поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.08.2010 Милләт

МИЛЛӘТ ХӘЗИНӘСЕ

Июнь аенда төбәктәге татар авылларында Татарстанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм мәдәният институтының комплекслы экспедициясе эшләде. Алар мишәрләр тормышы, көнкүреше, мәдәнияты, гореф-гадәтләре, халык фольклоры, тел үзенчәлекләре белән таныштылар, материал тупладылар. Экспедиция составында институтның халык иҗаты бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Айсылу САДЕКОВА да иде. Аның белән очрашып сөйләштек.

– Айсылу ханым, сүз башында бераз үзегез белән таныштырсагыз иде. Белгәнебезчә, Сергач яклары туган илегез.

 

– Әйе, Нижгар, Сергач җире – минем туган ягым. Әнием килен булган як, әтием кияү булган як, минем кендек каным тамган җир. Әнием Татарстан кызы, Уразавылга юллама буенча эшкә килгәч, әтием белән танышып, гаилә коралар, мин дә Уразавылда дөньяга килепмен. Әтием, Хөсәен Башкуров, чын коммунист буларак, партия кая кушты, шунда барган һәм без Горький өлкәсенең шактый авылларында – Кочко-Пожарда (ул анда педучилище директоры иде), Яңа Мочалида, Чүмбәлидә яшәдек, аннары инде әтинең туган авылы Камкага килеп төпләндек. Биредә мин 1963 елны мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга киттем. 1968 елны университетны тәмамлап, Кочко–Пожарга Садековлар гаиләсенә килен булып төштем. Кызганычка каршы, тормыш иптәшем Рафаэль иртә вафат булды. Аллага шөкер, кызым, улым исән-саулар, мине куандырып оныкларым үсеп килә.

 

 Мин башта институтның фәнни редакторы булып эшләдем, ике телдә күп китаплар редакцияләдем. 1983 елдан бирле халык иҗаты бүлегендә эшлим. Институт эшенең төп юнәлеше – татар теленең, әдәбиятының, мәдәниятның үзенчәлекләрен тирән өйрәнү һәм аларны саклап калу. Без мөмкин кадәр күбрәк һәм киңрәк фольклорны саклап калырга тырышабыз. Төп максатыбыз – татар халык иҗатын туплаган 25 томлык җыентык бастырып чыгару. Татар халык иҗатын рус телендә чыгару буенча да параллель эшлибез. Тәрҗемә мәсьәләсе аеруча катлаулы, чөнки халык иҗаты ул борынгы, элекке, кулланыштан чыгып барган телдә һәм аны тәрҗемә итү җиңел эш түгел. Мин үзем дә 7 том прозаик әсәрләр, өч том әкиятләр, мәкальләр, табышмаклар томнарын, мәзәкләр, риваятьләрнең шактый өлешен тәрҗемә иттем. Бәлки, бу безнең халык иҗатын дөньяга күрсәтүнең бер юлыдыр, чөнки милли әсәрләрнең бер тел кысаларында бикләнеп ятуы дөрес түгел.

 

– Безнең якларга килү максатыгызны да әйтсәгез иде. Экспедициягез уңышлымы булды?

 

– Максатыбыз билгеле инде – мөмкин булганча күбрәк халык иҗатын, фольклор җыю, аны эшкәртеп, китаплар итеп туплап, киләчәк буыннарга җиткерү. Безнең экспедиция әгъзаларының һәрберсенең үз темасы иде. Минем төп темам – дини жанрлар, чөнки туксанынчы еллардан башлап тормышыбызның рухи ягы белән кызыксыну артты, диннең үсүенә, яңадан тууына мөмкинлекләр бирелде. Ә моңа кадәр бу жанр халык иҗатында ак тап иде. 1992 елда мин хаҗ кылдым, шуңа да бу тема өстендә бик теләп эшлим.

 

 Төп юнәлешем – татар халык иҗатында дини фольклор. Аның берничә жанры бар: диннең тарихы, дини изгеләр турында риваятьләр, бәетләр. Иң зур һәм популяр булган жанр – мөнәҗәтләр. 2000 елда танылган фольклорчы Рәшит Ягъфәров белән икәүләп (кызганычка, ул мәрхүм инде) “Мөнәҗәтләр” дигән җыентык чыгардык. Бу эштә “Туган як” газетасы да зур ярдәм күрсәтте. Аның битләрендә Сергач якларында йөреп җыйган дини әсәрләр бастырылды. Кызганыч, элекке буын китеп бетә. Мин бу якларда 1984 елда экспедициядә булган идем, ул вакытта язып алынган әсәрләрне белүче, башкаручылар бүген юк инде. Хәтта минем яшьтәгеләр дә аларны белми, чөнки без дин ул әфьюн дигән замана кешеләре, безгә дини тәрбия, дини белем бирелмәде.

 

 Шулай да экспедициябез бөтенләй уңышсыз булды дип әйтеп булмый, һәрберебез үз темасы буенча азмы-күпме материал җыйды. Миңа килгәндә, әлегә тикле ишетелмәгән, очрамаган ике-өч мөнәҗәт язып алдым, бу да аз түгел. Ыргуда элекке, катушечный магнитофон пленкасына язылган бер мөнәҗәт күчереп алдым. Фольклорчы буларак, бер дәфтәр тутырып яздым. Бик күп такмаклар, туй йолалары язып алдык. Арада без белмәгәннәре, кызыклылары да бар. Өлкәннәр яшь чакларын яхшы хәтерлиләр – төрле уеннар, бәйрәмнәр турында сөйләделәр. Түндәк уены, бармак уены, каеш сугу уены кебекләрне язып алдык.

 

 Кызганычка, Актук авылында нидер белүче бер генә кеше дә таба алмадык. Сафаҗайда эшебез байрак булды, шактый кызыклы могҗизалар, авыл риваятьләре язып алдык.

 

– Айсылу ханым, сез бу юлы да Сергач ягындагы 20 ләп авылда булдыгыз, күп кеше белән аралаштыгыз, мишәр авыллары нинди тәэсир калдырды?

 

– Тәэсирләр бик күп һәм төрле. Иң элек, безнең татар халкының кунакчыллыгын, киң күңеллелеген билгеләп үтәр идем. Бу юлы безгә сафаҗайлы Әнвәр Камалетдинов оештыру мәсьәләләрендә зур ярдәм күрсәтте. Без Мәдәнә мәчете кунакханәсендә ун көн яшәдек. Авылларга ул алдан шалтыратып куйганга, анда безне көтеп алалар иде, зур рәхмәт үзенә. Яндавищча авыл администрациясе башлыгы Рафаил Ильясовка да рәхмәт, ул безне кызыксындырган кешеләрне табып, яныбызда йөрде.

 

 Иң мөһиме – татар авыллары яши, алар бай, йортлар җитеш, зур, матур. Тик менә рухи як саяра бара. Мөнәҗәтләр бит тирән мәгънәле, аларда философик фикерләр күп. “Менә шундый заман җитәр, халык китәр уңга-сулга, уң кулда мал күп булыр, ә рухи як сай булыр”, – дигәнрәк мәгънәле мөнәҗәт бар, алар дүрт вариантта кабатлана. Менә бүген нәкъ шул заман килеп җитте. Рухи як бай булмаса, дингә, Аллага ышану булмаса, авылның киләчәген күзаллау кыен. Сафаҗайда биш мәчет, ләкин бары бер тапкыр гына азан ишеттем. Мәдәнәдә ун көн яшәп, бер тапкыр азан ишеттек.

 

 Аннары, авылларның картаюы да борчу тудыра. Демографик кризис аркасында мәктәпләр ябыла. 1952 елны әтием ачкан Чүмбәли урта мәктәбенә дә ябылу яный. Мәктәпсез, яшьләрсез авылның киләчәге юк, ә яшьләрне шәһәрләр суырып ала бара. Арзамас тирәсендә элек байтак татар авыллары булган, хәзер алар юк инде. Безнең авылларны да шушы язмыш көтә түгелме?

 

Халык иҗатын саклау мәсьәләсенә килгәндә дә бит хәзер бөтен ышаныч мәктәпләрдә. Күбесе авыл мәктәпләрендә музейлар бар – шунсы шатландыра. Вәдүт абый Шиапов булдырган һәм бүгенгә тикле җитәкчелек иткән Чүмбәли музее гына да ни тора.

 

 Элек авылларда фольклор ансамбльлар бар иде, алар халык иҗатын саклауда зур роль уйный иде. Хәзер дә алар торгызылса иде. Яндавищчада элекке ансамбльда катнашучы өч апаны таптык, алар безгә бармак уены уйнап күрсәттеләр, менә шул мирасларны яшьләргә тапшырып булса иде.

 

– Сез тагын кайсы төбәкләрдә фольклор җыйганыгыз бар?

 

– Мин күбрәк Татарстанда йөрдем. Чит төбәкләрдән Курган өлкәсендә Сафа-Күл районында булган идем. Мин анда сиксәненче елларда булдым, ул районда 20ләп татар авылы бар иде, хәзергә барысыдамы сакланып калды, монсын белмим. Кызганыч, әле кая да борынгы, кабатланмас мөнәҗәтләрне белүчеләр юк шул.

 

– Айсылу ханым, Уразавылда чираттагы Фәйсханов укуларында катнаштыгыз. Бу чара турында фикерегез нинди?

 

– Бу укуларның яңа бер күренеш буларак киләчәге бардыр дип уйлыйм. Мин Төркиядә булганым бар. Анда кайчандыр бик зур булган, хәзер Сергач кебек кечкенә генә булып калган шәһәрләрдә бик зур конференцияләр үткәрәләр, бөтен дөньядан халык җыеп төрек теленең киләчәге, мәдәнияты турында сөйлиләр, фикер алышалар. Бәлки “Фәйсханов укулары” дип аталган фәнни–гамәли конференция дә җирле татарларның проблемаларына игътибарны юнәлтергә ярдәм итә торгандыр. Бу яктан караганда, минемчә, бу конференциянең уңай ягы бар.

 Ә тулаем алганда, һәркем үз темасы белән чыгыш ясады, шул исәптән без дә. Мин зур кызыксыну белән Ольга Сенюткинаның, Алимҗан абый Орловның докладларын тыңладым. Айдар Хабутдиновны – тирән белемле, талантлы галим

 

 – “Туган як” газетасы турында да үз фикерегез бардыр.

 

– “Туган як”ны мин һәрвакыт яратып укыйм. Бу килүемдә аның чын мәгънәсендә халык газетасы икәнен үз күзем белән күрдем. Без 20ләп авылда булдык, кайсы гына өйгә кермә – өстәлдә “Туган як”. Халык аны ярата, көтеп ала икән, шунсы куаныч. Газетаның быел юбилейлы елы, тагы да озак еллар халыкны шатландырып дөнья күрергә язсын иде бу татар басмасына.

 

 Форсаттан файдаланып, газета укучыларга мөрәҗәгать итәсем килә: кем нинди борынгы әсәр–мөнәҗәт, риваять, бәет, гореф-гадәтләр, йолалар белә икән, редакциягә язып җибәрегез, зинһар. Гарәпчә язылган китапларыгыз булса да, редакциягә юллагыз, алар безгә җиткерерләр, тәрҗемә иткәч без аларны кайтарырбыз, әлбәттә. Бергәләшеп бу мирасыбызны саклап калсак, киләчәк буын безгә рәхмәт кенә әйтер. Китап бит ул мәңге яши. Таш йортлар җимерелә, китапка язылган югалмый. “Кыйсса Йосыф” 1333 елны язылган булса да, әле дә саклана килә.

 

– Айсылу ханым, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Халык иҗатын саклауда сезнең өлешегез, һичшиксез, зур. Уңышлар сезгә.

 

– Рәхмәт.

 

Автор фотосы.


Н.ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 34 | 20.08.2010
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»