поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.10.2020 Шоу-бизнес

"Яшим әле көнчеләргә юри менә үч итеп!" - Җәвит Шакиров соңгы вакыттагы хәлләрдән соң үч итеп шигырь язган

Сизгәнсездер, соңгы вакытта ТНВда үзгәреш җилләре исеп алды. "Башваткыч" тапшыруына да шушы көннәрдә генә яңа алып баручыны билгеләделәр. Бу уңайдан тамашачылардан төрле сүзләр ишетергә туры килде. Моңа кадәр алып барган Җәвит Шакиров белән Зөлфәт Зиннуровны "җиргә салып таптаучылар" да, аларны яклап-мактап язучылар да хәйран булды. Ә менә Җәвит Шакиров моңа бер дә аптырап тормаган. Соңгы вакыттагы хәлләрдән соң, халыкның фикерен исәпкә алып, көн кадагына суга торган үзенчәлекле шигырь иҗат иткән ул:

Кулыңнан бер эш китсә,
Китә икән кадер дә.
Элек тә шулай булган
Шулай икән хәзер дә.

Эшләгәндә мактыйлар
Җәвит берәу, ул әйбәт.
Ярамаган суз әйтсәң
Чәчәләр юк- бар гайбәт.

Эй, кыланчык та инде,
Сөйләвенең путе юк.
Чырае да чырай тугел
Карарлык бер бите юк.

ТНВ дан ул Җәвитне
Алып атарга кирәк.
Картлар туйдырды, яшьләргә
Басым ясарга кирәк!

Шушы сузләрне ишеткәч
Көлеп уләсе килә.
Нишләрләр икән улсәм
Шуны беләсе килә?

Мине дә әйтерләр микән
Булды диеп буш куык.
Утырды,, Кәмит Җәвиттә"
Җилсез көнне - җил куып.

,, Башваткыч" та баш катырды
Эшләмәсә дә башы,
Экраннан ямьсез куренә
Чабата кебек кашы...

Бөтен җирдә афишасы
Кая барсаң концерты.
Туйдырган иде тәмам,
Дөмекте- наконец то!

Шушыларны уйлыйм да,
Ник мәйтәм дөмегергә?
Кая дәшсәләр дә чабам
Тырышам өлгерергә.

Ул турыда уйлаган юк,
Эштә куп булмас китеп!
Яшим әле көнчелләргә
Юри менә, уч итеп !!!...
 
Сүз уңаеннан, моннан бер ел элек Җәвит Шакировны "үлде" дип язганнар иде. Хәтерләсәгез, "Матбугат.ру"да без аның шушындый ялган хәбәр таратучыларга ВИДЕОҖАВАБын да урнаштырган идек. Нәрсә диик, иншаллах, гомере озын булыр яраткан артистыбызның!

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.10.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»