поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.10.2020 Криминал

Яңа туган баласын ярты ел шкафта асраган

Свердловск өлкәсе Карпинск шәһәрендә яшәүче хатын яңа туган баласын ярты ел дәвамында шкафта тоткан – бала сумкада яшәгән. 37 яшьлек хатын ел башында ире белән ташлашкан. Ул 13 яшьтәге улы һәм 6 яшьтәге кызы белән яшәгән. Йөклелек буенча исәптә тормаган, сабыен роддомда тапмаган.

Өченче баласын тапкач исә, барысына да аны үлгән дигән. Юньсез ананың нәкъ улы нәни сабыйны ачлыктан коткарган, ул, әнисеннән качып, яңа туган баланы ашаткан. Үсмер сер саклый белгән – вакыйга хакында берсенә дә сөйләмәгән. Гаиләдәге уртанчы кыз балалар бакчасында “өйдә тере кебек курчагым бар” дип сөйләгән, әмма тәрбиячеләрнең моңа әллә ни исләре китмәгән.
 
Сабыйны көтмәгәндә табынга җыелган кунаклар табып ала. Кыз бала шактый хәлсезләнгән булган. Хатынның ахирәтләре баланы үзләре белән алып китә һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
 
“Арытаба нишләргә уйлады икән? Ничек яшерергә? Әллә үтерәсе килдеме икән? Балалары адекват аның. Кызы бакчага йөри,  чиста-пөхтәләр, бу балага нишләп шундый мөнәсәбәттә булды икән? Үзе эшләп йөри иде. Нишләп бу адымга барды икән”, – дип аптырый кәккүк-анага ахирәтләренең берсе.
 
Әле сабый дәваханәдә авыр хәлдә. Беренчел мәгълүматлар буенча, аңарда –өченче дәрәҗә гипотрофия. Табиблар башка җитди авырулары да бардыр дип фаразлый.  Анага карата РФ Җинаять җәзалары кодексының  156 маддәсе  (“Балигъ булмаган баланы   тәрбияләү бурычларын үтәмәү”) буенча җинаять эше кузгатылган.
 
Күз алдыгызга китерәсезме? Яңа туган бала. Аның биләүләрен никадәр еш алыштырырга, никадәр еш ашатырга,  юындырырга кирәк? Ачыргаланып еларга хәле дә булмагандыр инде сабыйның... Әй, Ходаем.  Гомере турыдан-туры анага бәйле тере баланы “яшереп” куеп буламы?
Чыганак: Lenta.ru
Фото: pixabay.com

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 09.10.2020
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»