|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2020 Хәвеф-хәтәр
Уфада укытучы баланың авызын скотч белән ябыштырган, икенчесенең башын партага бәргәнМәгълүмат чараларында коточкыч мәгълүмат пәйда булды. Уфа мәктәпләренең берсендә укытучы укучының авызын скотч белән ябыштырган. Бу хәбәргә прокуратура һәм Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе игътибар иткән. Билгеле булганча, укытучы моның белән генә чикләнмәгән. Икенче баланың башын ул партага бәргән.
Өстәвенә, педагог укучыларга бик тупас сүзләр әйткән. Мәгълүмат расланмаган, шуңа күрә тикшерүчеләр бу хәлне тикшерә башлаган.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләргә уку йорты җитәкчелеге, педагогик составы һәм укучыларыннан сорашырга, уку шартларын өйрәнергә, кулланыла торган тәрбия алымнарының законлылыгын, шулай ук уку йортында булганда укучыларның иминлеген тәэмин итү буенча күрелә торган чараларның тулылыгын тикшерүгә юнәлтелгән башка тикшерү-оператив чаралар үткәрергә кирәк булачак, диләр Тикшерү комитетында.
--- |
Иң күп укылган
|