|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2020 Фаҗига
Гаиләләре белән һәлак булганнар, 19 яшьлек уллары гына исәнБүген, 7 октябрьдә, Уфа районының Лебяжий бистәсендә фаҗигале рәвештә һәлак булган гаиләне җирләделәр. Исегезгә төшерәбез: 5 октябрьдә кирпеч торак йортны ут ялмап алган иде. Янгын өч кешенең гомерен өзде. Янган бинада 44 яшьлек ир, 38 яшьлек хатын һәм аларның 5 яшьлек кызының гәүдәләре табылды.
Һәлак булган хатынның әнисе янган бинадан чыгарга өлгергән. Хәзер әби Нижегородка бистәсендә туганнарында яши.
Гаиләдән әлеге вакытта армиядә хезмәт итүче 19 яшьлек егет кенә калды. Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе әлеге коточкыч вакыйганы тикшерә.
Фото:bash.news
--- |
Иң күп укылган
|