|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2020 Хәвеф-хәтәр
Трамвай йөртүчесе Казандагы резонанс һәлакәтнең сәбәпләрен атады (ВИДЕО)Казанда рельстан төшкән трамвай йөртүчесе авариянең сәбәбен атаган. Ул коточкыч хәлне тормозларның баш тартуы белән аңлата. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, ир-ат трамвай йөртүче булып күптән түгел генә эшли икән.
Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда җитди юл-транспорт һәлакәте булды. Трамвай рельслардан төшеп, берничә автомобиль һәм багананы бәрдерде.
Бу вакытта трамвай эчендә 6 пассажир булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде, дип хәбәр ителә.
"Бизнес Онлайн" авариядән соң һәлакәт урыныннан видео төшергән.
--- |
Иң күп укылган
|