поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
09.10.2020 Җәмгыять

Аларга 6 - 7 яшендә үк олыгаерга туры килә

Сезгә Шенталы районының Денис авылыннан ветеран укытучы, халык мәгарифе отличнигы Гөлсинә Хәйруллина яза. “Сезнең батырлык - безнең йөрәктә” дип аталган иҗади бәйгегә авылыбызның ак әбисе, хаҗия, шагыйрә Әсма апа Хәйруллина турында язма җибәрәм.

Авылыбызда “Бердәмлек” редакциясе белән очрашуга әзерләнеп торган идек. Шунда сезне Әсма апа белән дә таныштырырбыз, үзенең шигырьләрен сәхнәдән укытырбыз, дип уйлаган идек. Пандемия булу сәбәпле, очрашулар насыйп булмады. Ярар, ахырлары хәерле булсын инде. Алдагы көннәрдә очрашырга язсын, Раббым. Бәлки бу язмамны бастырып чыгарырсыз, дигән өметтә калам.
 
Бу хәтәр көн. Юк, хәтәр көн
 
таңы.
 
Безнең өскә фашист
 
ташланды.
 
Илебезнең ямьле җирләренә
 
Бомбаларын коя башлады.
 
Җәй уртасы. Ямьле июнь ае.
 
Офыкларда алсу таң ата.
 
Тыныч йоклап яткан
 
кешеләрне
 
«Сугыш!» - дигән хәбәр уята.
 
Дүрт ел түзде халкыбыз бу
 
сугышка.
 
Җыйдылар да беркөн
 
көчләрен,
 
Берлинына барып җиңеп
 
кайтты,
 
Алып кайтты бөтен
 
үчләрен.
 
Җиңүчеләр кайтты, чәчәк
 
ата күңел.
 
Таң шикелле хис - саф, уй -
 
якты.
 
Мине бүген бомба шартлап
 
түгел,
 
Сандугачлар сайрап уятты.
 
Сандугачлар сайрый
 
тирәктә,
 
Иртә уянган икән.
 
Бөтен нәрсә матур бүген,
 
Җиңү булганга микән!?
 
Язмамны да Әсма апа Хәйруллина шигыре белән башлап җибәрәм, чөнки сүз аның турында барачак.
 
Илебез халкы Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылады. «Сугыш» дип әйтүгә, яу кырыннан кайтканнар да, тылда эшләгәннәр дә күз яшьләре аша күргәннәрен сөйләргә тотына. Күңелдә сугыш елларының ачы хатирәләре кузгала...
 
Әсма апа да сугыш чоры баласы ул. «Авыр елларда үткән балачагым турында хәзерге яшьләргә гыйбрәт итеп сөйлисем килде. Мин Денис авылында уртача хәлле колхозчы гаиләсендә 1939 елны туганмын. Сугыш башлануга әтием яу кырына китте. Ә безгә 6 - 7 яшебездә үк олыгаерга туры килде. Җәен көрәк белән бәрәңге бакчасын казыйбыз.Әниләр ат урынына сука тарта, ә без бәрәңге салып барабыз. Җәй буе чүбен утап, төбен өябез. Алган бәрәңгене, кул бармакларыбызны кисә-кисә, турап киптерә идек. Бу хезмәт, вак эш саналып, балаларга тапшырыла иде. Ә әниләр һаман җир сөрә, урак ура.
 
Үзебез нәрсә ашый идек соң? Кар эреп бетәр-бетмәс көздән калган черегән бәрәңгене җыярга чыгабыз. Әниләр, аны киптереп, коймак кебек пешереп ашаталар иде. Җир кибә башлагач, беренче булып кычыткан баш калкыта. Аннан шулпа пешерәбез. Бәрәңге яфрагы, урманда балтырган, күке башы, җиләк, көзен чикләвек, имән чикләвеге өлгерә. Имән чикләвегеннән он тарттырып, ипи пешерә иделәр. Алабута ипиен дә, умачын да ашарга туры килде, - дип сөйләп китте Әсма апа.
 
Балачагым авыр елда
 
үтте,
 
Сугыш иде бөтен дөньяда.
 
Алабута ашап үстек бит
 
без,
 
Яланаяк йөрдек урамда.
 
Еллар үтте, тормыш
 
матурланды,
 
Алар инде күптән
 
онытылды.
 
Алабута, чүп үләне булып,
 
Күңелләргә кереп утырды.
 
Алабута чүп үләне диеп,
 
Бакчалардан аны утадым.
 
Соңгыларын алгач
 
кулларыма,
 
Кинәт кенә уйлап тын
 
калдым.
 
Тын калдым да, үткән
 
көннәремне
 
Искә төшереп, уйлар
 
уйладым.
 
Чүп үләне безгә булышты
 
дип,
 
Алабутадан мин оялдым.
 
Әйдә, алабута чүп үләне
 
булсын.
 
Без ашыйбыз хәзер күмәчен.
 
Тырышыгыз җирдә, бөтен
 
кеше,
 
Дөнья бүтән сугыш
 
күрмәсен!
 
Безнең авыл яныннан тимер юл үтә. Авылыбызга урман якын гына. Анда җиләк күп үсә иде. Җиләкне көне буе җыябыз да икенче көнне базарга алып барып сатабыз. Шул акчага уку кирәк-яраклары алабыз. Юньле киемебез дә юк иде. Өч иске күлмәктән бер күлмәк җыеп тектерәбез. Әтиләрдән калган чалбар балагы итәк булды. Кигән киемнәрне туксан тугыз ямаулы дия идек. Аякта юкә кабыгыннан үрелгән чабата. Икенче класста укыганда күтәртмәле матур чабата киеп йөргәнем әле дә исемдә. Шәл, башлыкларны әниләр сарык йоныннан эрләп, үзләре бәйләде. Ул елларда безнең төп азык үлән һәм сөт-катык иде. Терлек асрарга да тырыштык. Әниләр урак урды, печән чапты. Без үләнне капчыкларга тутырып ташыйбыз, күтәрә алмасак, сөйрәп кайтабыз. Ешрак «уфалла» арбасы белән ташып, өя идек. «Уфалла», тартудан хәл бетеп бик арыгач, аптыраудан әйтелгән сүз инде ул. Азапланып мал-туар асрасак та, хөкүмәт күп итеп салым сала иде. Хуҗалыктан ит, май, йомырка, йон җыйдылар. Үзебезгә өсте алынган сыек сөт кенә кала иде. Хезмәткә яраклы кешеләре булмаган әби-бабайлар, авырулар өй борын хәер сорашып йөрде. Хәллерәкләр берәр кашык он, берәр чеметем тоз булса да биреп чыгарды. Ул вакытта кеше талау, үтерүләр булмады. Адәм баласы тамагын үз хезмәте белән туйдырырга тырышты.
 
Еллар авыр булуга карамастан, белем алырга тырыштык. Ул чакта мәктәпкә 7 яшьтән алалар иде. Мәктәп салкын, укытучылар җитми, китап-дәфтәр юк... Безне «Зурлар өчен» дип язылган әлифба китабыннан укыттылар. «Ликбез» дия-ләр иде аны. Әйбер төрер өчен кулланучы кәгазьне кисеп, дәфтәр ясап тегәбез. Линейка ярдәмендә юллар сызып утыруыбыз онытылмый. Ә язу карасын мич морҗасына җыелган корымга су салып ясый идек. Каләм исә - каз канаты каурыеннан, таякчыклар - тал чыбыкларыннан. Керосин лампасы яктысында дәрес хәзерли идек. Аны да норма белән генә кибеттә саталар иде.
 
Сугыштан соңгы еллар да бик авыр булды. Ипинең тәмен без үсеп җиткәч кенә белә башладык. Нинди бәхетле кеше ипи ашый икән дип, төкерекләребезне йотып, кызыгып үстек».
 
Әсма апа «Икмәк кадере» дигән шигырендә ипи кадере турында яза:
 
Сугыш арты. Кичке
 
эңгер-меңгер.
 
Без ашыйбыз үлән шулпасы.
 
Шул вакытта әнием түзә
 
алмады,
 
Кулларына тамды күз яше.
 
Ярсуланып әнием әйтеп
 
куйды:
 
«Килер микән шундый бер
 
заман?
 
Күкрәгемә терәп, әпәй
 
кисеп,
 
Сезгә бирер идем мин,
 
балам».
 
Түзә алмадым, мин дә сорап
 
куйдым:
 
«Әни, әпәй нинди була ул?»
 
«Гомерегез булса, бер
 
күрерсез», -
 
Диде әнкәй, кинәт ачылып.
 
Кулларыма әпәй алган саен,
 
Әни, сине искә төшерәм.
 
Теләкләрең, әни, кабул
 
булды -
 
Мич тутырып икмәк
 
пешерәм.
 
Ул елларның авыр хатирәсен
 
Оныкларга сөйләп
 
калдырыйк.
 
Белеп яшәсеннәр икмәк
 
кадерен,
 
Күрмәсеннәр сугыш
 
ачлыгын.
 
«Инде без күргәннәрне балаларыбыз, оныкларыбыз күрмәсеннәр иде. Бүгенге мул тормышның кадерен белеп кенә яшәгез. Дөньялар тыныч, күкләр аяз булсын!» - дип сүзен тәмамлады Әсма апа.
 
Амин, шулай булсын! Рәхмәт яхшы сүзләрегезгә, матур теләкләрегезгә, Әсма апа! Инде тугызынчы дистәне ваклаган Әсма апа ире Әхтәм абый белән тыныч кына гомер итәләр. Биш баланы аякка бастырып, оныкларын тәрбияләшеп, оныкчыкларын үстерешергә дә ярдәм итәләр. Озакламый бриллиант туйларын үткәрергә дә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Өйләре һәрвакыт чиста, пөхтә, искитәрлек. Өстәлләрендә - тәмле ризыклар, кулларында - Коръән китабы. Үзлегеннән өйрәнеп, Коръәнне гарәпчә укый Әсма апа. Олы улы Рөстәм белән хаҗ сәфәренә дә барып кайттылар. Аклы күлмәген киеп, ак яулыгын элеккечә бәйләгән ачык йөзле, тәмле сүзле, матур-матур шигырьләр язучы хаҗия Әсма апага без сокланабыз да, үрнәк тә алабыз, авыл халкын дин юлына бастырганы өчен рәхмәтләр укыйбыз.

---
Бердәмлек
№ --- | 09.10.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»