поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.10.2020 Ана теле

Ана теле: Балагыз сөйләмен баету, камил итү өчен сез нишлисез? Нинди кыенлыклар белән көрәшәбез?

Үткән язмаларда шәхси сөйләм, гаилә сөйләме, өйдән тыш (“урам”) сөйләм төрләрен аерым-аерым күзәтү барышында һәркайсының мөстәкыйль үзенчәлекле булуына карамастан үзара тыгыз бәйләнештә булулары ачыкланды. Тик менә бу әһәмиятле синтезны гамәлгә ашырганда төрле каршылыклар чыгып тора. Әйтик, әйтмә сөйләм белән язма сөйләм каршылыклары. Бу хакта үзенә бер язма әзерләү муафыйк табылды.

... Оныгыбыз Алиягә ике яше тулганда, ул авазларны дөрес әйтеп, сүзләр “терки”, аларны да бер-берсенә бәйләмәкче була башлады. Ягъни теле ачылырга тора. Уенчыклары арасында нәниләргә дигән китап та күп булганга, күбрәк шуларга диккать итеп, рәсемнәренә генә түгел, сүзләренә, хәрефләренә дә игьтибар биреп, әти, әнисеннән, әби, бабасыннан шуларны әйттертергә яратып китте. Кешедән, телевизордан ишеткәннәрен хәтерендә калдырып, ара-тирә сөйләмендә шуларны да кабатлый.
 
“Говорящая азбука” дигән микрофонлы әлифба алып кайтып, аны сабый буе биеклегендә стенага элеп куеп, бала аның белән кара-каршы “сөйләшә” дә  башлагач, хәреф, сүзләрне үзләштерүе  кызыклырак булып китте. Көн саен диярлек үзе теләп, күнегү ясарга килеп җитә. Үзе теләгән балага ничек булышмыйсың! Телгә көчләп өйрәтергә ярамый. Шулай да монда тайпылышка юл куелмаска тиешле бер хакыйкать бар: баланың фикерләве дә, сөйләме дә ана телендә ачылырга тиеш. Кеше милли үзаң белән табигать кушканча үссен, яшәсен өчен бу – иң беренче шарт. Беркемгә, бернинди искәрмә  дә, ташлама да була алмый. Искәрмә ясала икән, димәк, ул шәхес барыбер ниндидер кимчелек, зәгыйфьлеккә дучар  булачак! Беләбез, тик нишләмәк кирәк, белә торып шундый казага юл куябыз, чөнки безнең гаиләдә әлеге  шартны үтәп булмый: Алия шәһәр баласы –  әти, әнисе  шәһәрнеке; шушында туып-үскәннәр; бала бакчасы, мәктәп, югары  белем – тулаем шәһәрчә, ягъни фикерләү, аралашу урысчалы-татарчалы. Безнең гаиләдә өлкәннәр, күпчелек туган-тумача авылныкы; аралашу да татарча;  Тик Алиянең әти, әнисе  музыка белгечләре булып, аларның  аралашу даирәсе милли мохиткә шактый якын  саналса да төп фикерләү чарасы барыбер ана теле булмаганга, өйдә татарчалык  хакимлек итми. Шулай да җәй буе  авыл белән аралашып торганга, көз кереп, әби, бабасы Казанга күчеп килгәч, өйдә күбрәк татарча сөйләшенгәнгә баланың да ачылып кына киткән сөйләмендә татарчалык  сизелеп көчәя башлаган иде. Шуңа  урысча “азбука”ның бик үк кулай түгеллеген вакытында сизеп алган әнисе кәнсә товарлары  кибетеннән тагын бер әлифба-плакат алып кайтып диванга салды. Ул татарча иде – барыбызга да кызык булып китте. Балага да. Тик эләргә көйләнмәгән, сабыйга карарга бик җайсыз, тавышлы да түгел – баланың кызыксынуы сүрелә төште. Моңа бүтән сәбәпләр дә бар булып чыкты. Шуларны төпченә башлагач, шактый җитди, гамәли һәм нәзәри сорауларга төртелә башладым. Бала үзе бик теләмәгәч, аны “дәрескә” ничек тә йөртү җаен табарга кирәк иде. Димәк ки, ихтыяҗ, ихтыярый һәм мәҗбүри укыту дигән төшенчәләр  ике яшьтән үк башлана икән.   
     
Адан башладык. Авазны әйтергә өйрәнер өчен аның тулы әйтелә торганын, ягъни  сүзнең башындагысын алу зарур. Сүзнең эчендәге (иҗек башлаучы) авазны әйтергә дә күнегергә кирәк.
 
Үрнәк (өлге) мисалга сайлап алынган сүз ана телебезнең үз халкына гасырлар буе хезмәт итеп килгән, төрле төбәкләрдә, төрле һөнәри өлкәләрдә көндәлек кулланыла торган, әйтергә теләгән фикер-төшенчәңә иң туры, тәңгәл килгән, әйтергә дә язарга да уңай берәмлек булырга тиеш. Бала бу төшенчәне иң әүвәле күреп, тотып, тәмләп, иснәп карап, аның асылын үз тоемлавы белән хис итеп, аны белдергән сүзнең дә мәгънәви җисемен зиһенендә беркетеп кала алырлык булырга тиеш. Менә бу очракта уенчык ат сурәте тәкъдим ителә. Дөрес, күпчелек бала аңында бу төшенчә (төп сүзе белән) береккәндер: ара-тирә өлкәннәр сөйләмендә очрап куя, уенчыклар бар, шуларга бәйләп исемен дә әйткәлиләр, телевизорда, мультфильмнарда уенчык ат кына түгел тере атларны да күрсәтәләр, җыр, шигырьләрдә дә ишетелгәли. Тик бу чын ат үзе түгел, аны кайбер баланың шәһәрдә түгел, авылда да  күргәне юк. Шәхсән үзем алма яисә агач сүзен һәм сурәтен тәкъдим итәм. Чын алманы табыннан аласың да тоттырасың: тота, капшый, тешләп карый, төсеннән, шомалыгыннан, исеннән, тәменнән ләззәт алып (алма  сүзен кабат-кабат әйтеп), төшенчәне зиһененә сеңдерә.
   
Табыннан торып, урамга чыккач агач янына басып, аны төбеннән алып очына кадәр күзәтәбез, кайрысын сыйпыйбыз, коелган яфрагын биткә тидереп аласың, исен, төсен бергәләп әйтәбез. Агачына карап берәр җырны да көйләп алырга була.
   
Әңгәмә барышында җай табып ай, адым, автобус, бала, кара әле, балак, сары, өйгә кергәч, ак, апа, аш, аппарат, акча, алты, ана,  артист, аяк сүзләрендәге а авазына басым ясатып әйттертәсең.
   
Татарчалык – иң башта һәр авазның (димәк, һәр иҗекнең, һәр сүзнең) бер үк вакытта калын да, нечкә (йомшак) дә әйтелүе. Шушы үзенчәлеге булганга күрә мөстәкыйль татар теле яши. Шуңа күрә бу төп сыйфат әлифбада канунлаштырылган. Иң беренче: үзгә хәрефләр билгеләнгән. Аның нечкә әйтелеше Ә дип языла. Безнең әсбапта ул А белән янәшә булырга тиеш иде. Тагын да дөресрәге: әлифба Ә белән башланырга тиеш иде, чөнки татар теле йомшак әйтелешле, аның А белән языла торган сүзләренең дә (аеруча алынмалары), нечкә әйтелә. (Әкрен, әз, әбәү, әзбис, әзәрбәйҗән, әллүр, әнәнәс, әпилсин, әртил, әрчү, әче, әхирәт, әчкеч, әчек, әһәң...
 
Чү, тукта, бу әсбапта татар әлифбасының 1997 елда яңартылып расланган рәсми тәртибе бөтенләй бозылган, лабаса – Ә  хәрефе хан заманындагы кебек иң азакта теркәлгән. Законны болай тупас бозарга кем юл куйган да, кем рөхсәт биргән!? “Әсбап кисеп кулланырга көйләнгән, хәрефләрне теләсә ничек куя аласың”, дип акланып та була. Тик кискәләнмәгән хәлендә аны ничек законга сыйдырасың, аңгыралыкны ничек аңлатасың?! татар телен санга сукмауны ничек аклыйсың?
   
Дөресе әлегә кул астында булмаганга, баланы ана теленә өйрәтүне туктатап торырга ярамаганга, сыкранып булса да монысын куллана торырга кирәк. Бны өйрәнәбез. Ба-лык диелгән. Нигә ике иҗеккә бүленгән, аңлашылмый. Монысы да уенчык сурәте. Тере балык сурәте күзалларга кулаерак буласы да бит. Тере балыкның үзен күрсә, уйнап караса бигрәк тә яхшы да бит, менә хәзер генә аны каян аласың, аквариумлы гаиләләр шәһәрдә дә сирәктер; боз астыннан тотып кайтучылар бигрәк тә.
   
Оныкка бармак ошады: үзенекеләрне – кулларыныкын, аякларыныкын сыйпап, барлап чыкты, минекеләрне исемнәрен әйтә-әйтә санадык, эштән кайткан әнисенекен барлап, яңа белеменә хисап тотты. Нечкә Бгә бияләйне тәгаенләп, бармакларны да эшкә кушып, аны мактарга өйрәндек. Табынга утыргач, сөйләмебезгә бал, бәлеш, балык, бәрәңге, көнбагыш, уйнаганда бала, баш, башлык, бака, бер, бәрелү, бергә, бүре, бәти, бөркет, урамга чыккач бакча, базар, балан, балкон. балчык, баскыч, белдерү, буран, бүрек, бөреләрне кабатлый-кабатлый сөйләмебезне чарладык.
   
Чират Вга җитте. Татар әлифбасы тарихында каршылыклы, бәхәсле әхвәлләр арасында ул да булганга бераз төртелеп калдык. Татарда нәкъ шушы хәрефкә тәңгәл аваз юк. Шуңа тартым аваз кайвакыт  авыз, вакыт, авыл, ватан, вагон, веранда, вәгазь, вак, валюта, витрина, вулкан сүздәге урынына, калынлыгы-нечкәлегенә карап төрлечә әйтелә, төрлечә  языла да (у, ү, ве, уве, инглизчә w, v, u белән). Башлыча, алынма сүзләрдә кулланыла. Бу әсбапта да вер-то-лет сурәте төшерелгән. Гомумән татар телен өйрәтергә алынган әсбап, кагыйдә,  дәреслекләрдә мисал-өлге итеп алынма берәмлекләрне тәгаенләү тыела. Әлеге кебек очракта искәрмә буларак рөхсәт ителсә дә алынма татар теленең барлык кануннарына да буйсындырылып, тәмам үзләштерелеп бетерелгән булуы мәҗбүри. Вертолет андый берәмлек түгел, аның әле боралак рәвешендә синонимы да сөйләмдә очрый. Урыс азбукасында шул аваз-хәрефкә тәкъдим ителгән велосипед та безнең  таләпкә җавап бирми, аның да сәпит варианты әйтмә сөйләмдә очрап тора.  Хәер, телебездә бу аваз-хәрефкә тәңгәл килгән, бүгенге бала аңларлык, күз алдына китерерлек һәм үзләштерерлек  төшенчә булмый калмас. Вәгазьче хәзрәтне, вулканны, веранда, вышка, винт,  бозваткыч, винегрет төшенчәләрен сурәт итеп тасвирлап буладыр бит!
   
Нәүбәттә Г хәрефе. Хәрефе берәү дә , ә авазы берничә бит. Әсбапта гөмбә ясап котылганнар да, ә калын гны, каты гны ничек язарга? Югыйсә, әсбапның төп бурычы менә шушы төсмерләрне ачык өйрәтү дә бит. Җырларда гына да бер генә мәгънәле “ѓәзиз (гәъзиз) әниләрне” әлләничә төрле әйтәләр (гәзиз, гаъзиз һ.б.). Бу да татар әлифбасының һаман ватыла алмаган чикләвеге, бу үзе бер зур тема, без бүгенге әлифбадагы Г хәрефенә кагылышлы яссылыкта гына гәп корырбыз. Иң башта әсбапка карата уңай фикер әйтергә дә җай чыкты: гөмбә бала күңеленә дә хуш килерлек, ул уенчык түгел, чын гөмбәгә тартым, бүген ул тозлы гөмбәне, яисә кипкән гөмбәне, китаптагыларын күрә, шуларга нигезләнеп тересен дә күзаллый ала. Хәер, авылдагы сеңлемнең улы урманга йөри башлаганчы гөмбәне кеше сыйфатында күзаллаган икән –беренче тапкыр ул аны китап тышындагы күзлекле кеше рәвешендә хәтерләп калган булган. Нечкә Гне әйтергә  күнегер өчен янә гәүдә,  гөбәдия, гөл, гөрләвек, гөслә сүзләрен эшкә җигеп булыр. Алынма нечкә Гне өйрәнер өчен гармун, груша, грип, гран-при, галош, гантель, гимназия, гитара, гараж кебек берәмлекләргә сөйләмебез бай.  Калын Гны гырылдау, гыжылдау тавышы чыгарып  төшендереп була да (урысча азбуканың ни өчен тавышлы булуын аңлавы кыен түгел), аларны ничек сурәтләү – чын сәнгатькәрләр эше. Гакыл, гарасат, гарык, гасыр, гарип, матбугатларны да аңлатып була булуын, язуы гына кыен. Үзебезнең алфавит кирәк. Аны булдыру да хәзер әлләни проблема түгел, минем наутбукта барлык авазларны да белдереп була торган хәрефләр бар, тик әлегә аларны куллана гына алмыйм – газет, китап редакторлары барыбер үзләренчә үзгәртеп бетерә. Канун нигезендә кул тидерелми торган алфавит, орфография һәм орфоэпия кагыйдәләре кирәк!
   
Гөмбә сурәте күңелгә ятышлы дигәннән, әсбапта андый хуш килгән янә берничә сурәт бар: чынга охшаган нарат, шалкан, хат, чаңгы  рәсемнәре. Калганнары татарча сүзгә тәңгәл килми торган: гайре табигый, тормышчан түгел, милли мәгънәле булмаган яисә гомуми, абстракт күренешләр, яисә бүтән милләт уенчыгы күчермәләре. Балага түгел олыларга да бөтенләй аңлашылмый торган, яисә ни өчен шушы хәрефкә тәгаенләнгәнлеге аңлашылмый торганнары да бар. Мәсәлән. З хәрефенә Зәбәрҗәт диелгән сурәт  нәрсәдер ул? Яисә Уга Учак сүзендә ачык һавада ялкынланып янып яткан утын пүләннәре. Нәрсә монда учак төшенчәсен белдерә?
   
И авазын да, хәрефен дә төшендерү әлләни кыен түгел, тик монда күзаллау өчен сайланган сүзнең бик төгәл мәгънәле булуы зарур. Икмәк берничә мәгънә төсмеренә ия сүз. Ипине аңлату да, әйтү дә җиңел. Монда бик ачык ясалган, төшерелгән сурәт тә ярдәм итә алыр иде.
   
Авазның мәгънә төгәллеген ачык бирергә комачаулаган янә берничә фактор. Әсбапта төшенчәне тезмә, кушма берәмлек белән белдерергә ярамый. Озынборын, Җир җиләге, һава шары, Үгез бозау – бик уңышсыз мисаллар. Аларда максатка куелган аваз да, хәреф тә үзәктә түгел, сурәт тә ачыклык кертми – хәтергә иң башта нәрсәне сеңдерергә!?
   
Ярар, анысын инде чын белгечләр, бу эш өчен җаваплылыкны үз өстенә алган “хуҗалар” уйласын. Ә без балага Днең ни-нәрсә икәнен өйрәтик. Дөя дигән. Уенчыгы ясалган. Уенчык уенчык инде ул, чын дөяне күрсәтергә иде бит. Менә хәзер генә, дәресне өзеп, зоопаркка чыгып китеп буламы. Барсаң да күреп буламы  әле аны. Әнисе әнә кухняда дөге белән булаша, әтисе душта коенып ята. Үзебез диванда  утырып, дәрес алабыз; шүрлектәге  даруга үреләбез; дәфтәр кул астында гына, анда дүрт саны язылган, үр-дәк, бөд-рә, Ай-дар сүзләреннән дне чүплибез. Искә төшерәбез: иртән генә әти, әниләре дача, диңгез, дус, дулкын сүзләрен әйтеп, сөйләшеп утырдылар. Нәрсәгә безгә дөя?
   
Җиттеме?! Ярар, бүтән аваз-хәрефләргә дә, аларны белдергән сүзләргә дә шулай иркенләп, бәхәсләшә-бәхәсләшә туктала алыр идек тә, сәхифәбездә урын чикләнгән. Язма тулы килеш тә әзер, дәүләт оешмаларыннанмы, газет, журналданмы, интернеттанмы, әллә ата-аналар даирәсеннәнме кызыксынучы булса,  аны җибәрә алабыз.
                                                       Илдар Низамов,
                                        филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 08.10.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»