен милли яшәеш законы.

 

Хәзерге заман мөмкинлекләре ерак чит ил татарларына татар телендә алып бара торган теле-радио каналларына да юл ача. Һәм күп урыннарда моннан ныклап файдаланалар да. «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы хәзер күп җирләргә үтеп керде. Чит илләрдә, мәсәлән, АКШ башкаласы Вашингтонда «Татар радиосы»н, «Азатлык»ны тыңлыйлар. Боларына мин үзем шаһит. Вашингтонда гомер кичерүче мәшһүр милләттәшебез Сәгыйт абый Сәлахның йортында үземнең шушы каналлардан татар тапшыруларын тыңлап хозурланганым бар. Форсаттан файдаланып, шушы шәхес язмышына тукталып китәсем килә. Телебез турында, гомумән, милли яшәеш турында сүз барганда башкача булдыра алмыйм.

 

Сәгыйт абый Кореяның Сеул шәһәрендә туып үскән. Үткән гасырның 50 нче елларында шушы шәһәрдә нибары 26 татар гаиләсе яшәгән. Араларындагы бер мәрхәмәтле татар бае Сеулда татар мәктәбе һәм мәчет булдырган. Мәктәп өчен татар китаплары Япониядә бастырыла торган булган. Алар Сеулга шуннан китертелгән. Сәгыйт абый шушы мәктәптә белем алган. Тик үткән гасырның 50 нче еллары башында Кореяда сугыш башлану сәбәпле, соңгы ике классны тәмамлап өлгермәгән. Язмыш аны Америкага китергән. Ул монда бер ел эчендә урта белем алган. Дүрт ел эчендә ике югары белем иясенә әверелгән. Фән докторы булып, АКШ хөкүмәте җитәкчесенең атом-төш проблемалары буенча киңәшчесе дәрәҗәсенә ирешкән.

 

Шушы уңышларның ачкычы – туган татар телем, ди Сәгыйт абый. Ул, моның өстәвенә, камил рәвештә инглиз, япон, кытай һәм корея телләрен дә белә. Туган тел аны татар итеп саклаган, зур фән юлына чыгарган. Милли хисләре кайнап тору сәбәпле, Сәгыйт абый үзенә лаеклы урын тапкан. Равия ханым белән алар, ике татар баласы үстереп, аларны зур тормыш юлына чыгара алганнар.

 

Бу мисал шулай ук бердәнбер түгел. Шул ук АКШта, Финляндиядә, Кытайда һәм башка илләрдә моңа охшаш мисаллар күп. Тел һәм милли моң аларны татар итеп саклый, милли горурлык чыганагы булып тора.

 

Ләкин Россиянең үзендә татар телен кысрыклау сәясәте дәвам итә. Дәүләт Думасы кабул иткән 309 нчы закон укыту стандартларыннан милли өстәмәне алып ташлауны таләп итә. Димәк, болай да өстәмә генә итеп саналган татар теленә урын калмый. Шулай ук татарча музыка дәресләре алып бару да бетерелергә тиеш була. Милли тарих турында әйтәсе дә юк. «Ә тарихсыз, телсез милләт була аламы соң?» – дигән сорау туа. Моңа җавап бертөрле генә булырга мөмкин: әлбәттә, юк!

 

Нишләргә соң? Беренчедән, хөкүмәтебез тарафыннан шушы законга каршы башланган көрәшне дәвам итәргә. Кирәк булса, Европа судына кадәр барып җитәргә. Барлык мөмкинлекләрне файдаланып, Россиянең төп һәм азчылык милләтләрнең телләре хакындагы Европа хартиясенә кушылуын булдырырга. Аңа кушылу төп һәм азчылыкны тәшкил иткән милләтләрнең телләренә чәчәк атып яшәү мөмкинлеген тудыра, милли мәгәриф, радио һәм телевидение, газета-журналлар өчен уңай шартлар тудыруга юл ача.

 

Тик боларның берсе дә үзеннән-үзе була торган гамәл түгел. «Алма пеш, авызыма төш!» дип кенә дә яшәргә ярамый. Бу эшләрне башкарганда да җәмәгатьчелек ярдәме хәлиткеч булырга тиеш. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында шушы мәсьәләләргә багышланган конференцияләр, авыл һәм шәһәр культура үзәкләрендә халык җыеннары үткәрүләрне җайга салу зарур. Кыскасы, халык фикере бер туктаусыз яңгырап торганда гына ниндидер уңышларга ирешеп булачак. Ә боларны оештыру исә зыялыларыбызның вазифасы.

 

Татар кешесе сәхнәгә, җырга-моңга мөкиббән, шунлыктан бүгенге эстрадабызның халкыбызны милли рухта тәрбияләүдә, гасырлар буе тупланган музыкаль мирасыбызны киләсе буыннарга тапшыруда җаваплы икәнлеге ачыктан-ачык. Тик, ни кызганыч, эстрадабыз бу таләпкә җавап бирүдән ерак тора. Андагы йөзләгән «йолдызлар» булыр-булмас сүзләргә көйләнгән, милли традицияләребездән бик тә ерак торган такмаклар белән мавыгалар. Әлеге «йолдызларның» күбесе «Тәфтиләү», «Сәгатъ чылбыры», «Шахта», «Галиябану» кебек җырларны башкару дәрәҗәсендә түгелләр, кулларыннан микрофонны алсаң, бөтенләй тавышсыз-тынсыз калалар.

 

Артистларыбызның шактые, хәтта кайбер зур талант иясе булганнары да эстраданы бизнес чыганагына әверелдерделәр. Ә Зөһрә Сәхабиева, Наҗия Теркулова, Шамил Әхмәтҗанов, Георгий Ибушев, Ания Туишева кебек халык җәүһәрләренең сакчылары булган артистларыбыз сәхнәләрдән кысрыклап чыгарылды. Искәндәр Биктаһиров, Мирсәет Сөнгатуллин кебек җырчыларыбызның да мөмкинлекләре бик нык чикләнде.

 

Шушыларны күреп, газапланып яшәгән Габдулла Рахимкулов, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичев кебекләр инде арабыздан китеп тә бардылар. Габдулла абыйның, хәтта чын халык җырчысы булса да, андый мактаулы исеме юк иде. Юк шул бездә кеше кадерен белү, юк!..

 

Тик, мин моның өчен берәүгә дә дәгъва белдермим, гаеплеләрне дә эзләмим. Сүзем тик татарны татар итеп яшәтүче телебез һәм милли моңыбызның язмышы турында гына. Чөнки алар безнең милли сөтебезне тәшкил итәләр. Ә сөт калса, милләт исән-имин булачак, һәрбер татарның ватаны булган Татарстаныбыз да чәчәк атачак.

 

Онытмыйк, сөт калса, ватан кайта!


Индус ТАҺИРОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»