поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.10.2020 Шоу-бизнес

Җырчы Айлин: «Әнине югалту минем өчен зур дәрес булды»

Айлин төрки милләтләр исеме дип санала. Шулай ук бу исемне инглизләр дә бик яратып куллана. Испанча җырлый торган Пилар Мария дель Кармен Моника Хименес Гарсия да Айлин исеме белән чыгыш ясый. Хәзер татар эстрадасы сәхнәсендә дә шундый исемле җырчыны күрергә мөмкин.

Тышкы кыяфәте белән ул Голливуд йолдызларын хәтерләтә. Гәрчә тумышы белән Башкортстанныкы булса да. Беренче карашка башбирмәс, шул ук вакытта, масаеп йөри торган кино йолдызларына охшаган булса да, аралаша башлагач, бу ханымның бөтенләй башка төрле икәненә инанасың.
 
Татар эстрадасына сыйфат җитми?
 
Татар эстрадасында сары чәчле җырчылар әллә ни күп түгел. Заманында Мәликә бар иде, аннан соң Ландыш Нигъмәтҗанова популярлык казанды. Хәзер исә «Айлин йолдызы» туып килә.
 
– Татар эстрадасын күзәтеп, бик ныклап анализладым. Музыкаль татар телеканалларын күп карадым. Рус телендәге музыкаль телеканалларны ачып карыйсың да, хәтта гап-гади авыл күренеше дә анда эстетик яктан бик матур итеп бирелә. Безнең Татарстанда искиткеч матур тавышлы артистлар күп. Тавыш белән музыканың тәңгәл килүе, клипларда режиссерларның күзаллаулары югары дәрәҗәдә булуын телим, – ди җырчы.
Җырларны да, клипларны да Айлин Мәскәүдә яздыра һәм төшерә. Сәбәбе – сыйфатка бәйле. Артист андагы бәяләрнең бик югары булуын да яшерми. Мисалга, «ВИА Гра» төркеме өчен клиплар төшерү 3-4 миллион сумга төшәргә мөмкин икән.
 
– Яңа клибымны Мәскәүдә төшердем, әмма безнең бюджет чикле иде. Продюсерым Мурат Әбделманов – үзе режиссер. Аның бик күп идея­ләре бар. Тик миңа тамашачының да иҗатымны ничек кабул итүе кирәк. Татар эстрадасында мең дә беренчеме, өч мең дә беренчеме булуым түгел, минем өчен сыйфат мөһим. Сыйфатлы җырчы булырга тырышачакмын, – ди Айлин.
 
Җырчы Элвин Грей һәм Айдар Галимов белән дуэтлар башкарырга теләвен дә яшерми.
 
– Дуэт башкару өчен җыр­чыларның тавыш­лары туры килергә тиеш. Уфада Айдар Галимов белән аралашканым да бар. Әмма дуэт башкарганчы, мин башта моның өчен өлгереп җитәргә, кеше мине таный башларга, концертлар оештыручылар мине белергә тиеш, – дигән фикердә җырчы.
 
Аранжировкаларга килгәндә, бер җырны ул – Мәскәүдә, икенчесен Казанда ясаткан.
 
– Казан аранжировщигыннан, Мәскәүнеке кебек ясагыз әле, зинһар, дип сорагач, бик теләр идем, әмма миндә андый тавышлар базасы юк, диделәр, – ди Айлин. –Татарстан эстрадасын үстерәсем килә. Туристлар безгә килгәч, матур клиплар карасын, сыйфатлы җырлар тыңласын иде. Татарстаным белән горурланасым килә!
 
Башкорт Дәүләт педагогика университетында инглиз теле укытучысына белем алган Айлинның чит телне су урынына эчүе гаҗәп түгел. Өстәвенә ул Уфа Дәүләт сәнгать академиясендә дә укыган һәм театрда да эшләгән. Әллә шул белемнәренең, әллә инде продюсерының ярдәме тигәнме – Айлинны Голливудка кинога төшәргә чакырганнар.
 
– Сәнгать академиясендә укыганда, нишләптер миңа гел фахишәләр ролен бирәләр иде. Ахырдан исә инде графиня рольләрен уйный башладым. Сәхнәдә дә образ эчке дөнья белән тәңгәл килергә тиеш. Әмма мин башкалардан аерылып тору яклы. Татар каналларын карыйсызмы дип сораштыру уздырганым бар. Алар миңа: «Анда бер нәрсә дә кызык түгел», – дип җавап бирде. Кызык булса, карар идек, диләр. Тамашачыны ничек кызыксындырырга дигән сорау туды миндә. Дөресен әйткәндә, хәзерге сәхнә образымны тәвәккәллек белән булдырдым. Чөнки Татарстанда мөселман гореф-гадәтләрен үтиләр. Шулай да экспериментлар ясыйм, – ди сәхнә образы хакында җырчы.
 
Айлин: «Бала чакта миңа әти-әни назы, игътибары җитмәде, чөнки алар гел эштә булалар иде», – ди. Шуңа да гаилә корып, үзе дә өч бала әнисе булганнан соң, ун ел бары балалары белән генә шөгыльләнергә үзенә сүз биргән булган. Хәзер инде өлкән кызлары Анжеликага – 9, уллары Артурга – 6, ә бәләкәйләре Арианага 4 яшь тула.
 
– Балаларым инде мөстә­кыйль. Командировкалар булган очракта, алар янына ешрак кайтырга тырышачакмын. Яшьләр хәзер бик алга киткән. Зур кызым миңа хәтта киңәшләр дә бирә. Әни, болай ит, тегеләй эшлә, бу инде модада түгел, дип кенә тора. Сәхнәгә чыгар алдыннан мин алардан рөхсәт сорадым. Минемчә, балаларым инде зур, – ди җырчы үзе.
 
Кызганыч, әмма Айлинның әнисе ике ел элек вафат булган. Шуңа да ул әти-­әнисе белән ешрак күрешә алмавына үкенә дә.
 
– Әни-әтиләргә исән вакытларында күбрәк игътибар бирмисең. Аларны югалт­кач кына кадерләрен белә, аңлый башлыйсың. Әнине югалту минем өчен бик зур дәрес булды, хәзер күп нәрсәнең кадерен беләм. Әти-­әниләрегезне зурлагыз, кадерен белегез. Мин бу сүзләрне күп ишеттем. Казанга күченеп киткәч, алар белән ун еллап сирәк аралашырга туры килде, – дип киңәш бирә Айлин.
 
Гаиләсен һәм балаларын ул тамашачыларга күрсәтмәячәген дә әйтә.
 
– Гаилә ул – бәләкәй генә үз илем. Аны беркайда да күрсәтмим. Гаиләдә мин – әни, ул – ныгытмам. Ул – мине илһамландыра торган җир. Әгәр дә мин аны барысына да күрсәтсәм, ул минеке генә түгел, ә барысыныкы да булачак. Бөтен энергия башкаларга да чәчеләчәк. Шуңа да гаиләмне күрсәтәсем килми. Бәлки, балалар үсә төшкәч, күрсәтермен. Минем олы кызым бик матур җырлый, ә кечкенәсе балет белән шөгыльләнергә тели, – диде Айлин.
 
Татар кызы булса да, җырчының балалары татарча белми. Әмма бакчада әдәби татар телен өйрәнәләр икән.
 
– Татарстанга килгәч, ниһаять, татарлар арасына килдем дип сөендем. Ирем Эдуард – татар егете, әмма, кызганычка, татарча белми. Без гаиләдә русча гына сөйләшәбез. Ирем: «Ярым русча, ярым татарча сөйләшкәнне яратмыйм, балалар русча яхшы сөйләшсеннәр», – диде. Ныклап татар телен өйрәнмибез. Балалар бакчасында гына тәрбиячеләр аларга әдәби татар телен өйрәтә.
 
Айлин исеме соңгы арада популярлаша башлады. Үземнең танышларым арасында да яңа туган нарасыйларына әлеге исемне кушучылар шактый. Әмма 30 еллар элек ул әле татарлар арасында ишетелми иде диярлек. Баксаң, Айлинның бу үз исеме түгел икән.
 
– Бу – сәхнә исемем. Әмма гаиләдә балалар да мине әни дип түгел, Айлин дип йөртә башлады. Мин бу исемне үз иттем, – ди ул.
 
Айлин җырчы буларак кына түгел, ә шул исемдәге лейбл буларак та гамәлгә ашырылачак. Проект үз эченә хәйриячелекне дә, сувенир продукциясен җитештерүне дә, матурлык мәктәбен яисә матурлык салоны ачуны да күздә тота. Җырчы исә үзе балалар өчен музыка мәктәбе ачарга хыяллана.
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 03.10.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»