|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2020 Җәмгыять
Бүген Марат Әхмәтов «ШАЯН ТВ»да кунакта булды (ФОТО)Бүген “ШАЯН ТВ” каналы редакциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов кунакта булып, каналның эшчәнлеге белән танышып китте. Биредә ул популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән якыннан танышты, алар белән аралашып алды. Алай гына да түгел, төшерү процессына ул үз өлешен кертте: «ШАЯН Балалар» тапшыруы кысаларында алып баручы Зилә белән әңгәмә корды. Экскурсия барышында ул каналны киләчәк туган көне белән котлады, бу күңелле, матур хезмәт юлында алга таба да уңышлар, яңа җиңүләр теләде, киңәшләре белән бүлеште.
--- |
Иң күп укылган
|