|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2010 Фаҗига
САМАРА ТАТАР МИЛЛИ ХӘРӘКӘТЕ ОЛУГ ЮГАЛТУ КИЧЕРӘРавил Хәйрулла углы Яһудин мәңгелеккә күчте. Без барчабыз да бөек шәхессез калдык. Равил ага татар милли хәрәкәтенә 20 ел гомерен багышлады, үзенең тирәсенә уңган, булдыклы, зирәк ир-егетләрне туплый белде. Кечеләргә гаҗәеп игътибарлык күрсәтте. Бергә эшләгән иптәшләренә рәхмәтле иде. Үзенең сәламәтлеген, вакытын һәм малын татар милләтенә багышлады. Самара татарлары өчен ул һәрвакыт үрнәк милләтпәрвар булып калачак. Газизебез, урыныгыз оҗмаһның түрендә булсын. Үзебез исән чакта догаларыбыздан калдырмабыз.
Наилә САБИРҖАНОВА, Самара |
Иң күп укылган
|