поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.10.2020 Язмыш

Кызымның үз гомерендә "әни" дип эндәшкәне юк...

Мине 53 нче елда көчләп кияүгә бирделәр. Авылда яраткан егетем калды. Ирем – энеләре, мин сеңелләре белән йоклый идек. 1954 елда абыем армиядән кайтышлый безгә хәл белешергә керде һәм минем ничек яшәгәнемне күреп, икенче көнне ат белән килеп алды. 1954 елда кыз балам туды. Тагын да авыр көннәр башланды, сеңелләремә минем балам ошамады.

Кызым өч айлык булганда мине ипи пешерергә эшкә чыгардылар. Ипи пешерергә бик тиз өйрәндем. Ун яшьлек сеңлем баланы имезергә алып килә иде. Балалар җыярга ярамый дип, мине эштән бик тиз бушаттылар. Ике туган апамнар Казахстаннан кайткан иде, аларга ияреп китәргә булдым. Инәем баланы алып калырга риза булды. Ике ел да булмады, мин баламны сагынып кире кайттым. Приютка тимер юлга эшкә кердем. Ике төн кар көрим дә, аркага капчык асып, Корган авылына юл тотам. Икенче көнне кире китәм. Кышны шулай үткәрдем. Җәй көне вагоннан урын бирделәр, балага балалар бакчасыннан урын булды.

 
Кызым беренче класска укырга төште. Аннан кияүгә чыгып Ярмәкәй районына кайтып киттем. Русча белсен дип, баланы Бәләбәйгә укырга бирдек. Үсеп җитте, башта Уфага, аннан Омскийга укырга китте. Анда кияүгә чыгып калды. Озак яшәмәде, улы белән кире кайттылар да безне судка биреп, ике бүлмәле фатирыбызны тартып алды. Миңа үз гомерендә әни дип эндәшкәне юк. Туганнарым сөйләшеп тә карадылар, бер нәрсә ишетергә теләми. Авылда очрашсак, башын читкә борып, мине күрмәмешкә салышып үтеп китә.
 
Телевизордан әниләре эчеп ташлап киткән балаларның 30 ел үткәч әниләрен эзләгәнен күрсәтәләр. Мин шуларга аптырыйм. Ә минем кызым мине танымый. Аллага шөкер, бабаем белән әйбәт яшәдек, пенсия күп алдык. Бабаем исән чакта башкорт-татар ансамбле бар иде, шунда йөрдек, бабай гармунда уйный, мин җырлый идем. Туганнарым, дусларым бик күп, барсы да хөрмәт итәләр.
 
Җәннәт аналарның аяк астында, ди, кызым да бер үз ялгышын аңлар. Мин аңа рәнҗемим дә, каргамыйм да. Бер Аллаһы Тәгалә риза булсын.
 
Әниләрегезнең кадерен белегез! Миңа Аллаһы Тәгалә озын, матур гомер бирде.
 
Күп сәламәнр белән Миңнегөл әбиегез.
 
Кустанай өлкәсе.
 
Фото: пиксабай
 
 

Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА
Өмет
№ --- | 08.10.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»